Үлем көтәм...

Үлем көтәм...



Үз-үземнән ераккарак


Качу өчен,



Үзем генә белгән күкләремә


Юлны табып, тизрәк



Ачу өчен...


...Үлем көтәм



Үз эчемдә яңабаштан


Туар өчен,



Янып көйгән йөрәгемне


Комнар белән ышкып



Юар өчен...


...Аллам, кичер!



Үләр идем:


Башка булып туар өчен,



«Үлем» төшенчәсен зиһенемнән


Бөтенләйгә



Куар өчен. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад