Кошлар әкрен генә китеп бара,

Кошлар әкрен генә китеп бара,



Мин очармын әле, очармын!..


Бүген генә сагышыма батып



Яшь түгәргә ялгыз дучармын...


Барсы узар... Начар бер төш кебек...



Һәм яшьнәрмен күкрәп, яшьнәрмен!


Кеше кебек яши алмадым мин,



Бәлки...


Соңрак әле яшәрмен...






Әле башы гына һәммәсенең,



Әле әллә кайдан көч килә...


Тик мин инде иярергә әзер



Югарыдан Иңгән Илчегә.


Ә ул килер, һәм чакырып мине:



— Әйдә, — дияр, — вакыт ашыга.


...Ни әйтермен әмма ялгыз калып,



Ятим калып Раббем каршында?..






Гомер буе мин бары җыр яздым,


Һәм җыр булды минем гомерем.



Кеше салкыннарда юрган япса,


Мин хыялга гына төрендем...



Мине юрган гына җылытмады!


Җылытмады салкын карашлар...



Кемдер, бәлки, минем бу сүзләрне,


Бер укыр да, көләр дә ташлар.






...Бик күп нәрсә тәмамланмый калды



Шуның өчен генә эч яна...


Ни эшләдең? — дисә, горур басып,



Мин бары тик... җырлармын Аңа... 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад