Ак каеннар арасында
Ак күлмәгем каралды.
Нигә диеп бу яшемнән
Миңа кара юралды?
Үткәнемдә кара көннәр
Юк түгел, булгалады.
Тик нигә соң алга таба
Яшьлеккәем каралы?
Тик нишләтим, хәзер инде
Язмышларым карайды.
Акны кара күмеп китте
Күңелемне тарайтты.
Алга таба кара көннәр
Мин теләмим, булмасын.
Аклыгым минем, сафлыгым
Дога булып кылынсын.
Нет комментариев. Ваш будет первым!
← Назад