Көйлә

Үч алырсың, көнләшерсең, дускай,
Ачу белән кызып йөрерсең...
Тукта! Елмай әле!
Син үзең дә Ходай бүләге бит.
Көчлерәк соң кемнең беләге, дип –
Көрәшмә дә, сынашма да бүген.
Өлешеңә тигән көмешең бит,
Үзеңнең дә әле тормышыңа
Аяк атлап кына керешең бит.

Кеше хәсрәтенә сөенәсең,
Ә уңышын күреп – көясең.
Авыр хәлдә калса - көләсең...
Бу халәтнең ялгыш икәнен дә
Кайчак, беләсең...
Күңелеңне көйлә!
Әгәр бүген аны көйләмәсәң –
Иртәгә бит авыр булачак.
Бүгенге үч сине буачак...

Күршеңә бәхет теләсәң,
Икеләтә сиңа килер.
Ышан.
...Мин дә бит бер бәхетне яулар өчен,
Сиңа бәхет теләп, тырышам... 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад