Сулыш

Төн сулышы тәрәзләрдә,


Пыялада — һава пары.



Ай сөрмәсе...


Йолдыз нурына үрелә



Тәрәз төбендә алсу гөл...


Ай, төрмәсе!..






Таң сулышы тәрәзләрдә,



Ай тоткында, яна һава,


Уяна көн...



Йолдызларын ата-ата,


Җәй икәнен онытыпмы,



Юана төн...






Төш кызуы тәрәзләрдә,


Иң челлә мәле бу көннең —



Кайнар таба.


Кояш нурына үрелеп



Яңгыр ява, күпер сузып —


Кай арада?






Кич салкыны тәрәзләрдә,



Минем вакыт үтте, дипме,


Янадыр көн...



Фәрештәләр Җирне иңли,


Күк белән бәйле тормышта



Яңа бер төн... 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад