Авыл уртасында мәчет тора –
Татар авылының йөрәге.
Ә күңелдә сорау, бармы икән
Бу мәчеткә кеше йөргәне.
Үткәннәрне оныттыру һич тә
Мөмкин түгел икән халыктан.
Алтмыш еллап манарасыз торгач,
Мәчетләре янә калыккан.
Әллә шулай кирәк булгангамы,
Әллә шуңа һаман җан тарткан.
Яңа мәчет салган авыл халкы –
Бөтен авыл иман яңарткан.
Иманнарын яңарталды микән
Мәчет манарасын кискәннәр.
Мәчет манарасы белән алар
Халык иманын да кискәннәр.
Иман да бит һәрчак мәңге түгел,
Ул җуела кайчак, киселә.
Киселмәгән кая, нишләп була
Кызыл балта төшсә өстеңә?!
Алтмыш елын кичкән авыл халкы –
Ничә буын калган имансыз.
Шул иманны җанда яңартмыйча
Күзне буып йөргән буласыз!
Авыл уртасында мәчет тора,
Ә күңелдә бармы манара?
Җуелса да, киселсә дә иман,
Ул бары тик җанда яңара!!!
16.07.2009