Сез ир-егет икән әгәр, Эш тотсын кулыгыз. Кулыгыздан килгән кадәр Игелек кылыгыз. Бәхетле булыгыз! Онытмасын әнкәйләрне Кечегез, Олыгыз. Озын гомер кичерегез, Чәчегез, Урыгыз. Бәхетле булыгыз! Сезгә дигән теләгем бер: Бәхетле булыгыз. Һәммәгез дә минем шушы Теләктән уныгыз! Бәхетле булыгыз! Бәхетле булыгыз!
Нет комментариев. Ваш будет первым!
← Назад