Ничек кенә үткәрсәк тә

Ничек кенә үткәрсәк тә,



Көн арты көн


Барыбер уза...



Бер башланган сәгать


Алтмыш минуттан соң



Барыбер туза...


Килгән кеше кире китә —



Дөньялыкны якын итә.


Бик еракта булган картлык



Якынаеп, килеп җитә.


Килеп җитә шундый вакыт:



Үләсеңне аңлап алып,


Аллам, диеп, ялварасың.



Ялвармый кая барасың?!


Никтер кире кага күңел.



Гүя бу сүз аңа түгел.


Ул ялгыша...



Тиле яшьлек шулай бит ул –


Теләгәнчә булмаганда



Гел карыша.


Акрын гына үтә вакыт:



Сиңа таба килә картлык.


Гүя бик күп еллар аша



Киләчәгең чынга аша:


«...Кайчан гына туган иде —


Инде кара гүргә иңде...» 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад