Сагыну

Сагынуга дәва булмый диләр,


Сагынуга дәва бар микән?!



Туган якка тарткан бу күңелне


Тыярлык көч, их тапсаң икән!



Күз алдымнан һич тә китми минем


Кайтыр юлның такыр сукмагы.



Сакчы имәннәргә сыенып торган


Авыл башы, урман буйлары.



Ишеткәндә азан тавышларын,


Сулыгып-сулыгып елый күңелем.



Килешми бит йөрәк, бик соң аңлый


Туган якның моңы түгелен.



Бик күптәннән сыйпап уятмыйлар,


Әниемнең йомшак куллары.



Әле дә төшкә кереп йөдәтәләр,


Юксынгандай, мәктәп юллары.



Урамнарда очрый ак әбиләр,


Сөйләшәләр туган телемдә.



Минем әбиләрем нихәл икән?


Ни кылалар икән газизләр?



Авылым, йортым, гаилә — кайда соң сез?!


Нигә күрешүләр бик сирәк?



Кеше өчен туган җирен күрү —


Якыннарын сөю бик кирәк. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад