Май башланды...
Ахшам алды иде.
Нидер эчтән өзелде дә
Тезген-түшәмнәрне
Көзге яңгырларга тикле
Читкә этте.
Җете яшел тәрәзәләр,
Сәдәпләре төшкән күлмәк төсле,
Гел җилбәгә.
«Әгәр»ләрсез генә,
Әйдә,
Йөрәк-таудан сөрән-дәгъва:
Яшисе килә!
Иләсләнеп йөри,
Кыяр-кыймас булып,
Болыт,
Һавадан яшь исе килә,
Фаразларга, фарызларга каршы
Әллә нидә бер
Яшисе килә!
Һәр йотымын тоеп кына өлгер —
Агач кашык мөлдерәмә тулы,
Намазлыкка — каеп чиккән сөлге,
Сөлгеләрдә — Әни кулы.
Әни, безгә шундый зәхмәт тигән,
Үтмәсен дип, син дә келәү келә,
Тезгеннәрне өзәр исәрлек бу, Әни,
Май башланды исә, мең яшисе килә!