Гыйбадәт

Аллаһ исеме белән башлыйм әле!

- Изге эшләр шулай башлана.

Һәм күкләргә багып дога кылам:

"Йә Ходаем, Үзең ташлама!"



Һәм диварга килеп башны куям, -

Кулны куям дивар өстенә.

Бер үрмәкүч пәрәвәзен үргән -

Язып куган сыман "бисмилләһ".



Маңгаемны җир өстенә куям

Һәм ялварып сорыйм, тезләнәм.

Мин булмасам иде язмышымның

Бәхет-сынавына түзмәгән.



Һәм күкләргә багып дога кылам,

Йә Ходаем, Үзең ташлама!

...Гаҗәпләнәм, әле шуннан соң да

Бәгыремдә күпме таш кала. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад