Ыргак

Манараның ае, ыргак булып,


Күкне эләктергән.



Кара болыт, усалланып китеп,


Ак болытны сөргән...






Манараның ае, ыргак булып,



Сыдырган күк йөзен.


Шапырынган бүген ай — кояшка,



Матуррак, дип, үзен...






Манараның ае, ыргак булып,


Күк белән тоташкан.



Җан чыгып тәненнән, шул юл буйлап


Югарыга ашкан.






Манараның ае, ыргак булып,



Бәйләгән җир-күкне.


Галәм-туфрак тәэсирендә яшәп,



Адашулар күпме?.. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад