Калебтән калебкә юл бардыр,
Беркем күрә алмый ул юлныдыр...
Әмма күрә алмасак та, аны хис итәбез,
Ул хисләрне бер нәрсә белән бутамабыз!
Калебтән калебкә юл бар, әлбәттә,
Ул хисләрне сатып булмый кибеттә.
Ул хисләрне үтәргә кирәк,
Бәлки аңларсың, син бит зирәк!
Пәйгамбәребез әйтте бер замандыр,
Дусларыгызга әйбәтләп карагыздыр,
Нинди сезнең дусларыгыз — шундый да сез,
Дусларыгыз — көзге, карагыз кем белән сөйләшәсез!
Әдәпле дусларың булса — син дә шундый,
Кара, әхлаксез булсалар — син дә шундый,
Дусларың белән үзеңне күрсәтерсең,
Яныңда елан дуслар булуын Аллаһ бирмәсен...
Бер вакыт гаҗәеп, мин ике кошны,
Күрдем бергә күгәрченне һәм тукранны…
Охшамаган хайваннар ничек бергә булалар?
Икесе агач ботагында утырганнар!
Аннары күрдем ике кош чатанлый икән,
Шунын өчен бергә алар икән!
Кеше дә шул ук — бергә була бер вакытта гына,
Бер нәрсә аларны берләштәрсә генә...
Карагыз дусларыгыз белән сезне ни берләштерә.
Изге гамәлләр, ә дуслык хәмердә?!
Һәрберебез уйлашыйк, кем безнең дуслар,
Яхшылыккамы өндиләр безне алар?!