Яңаралар кичен хәтердә мизгелләр.
Һәм карый чагылыш ватылган көзгедән.
Һәм дәшәләр нидер коелган йолдызлар.
Йөрәк шашмый күптән, димәк ул да тузган...
Адашкан һәм йөри хисләр юл эзеннән.
Түзәргә иде дә, ярыйсы түзелгән.
Барсыннан соң әмма кабат мең түзәргә,
Миңа һәрвакытта иманым көч бирә.
Ал шәфәкъ офыкта әкренләп сүнгәндә,
Һәм якты дөньяны күмгәндә күләгә,
Тәрәзә алдында, искәреп һәр кичен,
Дога кыл, карчыгым, минем дә җан өчен...
Урамда котырып яңгырлар яуганда,
Адашып калганда кичәге буранда,
Искәреп һәр кичен, намазлык алдында,
Карчыгым, син мине догаңнан калдырма!..
Мин җавап булалмам, йөрәгем эчендә
Вөҗданым сорау күк батса үз үченә,
Һәр сулыш — санаулы, һәр адым — бер сулыш,
Мәңгелек — бер мизгел, ә тормыш — зур сугыш...
Бу сугыш эчендә шәүләләр көрәшә,
Һәм шушы сугышны кадерли бу шәһәр.
Ләкин һәр адымнан хәл кимеп барырга,
Иңбашка кунганда кар... Ап-ак кар гына...
Карчыгым, син мине догаңнан калдырма,
Карчыгым, догаңнан, догаңнан калдырма,
Догаңнан калдырма!..