Күңелләр пакьләнгән төн бит бу

Күңелләр пакьләнгән төн бит бу.



Илаһи бер сафлык бәгырьдә.


Иманың тамырын югалтма,



Сакла, ныгыт һәм кадерлә.






Табигать тә ала тәһарәт.


Бу яңгыр — күкләрнең бүләге.



Хисләрне яшь белән юдым да


Иләмсез ташлардан иләдем.






Күкләргә бүген юл ачылды,



Ачкычын кайлардан табасы?


Йозакка ашыгып үрелмә



Һәм ачма гөнаһлар ярасын.






Җан үзе сафланган көн бит бу,


Дөньяга туабыз яңадан.



Ходайга ышанып яшибез...


Хәерең белән кил, Рамазан! 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад