Көткәннәргә Ходай сабырлыклар бирсен
Көтмәгәннәр инде җәзалы.
Тик сез генә яшь солдатлар
Бозмагызчы биргән антларны.
Көтәләр бит, сезне, тылда сабырсызлап
Карый-карый киткән юлларга.
Ә аларда һаман буран дулый
Җилләр генә улый кырларда.
Көтмәгәннәр алар тиңнәр түгел
Сезнең кебек батыр йөрәккә.
Чын мәхәббәт барына да түзә
Елга, айга, үткән көннәргә.
Көткәннәрдән килер, килер хәбәр
Йөрәк җылысына төрелгән.
Ул хәбәрләр бары яхшы булыр —
Энҗе хәрефләргә тезелгән.
Көтмәгәннәр әле, бәлки, үкенерләр
Күз яшьләре белән үтенерләр.
Ышанмагыз, ялган булыр сүзләр,
Димәк, алар чынлап сөймәгәннәр.