Яратылыш

Языклар юк әле,


Бакый тыюлыктан



Фани йортка — тәүге якшәмбе.


Вакыт күчәрендә җаннар дөрли,



Уен өчен куйган


Шәм кебек.






Табыну юк әле,



Бүген һәркем


Беренче кат иман китерә.



Күк-Тәхеттән үтә күренмәле —


Өчкүчәрле галәм сыза



Түрә.






Ул галәмгә Искәндәрләр


Патша.



Децебалга ант итәрләр


Даклар.



Исе кайтса,


Иса күккә ашар,



Күләгәсен дарга кадаклар.






Ул галәмгә берчак гыйсъян кабар,


Җөп изрәүне



Хөрлек көче таклар.


Безнең кебекләрне сәбәп итеп



Мәйданнарда ыслар


Учаклар.






Ул галәмнең һәрбер почмагында



Үз чиратын көтәр


Сөттән аклар —



Тән-куышка әсир сәгатеннән


Хаин хаталарын



Кабатлар.






Ул галәмдә онытылмас өчен


Берәү акыл сорар,



Берәү — иман...


Җиһан сулышында җаннар



Сулкылдавы —


Икебезгә иңгән



Сүрә сыман. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад