Мәхәббәт канатлары

Мәхәббәт ул хис, дисезме?


Канатландыра, имеш!



Алайса, нигә очмыйсыз –


Канатлар булган килеш?



...Менә тагын, сине күргәч,


Икеләнә башладым.



Бер мизгелдә уйларымны


Теткәләп үк ташладың.



Мин дә яратам бугай ла,


Ялгыш әйттем сүземне:



Син очрасаң, җир убыла —


Канат саклый үземне... 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад