Кешеләргә

И кеше, уйлан син,

Кара бер жиһанга!

Иң гүзәл, иң матур

Бу сихри дөньяга.

 

 

 

Акылыңа кил, соң булыр,

Кылсаң зур гөнаһлар.

Чәчәктәй жир йөзен

Капламасын болытлар.

 

 

Болай да житәрлек

Эшләдек ялгышлар.

Ходайга ялварып

Сорагыз гафулар.

 

 

 

Ни житми кешегә?

Бар да бар югыйсә.

Ә тормыш хаклыгы?

Тормасын бер читтә!

 

 

Кума син дөньяны

Ул үзе дә бара.

Байлыгың үлгәчтен

Өелеп кала.

 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад