Кулың сузсаң тирә якка
— Таяныйм, дип, берәрсенә.
Кисеп үткәч тын бушлыкны,
Җан елый һәм җан көрсенә.
Күзләр эзли карашының
Кадерен белер кешене.
Табалмагач якты йөзләр,
Җан илерде, җан өшеде.
Хыялларны бүлешерлек
Фикердәшне эзли күңел.
Синең җанны аңлар затлар
Күктә ахры, җирдә түгел.
Кулың сузып, эзләнәсең,
Тоймавың гына аяныч:
Ике иң башыңда синең
Фәрештәләр — чын таяныч.