«Минем беренче дәресем»

Мин үз гомеремдә бик күп тапкырлар мәктәп тормышын сагынып, юксынып язылган әсәрләр укыдым. Әлбәттә, минем бу эссем да башкаларныкыннан әллә ни белән аерылмас, әмма иләс-миләс килгән яшь күңелемә шатлык китергән, кайвакытларда чарасызлыктан моңсуланырга мәҗбүр иткән вакыйгаларны язып үтсәм, укучы миңа ачуланмас диеп уйлыйм.


Әллә кечкенәдән әниемнең мөгаллим вазифасын үтәвенә кызыгып, әллә инде киләчәк тормышымны балаларга белем бирү белән бәйләп алып баруны бик гүзәл күренеш дип санаганлыктан мин укытучы һөнәрен сайларга булдым. Күпмедер вакыт үткәннән соң университетыбыз мөгаллимнәре безне сынап карау максатыннан төрлебезне төрле мәктәпләргә озаттылар. Күңелне дулкынландырган тәүге тәэсирләр нәкъ менә шуннан соң башланып китте дә инде.



Мәктәпнең бусагасын мин укучы яки кичәге студент буларак түгел, ә балаларга белем бирергә килгән җитди укытучы булып атладым. Атладым... Тик йөрәгем минем тормышымда моңа кадәр уйналмаган рольне башкарудан куркып әй типте, әй типте дә соң! Ә инде мин укытырга тиеш булачак укучылар белән таныштыру мизгелләре килеп җиткәч, бу шатлык катыш ярсулы халәт көчәйгәннән көчәя барды.


...Менә беренче тапкыр дәрес бирәчәк көн, сәгатьләр якынлаша... Ул төнне мин тәмле йокы диңгезендә түгел, ә сүрән генә янган лампа астында иртәгесен булачак дәрескә хәзерләнеп үткәрдем: «Яңа теманы ничегрәк аңлатырга соң? Мондыерак бирем биреп карасам эшли алырлар микән? Әле бит аларны тыңлата да белергә кирәк» — күңелемә меңләгән сораулар тынгы бирмәде.



...Дәрес башланганынын хәбәр итеп җиз кыңгырау чылтырады. Мин китап-дәфтәрләремне кулыма тоткан хәлдә, башымны югары күтәреп, өлкән сыйныф егетләренең сынаулы карашларын күрмәмешкә сабышып, җитди кыяфәт белән ишек тоткасына үрелдем... Кердем... Ә анда.. Анда мине бөтенләй башка дөнья көткән икән.. Дәрескә кергәнче үземне җиһанның бер бөртеге итеп хис итеп йөрсәм, бу сыйныфта мин иң мөһим бөртек икәнмен, ягъни җирдәге барлык кешеләр дә миңа гына карап тора имеш...


Миңа тиз арада үземне кулга алырга кирәк иде. «Исәнмесез, укучылар!» дидем мин елмаеп. Балалар да миңа елмаеп җавап бирделәр. Мин аларның күзләрендә әйтеп бетергесез самимилек, беркатлылык, кызыксыну күрдем. Юк, бу мизгелне кулдан ычкындырырга ярамый, һич ярамый иде. Тавышымны акрын гына кырып алып, куркып көткән тәүге дәресемне башлап та җибәрдем...



Дәрес ничек булды, мин ниләр сөйләдем — монысын хәзер анык кына әйтә алмыйм. Әмма күңелемдә янган горурлык, үз-үземнән канәгать калу хисе минем йөрәгемне генә җилкендереп калмыйча, акрынлап бөтен тәнемә таралды, ул гына да түгел, ул хис мине туңдырмыйча җылытып торучы бер ләззәт чыганагына әйләнде. Хәзер миңа ясалма йөз чыгарып, укытучы булырга тырышып йөрүнең кирәге юк иде инде..


Шулвакыт минем күзалдыма беренче укытучым — Рәзинә апам килеп басты. Хәзер мине күрсә нәрсә дияр иде икән? Нинди сүзләр белән мине мактар, куандырыр иде икән ул мине? Хәер, мөгаллимәм үзенең соклануын сүзләр белән түгел, ә җылы, йомшак куллары белән иңнәремне сөеп алу белән күрсәтергә ярата бит...






Кайда гына йөрсәм, ни күрсәм дә



Сез генә бит һәрчак күңелдә.


Үткәнемнең бер дәвамы булып



Калырсыз сез мәңге хәтердә


Бу — мәктәпне тәмамлап киткәннән соң Рәзинә апага багышлап язган шигырьләремнән бер өзек иде...



...Укучылар шау-гөр килеп мине әйләндереп алдылар.


— «Апа, ә сез монда укытырга дип килдегезме?»



— «Ә нигә сез яулык ябасыз?»


— «Сез безгә икелеләр куймассыз бит?»



...Сораулар... Мин елмаеп берсен дә үпкәләтеп калдырмаска тырышып җавап бирәм. Ныклап торып укыта башлагач, һәммәсенең холкын, үзенчәлекләрен өйрәнергә керештем. Бу вакыт дәвамында үземә әллә никадәр нәтиҗәләр чыгарып бетердем: Әти-әнисе тигез, матур яшәгән балалардан бәхет бөркелә, алар белән ныграк якынаясы, шул бәхетләрен башкаларга да өләшеп бирәсе килә.Тик юк шул, ятим балаларның күзләреннән үк күренеп торган моңсулык, ялгызлыкны артып калган бәхет өлешләре белән генә каплап бетерерлек түгел иде.


Кешегә шундый бер кызыклы сыйфат хас: ул үзендә җитешмәгән якларны башка берәүдә дә күрсә, аның күңеле тынычлана, мин ялгыз түгел икән бит әле дип шатланып йөри башлый. Бу характер үзенчәлеге мине дә читләп үтмәгәгән күрәсең, сыйныфны алган көннән бирле парта артында азапланып язып утыручы сулагай балаларны эзләдем. Һәм таптым да. Ике нәни малай уң кулын ял «иттерергә» куйган хәлдә кыштыр-кыштыр нидер яздылар — әйе, бу балалар сулагай да иде. Ә беркөнне шундый очрак булды: малайларның берсе минем дәфтәремне үзенеке дип белеп, елый-елый көндәлегемне талый башлады. Күрәсең, язуларның охшаш булуы «нәни егетне» шактый борчуга салган булса кирәк. Көннәр акрын гына үтә бирде, аның белән бергә минем балалар белән дуслыгым, якынлыгым ныгый гына барды. Укучыларымның шаян булсалар да аларда булган белемгә омтылу көче шактый нык булуы мине шатландыра иде. Тарихи музеймы, нинди дә булса әдипнең иҗат кичәсеме — балалар берсен дә калдырмадылар, мине дә үзләреннән бер адым да читкә җибәрмичә сагалап йөрделәр. Күңелле иде..



Моңсулык белән көткән соңгы атна, соңгы көн, соңгы дәрес якынлашты.. Сизәм, укучыларымның күбесенә күңелсез бүген. Эх, мин дә китәргә теләмим бит, нишләтәсең.... Шактый укучы дәресен хәзерләмичә килгән. Тик минем аларны башка көннәрдәге кебек ачуланасым, әрлисем килмәде, чөнки бу соңгы дәрес, соңгы күрешү. Бу алтын минутларны начар кәеф белән тәмамламаска иде бит.


..Менә дәрес тәмам да булды. Ашык-пошык китапларымны җыеп ятканда кемдер арттан килеп кыюсыз гына кулыма кагылды. Борылып карасам — бер укучым тора. Ә кулында бер кап мин ярата торган конфетлар, котлау кәгазе.. «Сигезенче март белән сезне, Гөлнирә апа! Бу безнең сыйныфтан сезгә кечкенә генә бүләк..». Каушавымны җиңәргә тырышып укучыларымны җиңелчә генә тиргәргә тотындым:



— «Нигә алай эшләдегез инде, укучылар? Әле бит сез акча эшләмисез, әниләрегез дә ачуланыр....» Тик балаларга минем сүзләрем тәэсир итми иде инде. Алар ярым елмайган хәлдә моңсу карашларын минем яшьле күзләремә төбәп, тынып калганнар иде. Эх, нәниләрем минем, нинди генә сүзләр белән юатыйм соң үзегезне?! Укучыларың үзең кебек артык нечкә күңелле булсалар рәхәт түгел икән...


Акрын гына көннәр үтә бирде. Мин дә, укучыларым да үз дөньяларына чумгандай булдылар. Мине онытып бетерделәр бугай диеп борчылып йөргән көннәрнең берсендә интернетка кереп чыгарга уйладым. Менә гаҗәп, укучыларым аралашу сайтында дуслык тәкъдим иткәннәр бит! Мәдинә, Айбулат, Таһир. — ...Тагын Алия белән Айгөл дә бар икән...



Кинәт күзем экран читендә торучы хатлар бүлегенә төште — миңа хат килгән иде. Ашыгыш-ашыгып укый башладым:






Кайда гына йөрсәм, ни күрсәм дә


Сез генә бит һәрчак күңелдә.



Үткәнемнең бер дәвамы булып


Калырсыз сез мәңге хәтердә.



Айбулат минем тәрбия дәресләрендә укыган шигыремнән бер өзек юллаган иде. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад