Көзге моң

Ак каенның яфраклары очып,


Әкрен генә куна иңемә.



Димәк кабат сары көзләр җиткән,


Һәм кояш юк кабат күгемдә…






Кичәге көн инде үттемени —



Ник алайса бу көн җитмәде?


Кабат көзләр килде, ә күңелдә…



Ә күңелем моны көтмәде.






Нинди сагыш!.. Болыт арасыннан


Ник бер нуры җанны җылытсын!..



Мин барысын оныта алмамындыр,


Әмма барсы мине онытсын…






Күңелдә — көз... һәм шул ук көз атлый



Мин тын атлап үткән урамнан…


Һәм сау калган чәчәк сыкрап сула



Иртән җиргә төшкән кыраудан...






Җир кичерә барсын, йа, Ходаем,


Син дә кичер туфрак улларын!



Син каргама безне: «Тормышлары,


Тормыш түгел, — диеп боларның...»






Без онытсак, каушап, иман сүзен,



Һәм онытсак Сиңа барасын,


Барсы сүнәр, әмма өмет булып,



Зинһар өчен якты ут янсын…






Тормыш безнең шикәр түгел лә шул,


Без тоябыз моны һәр көзен.



Тик ярасын елап төзәтә көз,


Без ертабыз аның берүзен…






Без яшибез Синең тарафыңнан,



Яратылган башка меңнәр күк.


Син беләсең, мин бит әзер идем



Калдырырга барсын бүген үк…






Тик үләсем килми икән минем!


Һәм Син кисмә минем гомремне…



Ә мин Сиңа сонрак, вакыт житкәч,


Үз җанымны үзем бирермен.






Тик онытсам һәм күрмәсәм Сине,



Һәм онытсам Хөкем буласын,


Барсы сүнәр, әмма өмет булып,



Зинһар өчен якты ут калсын... 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад