Тимер кисәр үткен кайчы белән

Тимер кисәр үткен кайчы белән



Язмыш өзә өмет җепләрен.


Вакыт узгач, бәлки, дөрес икән,



Хаклы адым, диеп җөпләрмен...






Тик, әлегә, бәгырь камчыланган!


Ышанычка гына кагылма!



...Шунда да бит изге ышанычка


Тупас кагылучы табыла.






Күкләр үзе язган, ахры, безгә:



Томан, шәүлә, сәер сукмаклар.


Ялгыш китсәң, гөнаһ өчен сине



Иртәгәсе көнең тукмаклар.






Күккә багар күзләр — биеклекнең


Ни икәнен дә бит оныткан.



Соң була шул, яшәү максатыңны


Үтәтәсең икән оныктан.






Безгә Ходай шулай язган инде:



Адым саен — сынау киртәсе.


Үти алсаң, алга ыргыласың,



Юк икән лә — кире китәсе.






Өметнең дә өзгәләнгән чагы,


Ышаныч та, ул да кимеде!



Бәхет агачының тамырларын


Кайсы дошман гына кимерде?






Мәгънә тулы сүзләр җыелмасы,



Тик төбенә төшәр сирәге.


Иңемдәге фәрештәләр миңа



Фәлсәфәле шигырь сөйләде... 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад