Үлгәннән соң макталу вә сагынылу — терек булу,
Әмма терек вакытта макталу — үлү вә онытылу.
Ризаэтдин Фәхретдин
Түзеп булмас!..
Түзеп булмас янә безнең җирдә
Шайтан өермәсе калкуга.
Тел сагына — Тукай,
Дин сагына
Фәхретдине кирәк халкыма!
Кемнәрнедер артык борчыганда
Ватандагы рухи төрлелек,
Кире кайт син безгә, әй Фәхретдин,
Өр-яңадан җиргә терелеп.
Без — мохтаҗлар.
Рухның сүрән чагы.
Хаҗәт безгә иман-тәрбия.
Һичьюгында синең дәресләрең
Җитеп торыр иде әлегә.
Түзеп булмас!
Шайтан өермәсе
Илгә, телгә, дингә кул сала.
Кайт син безгә, кайтчы, мөфти хәзрәт,
Рухың белән генә булса да.