Болгарым!

Тәүге күргән сыман каршылыйсың,


Бар иде лә монда булганым.



Меңьеллыклар, гасыр, чорлар аша


Сиңа кайтып барам, Болгарым!






Дәва эзләп синең җиргә киләм,



Сыкрый калса җанда иманым.


Һәр ташыңны, сулышыңны тоеп,



Сиңа кайтып барам, Болгарым!






Күңелемә төрәм аклыкларын


Идел өстен күмгән томанның.



Томаннарны, дулкыннарны ерып,


Сиңа кайтып барам, Болгарым!






Милли кояш сүнгән чакларда да,



Болгар җиле, рәхмәт, тынмадың.


Милләтемнең җан тибешен тоеп



Сиңа кайтып киләм, Болгарым! 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад