Тәмуг газабы

Драма


(чынбарлыкка нигезләнеп язылды)






Катнашалар:



Роман — урта яшьләрдәге ир-ат, христиан динен тота.


Галина — урта яшьләрдә, Романның тормыш юлдашы.



Артем — 23 яшьләр тирәсе, Галина белән Романның туганы.


Фәрхи — 60-65 яшьтә, ислам кануннары белән яшәүче мөселман карты.



Ләлә — Фәрхинең оныгы, Романның тормыш иптәше.


Хәерниса — Кеше сүзе тыңлап йөрергә ярата торган кызыксынучан татар хатын-кызы, 30 яшьләр тирәсе.



Ак-киемле ир-ат.


Куркыныч тавыш.



Читтән ишетелгән тавыш.


Куркып калтыраган кеше тавышы.










Беренче бүлек


Беренче күренеш



Артем белән Ләлә үтеп бара парк уртасына җиткәч саубул-


лашалар. Фәрхи газет укыган булып күзләп утыра.



Ләлә. Артем, хватит уж тебе, спасибо что проводил.


Артем. Если хочешь и до дома провожу.



Ләлә. Юк.... өйгә кирәкми әниләре орышырлар.


Артем. Ну и что ияләнсеннәр мин бит тиздән синең кулыңны сорарга киләчәкмен



Ләлә. Тссс... Кеше ишетмәсен, әкренрәк ул турыда соңрак. Бар кайт, кеше күргәнче.


Артем. Ну солнышко... (Ләләне кочакламакчы була)



Ләлә. Бар, бар кайт....


Артем. (җибәрәсе килмичә генә) Я позвоню, до вечера... (битеннән үбеп китеп бара)



Ләлә. Хыялыем син минем!!!


Фәрхи газетасын куеп Ләләне күзәтә, Ләлә Артем киткән якка карап кул болгап тора.



Фәрхи. Ыхым...ыхым


Ләлә. (куркудан сикереп куя) Әлләү... (артына чигенә картны күреп ала) Бабай, син... син, күрдеңме?



Фәрхи. Мин шул, кызым тагын шул урыс егете белән йөри башладыңмы?!


Ләлә. Бабай, ул миңа бик тә ошый нишлим ди соң???



Фәрхи. Ярамаганлыгын йөз тапкыр кабатладым бит үзеңә, былбылым...Ул бит христиан аңлыйсыңмы, үз дине, үз милләте.


Ләлә. (башын аска иеп) Беләм...



Фәрхи. Без бит өйдә күпме сөйләштек, аңлаштык да диярлек, тагын үзең кире юлдан барасыңмы, өйдәгеләргә дә әйтергә кирәк булыр.


Ләлә. (Бабасы янына килеп утыра) Бабай, зинһар әйтә күрмә, ташлыйм мин аны, бабай, ташлыйм... ачуланма инде әтиләргә генә әйтмә.



Фәрхи. Күпме шулай алдалап йөрерсең инде безне, кызым, белмим.


Ләлә. Алдаламыйм бабай, әйтмә генә син.






Роман күренә.



Роман. Ни булды? Нәрсә дип шулай елыйсың, Лялька?


Фәрхи. Бар кайт, бүгенгә кичерәм, ләкин алдаласаң үзеңә үпкәлә.



Ләлә. (күзендәге яшен сөртеп) Рәхмәт, бабай (йөгереп китеп тә бара.)


Роман. Оныгыңа ни булды, Фәрхи карт?



Фәрхи. Ни булсын синең апаңның малае белән тагын очрашып йөри башлаган, әллә ташлашмаганнар да шунда.


Роман. Очрашсалар ни, яратсалар бер-берсен үз тәртипләрендә булсалар моның ни начарлыгы бар...



Фәрхи. Катнаш никах — харам бездә! Ул бит христиан динендә, ә Ләлә ислам кануннары белән тәрбияләнгән кыз бала.


Роман. Шуннан дин дип аларны корбан итеп көчләп аерып булмас бит инде. Артем үз динендә, Ләлә үзенекендә, моның бер дә начарлыгын күрмим.



Фәрхи. Ә киләчәк буын? Гаилә?


Роман. Балалары теләсәләр үзләре дин сайлый алалар... Христиан яисә ислам динен.



Фәрхи. Бигрәк җиңел фикер йөртәсең син, Роман күрше. Әйтүе генә җайлы, бала тугач башлана инде ул катнаш проблемалар.






Икенче күренеш


Роман. Фәрхи, синең белән бәхәсләшеп тору бесполезно син артык дини, барыбер үзеңнекендә торачаксың. Яшьләр эшенә кысылмыйм, но Артемны яраткан кешесеннән көчләп аеруыгызны бер дә хупламыйм. Изге Коръән китабында яшь парларны аерырга дип язылмагандыр бит???



Фәрхи. Язылуын язылмаган тик катнаш никахлар тыела диелгән!


Роман. Алай булгач бер диндә калсалар гына инде.



Фәрхи. Артем ислам диненә күчәр диеп уйлыйсыңмы?


Роман.Ул күчмәсә Ләлә христиан динен алыр.



Фәрхи. Христиан??? Юк, мәңге юк!!!


Роман. Абау, кызма шулкадәрле, мин бит шаярттым гына, күрше.



Фәрхи. Шаяртма да минем белән алай, ислам кануннары белән яшәвемне белеп торасың югыйсә.


Роман. Ә мин христиан таләпләрен үтәргә тырышам. Бу яктан бераз охшаганбыз инде, ләкин син бик бирелгәнсең...



Фәхри. Ислам — хак дин... охшаган дип әйтмәс идем...


Роман. Бәхәсләшмик инде, кайсысы хак дин икәнен бары Ходай гына белә... ул бит һәрберебез өчен дә бер Алла...



Фәрхи. Беләбез инде, чын дин ислам дине дип саныйм, исбатларлык дәлилләр дә җитәрлек.


Роман. Ярар инде, кабат башлама, мин дә үз динем турында яклап әллә ниләр әйтә алам.



Фәрхи. Миндәге дәлилләр... ай-һай.


Роман. Китим әле мин, бәхәсләшеп утырырга теләмим. Христианмы без, мөселманмы, изге юлда йөреп сабыр булырга тиешбез... (киттем) Троица бәйрәмебез җитә, әзерләнә дә башламаган әле.



Фәрхи. Ә минем дәлилләремне кем тыңлый?


Роман. Соңрак, күрше (китә)



Фәрхи. Мин дә керәм инде болай булгач, салкынайтып та җибәрде. Роман күршекәйгә әлләни булган, тыңлап та тормады нигәдер, әллә артык нотык сөйли башладым микән! (Газеталарын җыеп китә)






Өченче күренеш


Галина күренә аның артыннан тиз-тиз атлап Хәерниса бара.






Хәерниса. Имеш— мимешләрне ишеткәнсеңдер шәт.



Галина. Нинди имеш-мимешләр тагын?


Хәерниса. Кибетче кызлар сөйли, имеш сезнең Артем ислам динен кабул итеп Ләләнең кулын сорарга бармакчы ди...



Галина. (ашыккан җиреннән катып кала) Кит әле (эскәмиягә барып утыра) Ышанмыйм! Гәйбәт җыеп йөрисең кешеләргә шом салып.


Хәерниса. Кеше сөйләгәч ишетелә шул, Галина.



Галина. Кеше ни сөйләмәс, кеше булмаганны да бар дип әйтер ул, без Артемны динне үзгәртсен дип әниләренә булышып үстермәдек. Авыр булды, әтисез үсте ул бичара...


Хәернисә. Соң йөргән кызы ислам дине кануннары белән тәрбияләнгән бит.



Галина. Тәрбияләнсен, бездә көчләп дин тагу юк, өйләнешсеннәр... Ошап китсә, безнең дингә дә күчеп бетәр әле.


Хәерниса. Син нәрсә Фәрхи исән чакта никакой катнаш никах... Рөхсәт итмәс.



Галина. Хәзерге яшьләр, җаным, рөхсәт сорап тормаслар. Кайтыйк, Романы көтәдер.


Хәерниса. Ышанмыйсың әй.



Галина. Киттем (китә).






Дүртенче күренеш


Ләлә, Артем, алар артыннан Фәрхи күренә.






Ләлә. Бабай, йөрмә әле артыбыздан, детектив сыман.



Артем. Килеп җиткән җирдән кыздырып алдың ә.



Фәрхи. Мондый кыздыру булмый, тәмуг кызуыннан куркыгыз ичмасам. (Ләләнең кулыннан тотып өйгә өстери) Күрсәтәм мин сиңа кызу мич, өйгә кер генә.


Артем. Фәрхи карт, җитәр сиңа, ул минем булачак хатын, каршы сүз дә әйтергә юл куймам (Фәрхи картның кулын Ләләнекеннән алырга җыена)



Фәрхи. (кизәнеп Артемга) Аһ сине, авызында суы кипмәгән бала!


Роман. (сумкаларын куеп Фәрхине тотып кала) Фәрхи, тынычлан, кулга ал үзеңне.



Галина. Үзеңнең дә яшь чагың булгандыр, аларның бер-берсен яратуында нинди гаеп бар, уйлан. Әйдә, кил утыр,






Фәрхине утырталар, сумкалар калып тора, Роман яшьләргә китегез дип ишарә ясый.






Хәерниса. Тынычлана күр, Фәрхи күрше, хәзер соң инде туй күлмәге алынган, кодалар чакырылган. Ләләнең әти-әнисе ризалашты хәтта, ә син...






Фәрхи. (елый башлый) Минем өчен бу зур фаҗига беләсезме...соң минем бабай мулла гаиләсендә туган, ә мин карт җүләр шуларны белә торып юл куйдым, балаларымны көчсез тәрбияләдем микән ли? Нишләргә, ничек бу бәлане йолып алырга?!


Ут сүнә. Эңгер-меңгер караңгы яктылыкта ак киемле кызлар бию башкаралар. Кияү белән каләш вальс әйләнә.



Ут яна. Кешеләр тавышлары, гөрләшәләр, горько кычкыралар. Фәрхи паркта утыра, кыяфәте юк, бик күңелсез, кулында тәсбих.






Фәрхи. Лә хәүлә вә лә күәтә иллә-билләһи галийил газыйм... Йа, Раббым, кичер мине, ниләр эшлим бит, бердәнбер оныгымның киләчәген җимерергә ярдәм итәм.






Роман күренә.


Роман. Фәрхи, син монда утырасыңмыни? туйда бер дә күренмәдең әле, сине эзләп күрше-тирәләргә кергәләдем. Хәл бетте чистый... Биергә чакырам әйдә.



Фәрхи. Бию кайгысымыни хәзер... Кереп ятыйм әле чоланга. (өйгә таба китә)






Ләлә белән Артем күренә. Ләлә матур туй күлмәгеннән.






Ләлә. Менә без дә ир белән хатын.


Артем. Шәп бит, кадерлем, шәп... я так рад, так рад. Мин сине кулымда гына күтәреп йөрермен...



Ләлә. (көлеп) Алай ук кирәкмәс, кеше аңламас.


Артем. Аңлар, син бит минеке! Минеке! Ура!



Ләлә. Карале, Артем, син минем бабайны туйда күрдеңме ул?


Ахры. Юк шикелле, күренмәде ул,



Ләлә. Әллә авырып ята микән?






Хәерниса чыга.


Хәерниса. Сез нишләп монда? Керегез, сезгә аерым бүлмәдә урын җәелгән.



Юк, безгә кайтабыз, мамкалар бүлмәне күптән әзерләп куйдылар...


Ләлә. Хәерниса, бабай кайда икән?



Хәерниса. Ул чоланда намаз укый, көне буе тәсбих тотып намаз кылып утыра.


Ләлә. Бигрәк күңелсез ул бүген... Мин өйдән китә алмыйм монда калабыз, Артем.



Артем. Нигә?


Ләлә. Артем, мин бабайны бу хәлдә калдырып китә алмыйм.



Артем. Кайтыйк инде, берни булмый аңа.


Ләлә. Ничек калдырыйм ди мин аны бу хәлендә.



Артем. Аның хәле һаман шул инде.


Ләлә. Син минем хәлгә керергә теләмисең дә!






Тынып калган Хәерниса Ләләне кочаклап ала.



Хәерниса. Туйның ямен җибәрмәгез, барыгыз кайтыгыз бабаеңны без барыбыз да күзәтеп торабыз.


Артем. Әйдә.



Ләлә. Рәхмәт инде сезгә, Хәерниса түти.


Артем. Без киттек.



Хәерниса. Барыгыз, бар. (Китәләр)






Бию башкарыла, татар халык бию белән рус халык биюе кыскача күрсәтелә.






Ут сүнә. Парктагы яшел агачны алмагачны алмаштыралар зурысын куялар. Күпмедер ел ярымлап вакыт үткән атмосфера ясала. Фәрхи паркта утыра. Хәерниса күренә.


Хәерниса. Нихәл, күрше, күптән күренмисең, туй булганга да елдан артты, һаман күңелсез паркта да сирәк утырасың ахры. Тиз картайдың әле.



Фәрхи. Хәерниса, Хәерниса, үлемем көчлерәктер мөгаен. Яшәүләре газап.


Хәерниса. Алай димә инде, күрше.



Фәрхи. Ни диим соң, бердәнбер оныгымны күрә торып христиан гаиләсенә тапшырдым, ә хәзер менә җимешләрен татыйм.


Хәерниса. Нигә алай, әйбәт яшиләр иде түгелме соң, һаман күңелсезләнеп торасыңмы шулар өчен. Сине уйламыйлардыр әле. Юкка кайгырма.



Фәрхи. Кичә төнлә белән баласын күтәреп елап шешенгән Ләлә кайтты.


Хәерниса. Ә? Беренче ишетәм, аны-моны сөйләүче дә юк... Ни булган?



Фәрхи. Кайттым ди, башка бармыйм ди, балалары туганнан бирле чирләп тора. Ләлә кер юган арада чиркәүгә алып барып крестит итеп кайтканнар. Баланы алып кайткач кына әйткәннәр, Ләлә баланы күтәргән дә кайтып киткән...бахыркай бала иртән уянды, муенына тәре асканнар, анысын әле Ләлә күрмәде, өстәлгә алып куйдым.


Хәерниса. Кит әле... булмас диген алай сөйләшмәгәннәр иде бит инде.



Фәрхи. Бала еш авыргач укытыгыз дигән врач, дин кирәк дигән. Ләлә белән киңәшләшеп тормаганнар инде.


Хәерниса. Шаккатырлык хәл...



Фәрхи. Исемен дә Сергей иткәннәр... (хәле китә) Баш әйләнеп китте, озат әле бераз, күрше... бу арада бик чирләп йөрим.






Баласын күтәреп Ләлә чыга.






Ләлә. Әлли-бәлли бәү итә, улым йокыга китә. Әәәәәәәәәәә... әәәәәәәәәә (күтәреп йөри дә өйгә таба китә)






Ашыга-ашыга атлаган Артем күренә.


Артем. Ләлә, Ләлә, чык әле сөйләшик...



Ләлә. (баласын калдырып чыккан) Ни кирәк!


Артем. Кеше көлдереп йөрмә, кайт өйгә. Сережканы алып чык, кайтабыз.



Ләлә. Аның үз исеме бар, Сабир ул!


Артем. Ник шулай эшлисең син, Ләлә?



Ләлә. Соң, бу хәлләрдән соң ниләр уйлап була ди соң.


Артем. Гел чирләгәнгә күрә әни чиркәүгә алып барды... аңла инде, матурым. Крестить итәрбез дип уйламаган идек, башка юл булмады.



Ләлә. Күземнән югал! Миннән сорамыйча христиан дине тагарга тырышкан өчен кичермим сине. Кит моннан, күрә алмыйм сине, күрә алмыйм.. (өйдән бала елаган тавыш ишетелә)


Роман. Кая болай кычкырышасыз, балагызны куркытып бетерәсез бит.



Ләлә. Бездән куркып авыру ясап бетердек инде... Яратам дигән булды... показуха булгандыр әле! Кит моннан! (кычкырып) Кит! Күренәсе булма!!!






Галина чыга.


Галина. Нинди тавыш бу?



Роман. Бар Ләләне алып кер әле. Без сөйләшик.


Ләлә. Мин үзем дә керәм... (Ләлә белән Галина кереп китәләр).



Роман. Йә шуның белән нәрсә кырдыгыз инде, әйттем бит кирәкми иде дип. Бала үскәч үзе сайларга тиеш иде. Катнаш никах булгач уйламадыңмы.


Артем. Ул минем балам!!! Нишлисем килә шуны эшлим! Үлә дип кот калмады... курыктык бит нишләтәсең.



Роман. Тормышыңны җимермәсәң ярый инде.


Артем. Ярар, киттем бик авыр миңа, әйдә әниләрне тынычландырырга тырыш, алар өйдә ярсып калдылар. (китә башлыйлар, Роман туктап кала)



Роман. Син машина беләнме әллә?


Артем. Әйе.



Роман. Кәефләрең булмаган килеш кем рулгә утыра инде.


Артем. Әйдә, курыкмасана...






Китәләр. Машина тавышы, ишек ябылган тавышлар. Ләлә йөгереп чыга



Ләлә. Күрсәтәм мин аңа!!! Муенына тәре такканнар бит, мин күрмәсен дип бабай алып куйган, паразитлар!!! Туктагыз!!! (Йогереп Артемнары чыккан якка бара) тукта диләр сиңа!






Машина тавышы арасында Артем тавышы.


Артем. Кит каршыдан!






Машина сигналы тавышы. Ләләнең тавышы... Машина бәрелешкән тавыш...



Ләлә. Юк, юк................ Ааааа (үксеп еларга тотына)






Ләләнең тавышына кушылып Сабир елый.






Пәрдә төшә.









Икенче бүлек



Больницадагы гади палата күренеше. Селкенмичә комада Роман ята, янында медицина өчен кирәк булган препаратлар. Авыру кырыенда Галина елап утыра.






Галина. Ниләр генә язылгандыр бу тормышларыбызга, Романым минем терелмисең дә шулай җир куенына озатырбыз микән ли инде сине, картым. Шушында эшләгәнгә күрә генә тоталар шул үзеңне. 3 көн тоткач күмәргә тип уйлаганнар иде башта... Терел, уян инде, картым, мине үзең белән салкын гүрләргә кертмә.


Фәрхи күренә.






Фәрхи. Мөмкинме?



Галина. (күз яшен сөртеп) кер, күршекәем, кер... Хәл начар әле... врачлар терелү билгеләре күренми, гомумән диярлек юк диләр. (еламсырап) Үлер микән??? Ишетми дә, дәшми дә китәрмени инде шулай итеп...


Фәрхи. Кома кыен нәрсә, терелә калса могҗиза, күршем. Кинода еллар буе кома хәлендә ятканнарын күрсәтәләр, терелер әле боерган булса Аллаһ андый изге җанлы кешеләрне озак яшәтә ул.



Галина. Көн дә палатага кереп сөйләнеп чыгам, берәр үзгәреш булмас микән дим. Юк шул, юк. Рәхмәт яусын, килгәләп китәсең, күңелләрем йомшарып китә.


Фәрхи.Эшең монда булгач кайтып та кермисең син моннан хәзер.



Галина. Роман комада булгач өйгә кайтып керүнең мәгънәсе юк, Фәрхи. Ике атна ятканына бер үзгәрешсез.


Фәрхи. Артемны да бүлнистән чыгаргансыз, кичә кул таяклары белән паркта утыра иде.



Галина. Операциядән соң төгәл бер атна ятты да талашып чыкты. Җибәрмисе идек тә, киребеткән. Ул үзе гаепле, кызу баштан встречный машинага үзе барып керде бит.


Фәрхи. Ничек Ләлә исән калган диген, аның күз алдында булды барысы да. Аллаһ сакласын, бик курыктык.



Галина. Ләлә дигәннән Артем белән бераз аралаша башламадымы икән?


Фәрхи. Юк, безнең Ләлә аны якын да җибәрми. Теге вакытта баланы крестить итмәсәгез мондый хәл күзәтелмәс иде... бала муенындагы тәрене табып Артемнар артыннан йөгермәгән булса, Артем Ләләгә игътибарын юнәлтеп встречныйга кермәс тә иде... эх...



Галина. Без начарлык эшлибез дип чиркәүгә алып бармадык, Фәрхи. Врачлар авыру булып бетмәсен, өшкертегез, укытыгыз дин әһелләренә диделәр.


Фәрхи. Андый нәрсәләр килешеп эшләнелә, уйламагансыз да шунда.






Алар сөйләшәләр.



Ут сүнә. Палатадагы яткан Роман гына яктыртыла. Куркыныч музыка яңгырый. Караңгылык. Ут сүнә, сәхнә алдында җәһәннәм күрсәтелергә җирлек булдырыла. Сәхнәнең алгы ягы гына яктыртыла. Куркыныч тавыш яңгырый.






Куркыныч тавыш. Сез монда мәңге калачаксыз!


Куркып калтыраган кеше тавышы. Әй, Раббыбыз безне тәмугтан чыгарсана! Безне җир өстенә кайтарсаң безне, беркайчан да залимнардан булмас идек!



Куркыныч тавыш. Минем рәхмәтемнән ерак булыгыз, миңа башка кычкырмагыз.






Әрнү, сыкрау сызлану тавышлары, куркыныч музыка яңгырый. Аяк-куллары чылбырланган кешене алып киләләр, әлеге кешене 2 ягыннан ак киемле кызлар җитәкләгән. Салмак кына авырыксынып кына атлый, алдан гамәл дәфтәре күтәргән ак капюшонлы халат кигән ир атлый. Сәхнә уртасында туктап калалар. Чылбырга бәйләнгән кеше Роман үзе.






Ак киемле ир ат. Туктагыз! Сез мөселманмы?


Роман. Мин христиан.



Ак киемле ир ат. Раббең кем?


Роман. Мммм...Мәрьям, Гайсә... кайсын әйтергә дә белмим инде...



Ак киемле ир-ат. Пейгамбәрең ни атлы?


Роман. Гайсә. Сез мине җибәрәчәксезме, мине богаулар яндыра, тәнем ут булып кыза, кара янып бетте, су эчәсем килә. Монда булганнан бирле авызга бер тамчы су да эләккәне юк, кызыл болыт килгәндә авызны ачып яңгыр дип көтеп торган идем, анда да яңгыр урынына суалчаннар яуды, телемне һәм дә тәнемне авырттырдылар. Җибәрегез инде зинһар мине.



Ак киемле ир ат. Сине без моннан җибәрә алмыйбыз.


Роман. (ялвара) Зинһар өчен җибәрегез инде мине... мич кебек кайнар монда, зинһар калдырмагыз бу тәмугта, коткарыгыз мине...



Ак киемле ир ат. Җир йөзенә килгәч нигә вәгьдәңне үтәмәдең, дога кылмадың? Дога кылып иманлы булып яшәсәң тәмуг ка эләкмәгән дә булыр идең.


Куркыныч тавыш. Син монда мәңге калачаксың!



Роман. Минем бит гаиләм дә христиан динендә иде, нишләргә иде ди соң миңа?!


Ак киемле ир ат. Сиңа Аллаһы Тәгалә рәхимле бәндәсен күрше итте, ислам диненә дәлилләр китертте.



Роман. Әәә... Фәрхи карт. Мин монда озак булачакмынмы?


Ак киемле ир ат. Шушында яшим дип уйла син...



Роман. Бер генә гыйбадәтем дә юкмыни соң кылган?


Ак киемле ир-ат. Гамәл дәфтәрең буш, Аллаһыга дога кылмагансың. (китеп баралар).



Роман. Әй, Раббым, кичер мин гөнаһлы бәндәңне!!!






Яулык япкан бер хатын килә.


Хатын. Улым...



Роман. Әнием, бу синмени? Син дә тәмуг газаплары кичерәсеңмени, әнием минем...


Хатын. Сиңа әле үләргә иртәрәк, балам, иртәрәк, сыналыр өчен генә килгәнсең...кайт, бирешмә, Аллаһы Тәгалә кушкан юлдан бар... (Китә)



Роман. Әни. Китмә инде китмә... су бирегез, су...






Роман тирәсеннән аксак белән кулсыз, күзе бәйләнгән кешеләр үтә. Роман аксагын танып ала.






Роман. Туктагыз әле, мин бит сезне таныйм, сез бит без шәһәрдә яшәгән вакытта кибет эчендә янып үлгән идегез... мин сезнең белән кечкенә чакта туп тибеп уйный идем.


Аксак ир-ат. Әйе мин, син әле кайтырсың, тиз генә үлмәссең. Тик бел, Аллаһы Тәгалә кушканча хак дингә бас.



Роман. Мин үлмәгәнмени әле?






Кешеләр китәләр.


Роман. Китмәгез инде соң, китмәгез... Коткарыгыз мине...






Галәм дәфтәрен тоткан ак киемле ир-ат күренә. Дәшми-тынмый гына Романны күзәтә.



Роман. Тәннәрем суелып бетте... су кирәк, су...






Ак киемле ир-ат китәргә җыена.


Роман. (аңа карап) китмәгез инде, ташламагыз (ялварып шуышып бара, чылбыр тавышлары) Сез кая, калдырмагыз мине...



Ак киемле ир-ат. Мин җәннәткә...


Роман. Зинһар бер күз белән генә карарга рөхсәт итегез... зинһар өчен!



Ак киемле ир-ат. Әйдәгез,бер мизгел сезгә...






Ут сүнә. Шул ук палата, Роман комада янында Галина утыра.


Галина. Күпме түзмәк кирәк?! Җаным, терел инде, синең өчен көн дә чиркәүгә барам... Өметемне көннән-көн үтерәләр, өч көннән моргка алып китәбез диләр сине... җибәрәсем килми, җир куенына китсәң мин үзем генә калам... (күз яшен сөртә).






Фәрхи белән Ләлә күренә.



Фәрхи. Тагын мин йөрим, Ләлә белән иптәшкә килдем, үзе генә кереп чыгарга читенсенде.


Галина. Килгәнең өчен рәхмәт, Ләлә.



Ләлә. Сез нәрсә инде...


Галина. Минем өйгә төшеп менәргә кирәк иде, утырып тора алмассыз микән?! Мин озакламам.



Фәрхи. Бар, бар озакласаң да ярый, без бик рәхәтләнеп утырырып торырбыз. Ашыгыр җиребез юк.


Ләлә. (палата тирәли йөри) Мин гаепле барысына да, машина каршына чыкмаган булсам шул чакта, каршы яктагы машинага барып кермәгән дә булыр иде бит Артем!



Фәрхи. Кызым, алай дип үз-үзеңне бетермә инде, балам.


Ләлә. Мин сине тыңламадым, бабай, шуңа күрә Аллаһ мине сынады... Кешеләр күз яше түгә, ә мин йөрим... Галина апаның кайтып та кергәне юк...Мин генә гаепле, мин генә...



Фәрхи. Ичмасам врачлары да өмет юк дип торалар ди.


Ләлә. Ел ярым эчендә нинди үзгәрешләр, киягә дә чыктым, балам да булды, өйгә дә кайтып утырдым.



Фәрхи. Күңелсезләнмә, Ләлә. Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын үзеңне.


Якынрак утырып Ясин чыгып алыйм әле...



Ләлә. Мин читкәрәк барып утырып торам...


Фәрхи. (әкрен генә укырга керешә, беренче сүзләрен кычкырып әйтә) Йәсин... вәлкүрәни хәәәкииим...






Култык таяклары белән аксаклап килгән Артем керә.



Артем. Ләләм! Син биредә!


Ләлә. Мин кайда син шунда! Син мине тынычлыкта калдыра беләсеңме? Син чын липучка!



Артем. Соң сөйләшкән дә юк бит рәтләп.


Ләлә. Минем синең белән сөйләшер сүзем юк.



Артем. Тыңла инде Ләлә.


Ләлә. Юк, йөрмә артымнан, җитте, китим әле мин бабайны көтеп торып булмас синең белән (китә).



Артем. Ләлә, мин синсез яши алмыйм, Ләлә!


Ләлә чыгып китә, аның артыннан аксаклап Артем йөгереп чыга.



Артем. Ләлә, тукта инде...






Ут сүнә. Моңлы азан әйткән тавыш җиңелчә талгын көй сәхнәнең алгы өлешендә җәннәт өчен җирлек тудырыла. Агач урындыклар, чәчәкләр куела. Өстәл, савытларда җиләк-җимешләр... корзиналар аламалар, виноградлар белән тулган. Аллы-гөлле чәчәкләр.


Ут яна, хур кызлары бии. Бию беткәч башларын сәҗдәгә куялар. Читтән көчле тавыш ишетелә.



Читтән тавыш. Мин сездән разыймын, сезгә мәңге җәннәт, рәхәтлек...






Хур кызлары көлешә-көлешә китәләр... Роман белән гамәл дәфтәре тоткан ак киемле ир-ат күренә.


Роман. Нинди гүзәллек, нинди матур патша сарайлары яктырта... хуш исләр, зәвык белән эшләнгән барысы да... Бу җәннәтме?



Ак киемле кеше. Әйе, бу җәннәт! Бу әле башы гына, сәгать саен төсләр алмашынып тора, ризыклар беркайчан да искерми, җәннәт сараеның кирпечләре алтын-көмештән... монда кешеләр бер дә картаймыйлар.


Роман. Минем дә җәннәткә керәсем килә...






Көлешеп хур кызлары куышып йөриләр...



Роман. Ә болар кемнәр, нинди гүзәл кызлар, көлеп елмаешып кына торалар, алар бәхетле.



Ак киемле ир-ат. Хур кызлары. Җәннәт бакчасында кайгы-хәсрәтнең нәрсә икәнен дә белмиләр.


Роман. Рәхәтлек... ммм.



Ак киемле кеше. Бар. Синең вакытың чыкты. Мин сине җибәрәм...


Роман. Минем тәмугка керәсем килми!!! (Кычкыра) Коткарыгыз мине!






Ут сүнә. Яңадан кабына, палата яктыртыла, караңгыда сәхнә алдындагы әйберләр җыела. Саташкан сыман кычкырып палатада уянып китә.



Роман. Тәмугка керәсем килми, килми...


Фәрхи. Әстәгефирулла!!! Күрше! Син...



Роман. Син дә үлдеңмени?


Фәрхи. Син исән, Аллаһ насыйп итте кабат яшәргә!!!



Роман. Фәрхи, мин кайда соң? (як-ягын тикшерә)


Фәрхи. Палатада.



Роман. (урыныннан сикереп торып Фәрхине кочаклап үбә башлый) Фәрхикәем!


Фәрхи. Чү-чү. Егасың бит... Аллага шөкер. Тизрәк Галинаны шатландырырга кирәк! Чакырыйк әле, күренмиләр микән. (чыгып карый) Әй, шатлык, нинди шатлык!



Роман. Ничек исән калганмындыр, тәмуг утын татып карадым, (тәненнән кызган урыннар эзли таба алмый) чү, тәндә берни калмаган, суелып кызып беткән иде...


Фәрхи. Тәмуг дисеңме?



Роман. Фәрхи, күршем син хак булгансың икән, Аллаһ безгә хак дин турында синең аша белгерткән булган. Ә мин карт җүләр. Миңа син бүгеннән башлап догалар өйрәт, намазга өйрәнергә кирәк.


Фәрхи. Чемет әле мине, күрше, 2 зур шатлыклы хәбәр!!!



Роман. Кая күренмиләр, ашыгыйк мәчеткә барып тизерәк исем дә кушып кайтасым килә... берәр исем уйлашырсың әле миңа.


Фәрхи. Бу шатлыкларга ышанып бетеп булмый, рәхмәт төшкере... Булышам, җаным. Бик рәхәтләнеп. Хәзер чыгып керәм, бәлки урамнан менеп үк киләләрдер әле...



Роман. Йа, Раббым, мең рәхмәтлемен! Бу кадәрле рәхимлек булыр дип уйламаган идем, бик зур рәхмәт, ярдәм ит миңа, бүгеннән дин сабакларын өйрәнермен, намазга басам, ярдәм ит зинһар.






Галина, Фәрхи, Ләлә һәм Артем керәләр.


Галина. Фәрхи, ну куркыттың син кул болгап дәшкәч шомланып алдым. (Романны күреп) картым минем!!! (кочаклашалар) Син исән!






Артем белән Ләлә дә Романны кочаклап алалар.



Роман. Аллаһ Тәгалә генә җибәрде мине. Тәмугка эләктем, җәннәткә кереп бер мизгел генә күзәтеп чыга алдым... Утырышыгыз әле.


Галина. Төшеңне сөйлисеңме?






Утырышалар. Роман басып йөри-йөри сөйләргә керешә.



Роман. Бер дә төш түгел, мин җәһәннәмдә булдым. Миннән сорау алдылар, ислам дине хак дин икәненә инанып кайттым.


Галина. Картым, син төшләнгәнсең.



Роман. Юк бу төш түгел! Мин әниемне күрдем. Ул миңа ислам динен тотарга кушты, үлгән танышларымны очраттым, кайсының аягы, кулы юк, көеп беткәннәр. Су эчәсем бик килде, су сораган идек, кызыл болыт килеп суалчаннар явып телне-тәнне тешләп үттеләр. Тәнемдәге богауланган чылбырлар мич утыннан да кайнар... Тәнем суелып янды...


Фәрхи. Мин нәкъ шулай укыган идем күрше, менә дөрес...



Роман. Мине шунда мәңге калдырырлар дип котым чыкты, гамәл дәфтәрең буш, гыйбадәтең юк диделәр.


Артем. Соң син бит гел чиркәүгә йөри торган кеше.



Роман. Сурәткә, сынга кылган догаларым ярдәм итмәде. Аллаһы Тәгаләдән сорап Ул кушкан юлдан гына йөрергә кирәк булган.


Ләлә. Комада булган чакта сез үлгәнсез димәк?



Галина. Төшләнеп яткансыңдыр инде картым.


Роман. Юк дим бит. Сез андагы тәмуг газапларын күз алдыгызгы да китерә алмыйсыз?!



Фәрхи. Шаклар катырлык. Вәт бәхетле кеше син, Аллаһ сиңа гомер бүләк иткән кабат...



Роман. Әйе, Аллаһыга шөкер. Фәрхи дус. Син җәннәтне күрсәң аның кирпечләре генә дә алтын-көмештән, ә балчыгыннан исле май исе килә. Туфрагы зәгьфраннан, вак ташлары да энҗе һәм дә якуттан. Анда кергән кешеләр кайгы-хәсрәтләрнең ни икәнен дә белмиләр, киемнәре искерми, тузмый, бер дә картаймыйлар. Татлы ризыклар ашап ләззәтләнеп гомер итәләр. Хур кызларын күрдем. Матурлык искиткеч, нинди генә кошлар сайрамый...


Фәрхи. Әлхәмдүлиллаһ.



Роман. Менә шулай үлеп кире терелеп кайттым. Ислам кануннары белән яшәргә чакырам сезне...


Галина. Матур сөйләргә яратасың инде син, картлач, особенно төшләрне, курыкма бар да әйбәт булыр.



Роман. Бүгеннән намаз өйрәнергә кирәк...


Галина. Төшеңдә җәбриләрне күрсәң аларның сабакларын өйрәнермен дип йөрер идең микән ли, картым.



Роман. Сиңа да өйрәнергә туры килер әле, гомер озын... Ә хәзер укытырга кирәк. Мәчеткә барабыз, әйеме, Фәрхи күрше.






Китәләр. Галина катып басып кала. Артем белән Ләлә дәшмәүләрен дәвам итәләр.


Галина. Нәрсә инде бу, терелде дип шатланып торганда бер хәбәре шом сала. Акыл ягы слабланып китмәде микән дип борчылам... (Ләлә белән Артемга карап) ә сез нәрсә катып калдыгыз?



Ләлә. Тыңлап торабыз...


Галина. Кайтыйк безгә, тәмле итеп чәйләр куеп өстәл көйлик.



Ләлә. Рәхмәт инде, бармасам ачуланма, Сабир әни белән үзе генә калды, әнинең китәсе дә бар.


Артем. Соң минем әниләргә кертеп торыйк түбән очка, алар өйдә бит.



Ләлә. Сезгәме? Юк! Бер калдырдым, рәхмәт.


Галия. Күпме генә шулай талашырсыз икән.



Ләлә. Без талашмыйбыз, мин аерылам синнән...


Артем. Ләлә, без бит рәтләп сөйләшмәдек тә, алай кызма әле!



Ләлә. Һаман шул син, бер үк сүзләр...


Галина. (икесен дә җитәкләп) Палатада ямьсезләнеп тормагыз инде, әйдәгез киттек.






Ут сүнә. Бер көн үткән. Парк күренеше. Хәерниса күренә.



Хәерниса. Үлеш, ни булган бит әй, Роман терелгән, мәчеткә барып Рамис дип исем дә куштырып кайткан кичә... Шаккатырлык хәл, Галина сөйләде галәмәтләрен, намазга өйрәнә ди. Булмас димә.






Фәрхи белән Роман кайтып бара.


Фәрхи. Шәп укыды яңа мулла.



Роман-Рәмис. Рәхәтләнеп тыңлап утырдым.


Хәерниса. Мәчеттән киләсез ахры, нихәлләр?



Роман-Рәмис. Әйе, әллә кызыксынасыңмы, син дә кил мәчетнең мәдрәсә ягында кыз-хатыннарга да дин сабагын өйрәтәләр.


Хәерниса. (көлеп) Ә... мин ишеткән идем ул турыда...



Фәрхи. Син безнең бар нәрсәне күреп ишетеп торасың, ул яктан өлгер.


Хәерниса. Ыыыы.... (тизерәк качу ягын карый) Ярар, рәхмәт мин ашыга идем әле... (китә)



Фәрхи. Качты бу синнән.


Роман-Рәмис. Качсын, безнең әйтү дөрес булсын. Соңга калса әйтүче булмады димәс.



Фәрхи. Роман күрше, бик дөрес сөйлисең. Ләлә өчен борчылам әле менә, бик еш елап ала...


Роман-Рәмис. Аларны кавыштырырга кирәк, безнең Артем да бетеште соңгы араларда. Ислам диненә күчәр әле дип өметләнәм, ни булып бетәр... еш кына берәр дәлил әйтәм, ислам белән таныштырам. Тыңлый үзе каршы да килми.






Ләлә күренә.






Ләлә. Әллә кайтып та киләсез? Кер бабай, чәйләр кайнап ашарга да әле генә өлгерде, кайтуың шәп булды.



Роман-Рәмис. Мине дә карчык көтеп арып беткәндер, Артем да бездә иде әле. Керим әле. (китәләр)






Ләлә үзе генә кала... (Җырлый)






Тормыш сынаулары кырыс


Газапларга сала йөрәкне;



Күңел сыкрый, әрнетәдер мине,


Уйламадым изге теләкне.






Хыял канатларым талпындылар,



Күтәрелеп очты хисләрем.


Чәлпәрәмә килде бер мизгелдә



Яшьләнделәр серле күзләрем.


Җыр беткәч Галина белән Роман-Рәмис кычкырышып чыгалар. Алар артыннан куркынып калган Артем чыга.






Галина. Минем почмак, ни дип орындың син аңа?



Роман-рәмис. Миңа синең сыннарың кирәкми. Алдым, барыбер динне бирелеп тотмыйсың, чиркәүгә дә йөрмисең рәтләп.


Галина. Әниләрдән калган истәлек бит ул, Рома!



Роман-Рәмис. Нинди истәлек булсын бу бушлык, сынга табыну.


Галина. (еламсырап) Тимә инде шуларга, иконалар белән алай ярамый...



Роман-Рәмис. Ул сыннарыңны барысын да җыеп музейга тапшырырга кирәк. (кереп китмәкче була)


Галина. Артем, туктат шуны, зинһар өчен.






Хәерниса күренә, Артем Романны тотып калырга тырыша, икесе дә абынып егылалар. Тарткалашалар, Фәрхи аерырга булыша, Артем Романның кулын кысып тота. Көчле тавыш белән моңлы итеп аять укыла. (Гыймран сүрәсе, 189-192 аять)






— Әгүзе билләһи минәшшәйтанираҗим бисмилләһирахманирахим... вәлилләһи мүлкүссәмәвәти вәл арди вәллаһу гәлә күлли шәйин кадир.






Артем үзе дә сизмәстән кулларын җибәрә, ток тоткандай читкә этелә.



Артем. Сез сиздегезме, нинди магнит көче?


Галина. Бигрәк куркып киттем бу тавыштан, шомландырды.



Артем. Мине ток тоткан сыман көчле итеп читкә атты.


Фәрхи. Мин дә сиздем дин юлында йөргән кешенең алдына каршы чыкмаска дигән әмер бу!



Артем. Әллә бу да ислам дәлилеме?


Роман-Рәмис. Әйе.






Коръән аяте кабат ишетелеп ала, барысы тынып алалар.



Артем. (Роман янына килеп) Гафу ит мине, абыем, туганкаем, синең дәлилләреңне чүпкә санап сиңа каршы чыктым. Кичер, мине магнит тотып алганда булды, читкә тартылдым. Яхшы кеше син, кичер мине...


Роман-Рәмис. Ярар, инде ачуланма, үзең дә аңларга тырыш мине.



Галина. Картым, бирик чыннан дә музейга, барыбер почмакта тик тора, син генә карап тора идең башта... яшәрбез, бер-беребезгә ярашырга тырышырбыз ничек тә.


Роман-Рәмис. Рәхмәт, карчык. Менә күрерсең, мин сиңа тынычлык вәгъдә итәм. Аллаһ безгә саулык, озын гомер бирсен.



Артем. Кочаклыйм әле үзегезне! (өчәү кочаклашалар)


Артем. (Ләлә алдында тезләнеп) Кичер мине, кадерлем. Чык миңа, никах укытыйк, мин барысына да риза. Мин яратам сине. Бергә булганда гына авыр очракларны җиңеп була. Бергә яшик.



Ләлә. Рәхмәт, җаным. Мин риза! (кочаклашалар)


Хәерниса. Нәкъ фильмдагыча хэппи индмы әле?!



Фәрхи. Димәк, бергә! Кая, куегыз кулларыгызны. Кулларны берсе өстенә берсе куеп хор белән:


— Без бергә,бердәм булыйк!!!






Коръән аяте яңгырый. (Гыймран сүрәсе, 189-192 аять)






— Иннә фи халкиссәмәвәти вәл арди вә вәхтиләфилләйли вәннәһәри лә аятилли үлил әл бәб.






Пәрдә төшә. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад