Ул көн гадәттәгечә башланды: Көнчыгыштан алланып кояш чыкты, ишегалдындагы барлык җан ияләре хуҗаларының татлы йокыларыннан уянып чыкканын зарыгып көттеләр: Кечкенә Актырнак йонлы тәпиләрен язарга теләгәндәй, әрле-бирле йөрергә тотынды, Мияубикә хуҗабикәнең сыер сауганнан соң аны һәрчак сөт белән сыйлый торган гадәтен яхшы белгәнлектән, мине онытып китмәсен диеп, ишек төбен сакларга утырды. Бу күренешләр белән һәркөн очрашып торган кояш, ап-ак итеп буялган тәрәзә төбендәге гөлләрне уятырга теләп, елмаеп нурларын чәчте. Тик гүзәл гөлләр күптән уянып, аның үзен каршыларга әзер булып утыралар иде инде. Алар Кояшбикәне төрлесе-төрлечә сәламләде: Ал чәчәкле кына гөле тагын да алсуланып, янып утыра башлады; Зур булып үскән яран гөле дә аннан калышырга теләмәде: Үзенең хуш исле яфракларын акрын гына тибрәтеп алды. Ә алардан үзенең энәләрдән генә торган тәне белән аерылып торган кактус гөле кояшның җылы нурларыннан иркәләнде, үзенең кечкенә, энәле куллары белән аны сәламләргә омтылды, «Менә мин нинди зур үстем инде» дигәндәй, кояшбикәгә үзенең шатлыгын сөйләргә теләде. Үз-үзенә хозурланып утырган кына гөле кактусның бу гамәлен ошатмады: «Нигә кыланасың? Шундый затлы чәчәкле гөлләр янында кояш сиңа игътибар бирер диеп уйладыңмы? Үзеңнең энәләреңнән оялсаң иде азрак» — диде. Аның сүзләренә яранкай да кушылды: «Хуҗабикә сине юкка гына безнең янга утыртты. Кактус чүлдә үсә икән бит. Ә без дым ярата торган үсемлекләр, синең кебек тоташ энәләрдән генә тормыйбыз без!»
Кактус гөле бу сүзләргә ияләнгән иде инде. Тәрәзә төбенә утыртылган көненнән алып аны шушы ачы телле гөлләр җәберли башладылар. «Бу энәле гөл безнең күркәмлегебезне киметер» диеп курыктылар. Җае чыккан саен кимсетүле сүзләре белән кактусны җәберләүдән тәм таптылар. Тик бүген хуҗабикә аларның көндәлек тормышына үзгәреш кертте: Гөлләрен су белән сыйлаганнан соң, яннарына күз явын алырлык матур Гөлчәчәкне (роза) урнаштырды. Ә киткәндә, елмаеп: «Бу гөлләр — синең дусларың булырлар, аларны һәрчак якын күр һәм ярат» — диде.
Гөлчәчәк яңа дуслар табуына шатланып туялмады. «Исәнмесез, әйдәгез таныш булабыз, мин — Гөлчәчәк булам, сезнең белән тизрәк дуслашасым килә, диде гөлкәй таҗларын тибрәтеп. Яңа дустының матурлыгын күреп, көнләшүдән утта янган кына:
— Мин — кына гөле, ә бу — минем дустым яранкай — диеп таныша башлады.
— Ә энәле гөлнең исеме ничек? — диде Гөлчәчәк аны бүлдереп. Бу вакытта кактус танышу күренешенә читтән генә моңсуланып карап утыра иде. Кына гөле иренмичә сөйләп китте:
— Ул — кактус. Исеме дә әллә нинди аның, үзе дә матур түгел. Безнең белән бергә яши башлаганнан бирле без аны яратмыйбыз. Шулвакыт Гөлчәчәкнең күзләренә яшь тулды.
— Сине чыннан да яратмыйлармыни, энәкәй? Әйдә икәү дус булыйк. Син миңа бер күрүдә үк ошадың. Энәле күлмәгең дә бик килешә икән үзеңә. Безнең кебек чәчәктән генә тормыйсың — диде. Аннан өстәп тә куйды:
— Безнең бу чәчәкле күлмәкләребез гел матурлыкта гына утырмый шул, вакыты чыккач коралар — диде авыр сулап.
Гөлчәчәкнең бу сүзләре кактусны әллә нишләтеп җибәрде. Ялгыш ишетмәдемме икән диеп гөлчәчәккә тутырып-тутырып карап алды. Аңа әле беркемнең матур диеп әйткәне юк иде. Ничек диде әле? Энәле күлмәгең диме? Чыннан да энәле шул, матур шул.
Кына белән яран гөлләре бер-берсенә аптыраулы караш ташлап, алардан игътибарларын читкә алдылар.
Ә Гөлчәчәк сөйләвен дәвам итте:
— Мине хуҗабикә бик ерактан алып кайтты. Аңа кадәр көннәрем бик авыр үтә иде. Янымда торган иптәшләрем сусызлыктан үлеп беттеләр. Безне берәү дә сезне кадерләгән кебек кадерләп тормады. Шундый авыр хәлдә утырганда мине сезнең хуҗагыз күреп алды. Берничә көн шифалы сулар белән дәвалаганнан соң ул мине сезнең янга урнаштырды. Хуҗабикәбез яхшы кешегә охшаган. Ул сине бик яратадыр, әйеме энәкәй?
— Белмим, — диде кактус — Ул еш кына минем энәләремә кагылып китеп кулларын яралый. Ә соңыннан рәнҗеп, нигә шундый усал соң син диеп судан да мәхрүм иткәне бар.
— Димәк син үзең гаепле, нигә аңа кулларыңны сузасың? — диеп мыскыллы көлемсерәде кына гөле.
— Юк, монда энәкәй гаепле түгел, — диде яңа гөлкәй. Хуҗабикә бит аны утыртканда нинди икәнен күргән. Кулларын яраласа да чыгарып ыргытмый, үстерүен дәвам итә. Ә яратмаса тәрбияләр идеме икән ул аны? Сез ничек уйлыйсыз? — диде Гөлчәчәк. Кактусның күзләренннән яшь бәреп чыкты. Ярата, әйе шул, ярата. Сирәк кенә булса да «энәкәем» диеп кем дәшә соң? Шул бит, хуҗабикә үзе!
Шул көннән соң кактус белән гөлчәчәк аерылмас дусларга әйләнделәр. Гөлчәчәк үзенең хыяллары белән уртаклашты, Энәкәйне дә киләчәккә матур өметләр белән яшәргә өйрәтте. Ә кактус дусты белән күбрәк аралашкан саен үзендә ниндидер үзгәрешләр сизә барды. Ул үзен элеккеге кебек үк ямьсез итеп хис итми иде инде. Энәкәй, сызылып чыккан иртәнге кояшның якты нурларыннан, үзенә шифа алырга тырышты. Ә көннәрдән беркөнне таң атканың көтеп утырган кактус гөлчәчәкнең чырылдап җибәрүеннән сискәнеп китте.
— Энәкәй, бу синме соң? Карале, дустым, үзеңә ныклап, чәчәк аткансың бит!
Каушый төшкән нәни кактус ашыга-ашыга Гөлчәчәк әйткән чәчәкне эзләде. Дусты хаклы булып чыкты, энәкәйнең тәненнән озын гына булып чәчәк үсеп чыккан иде. Чәчкәләр берәм-берәм энҗесыман тезелеп урнашканнар. Ап-ак таҗлары бер-берсенә тыгызланып утыралар, өстәвенә иртәнге чык тамчысыдай ялтырап-ялтырап алалар. Гөлчәчәк бу кечкенә чәчкәләр урнашкан озын чәчәкне чәч толымына тиңләде: Мин сине «Озын толымлы энәкәй диеп атармын, дустым» — диде елмаеп. Кына гөле белән Яранкай кактусның матурлыгыннан таң калдылар. Ихлас дуслыкның күңел матурлыгыннан яралып, тышкы гүзәллекне дә тудыра алуын белми иде әле шул алар. Ә «Озын толымлы энәкәй» бар түземлеген җыеп үзенең шатлыгын уртаклашырга диеп кояш чыгуын көтте.
Икенче көнне Гөлчәчәк белән Кактус башка тәрәзә төбенә күчереп утыртылганнар иде. Бу ике дусның башка гөлләрдән кала да матурлык тудырып кына калмыйча, аны якты уй-хыяллар ярдәмендә мәңге сүндермичә саклый алуларына хуҗабикә шикләнми иде.