— Күрәзәче карчык әйтте миңа:
Йөрәгеңдә күрәм кара ярчык.
Газинур Морат
Юк, түзмичә түгел, арып түгел,
Болай гына күккә карадым!..
Аллам! Сине онытмыйча гына
Күзләр баккан якка барамын...
Яфрак-яфрак көннәр коелалар,
Әүвәл — иңгә, аннан — иңемнән.
Аллам! Барыр сукмагым тармы соң? –
Һаман олы юлга чигенәм...
Җаным урын тапмый тәндә... Бәгърем
Гүя пычак белән кырылган...
Аллам! Берәр нәрсәм каламыни? —
Барган саен артка борылам...
Әүвәл — чәчкә, аннан — чәчләремнән
Тамчы-тамчы булып көз тама...
Аллам! Барыйм әле, барыйм, яме
Күзләремне генә каплама...