Ул килер

Ул килер дә, алып китәр мине –


Үлем. Тып-тын аңа ияреп,



Мин барырмын Раббым каршысына...


Шул вакытта нәрсә диярмен?



Сүз табылыр микән акланырга?


Гафу итәр микән Ул мине?



Гафу итәрме үземне-үзем,


Гафу итәрменме?.. —



Белмимен... 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад