Кара үзеңә, татар, кем булып калдың,
Дәүләтсез, гамәлсез, фикерсез булдың,
Оят карарга сиңа, минем халкым,
Бетеп барасың бит, яратканым...
Кайда, халкым минем, синең әдәп?
Әхлаксыз хәлеңдә калдың, гаҗәп!
Динебезне оныттык, кызлар шәрә йөри,
Ир атлар эчеп агач астында йоклый!
«Милләтем» дигән кешеләр төрмәгә ябыла,
Җырларыбыз мәгънәсез хәлдә кала,
Мөкатдәс гаилә бәхете — яшьләрне кызыктырмый,
Гаиләдә туган балалар саны көннән-көн кими...
Зина — төнге шәһәр ләззәтлере яшьләрне кызыктыра,
Гөнаһларга Иблис кешеләрне күбрәк батыра,
Оныттык бит бер хакыйкатьне,
Мәңге тормыйбыз, җавап бар бирәсе!
Йә Аллаһ, йә Зүл Җәләли вәл икрам!
Кичер барыбызны зинһар!
Гөнаһларга батып беттек, оныттык Сине,
Ләкин һәрберебез көтәбез Синең җәннәтне!
Тыныч җәннәт бакчаларыңны көтәбез,
Сине күрергә ашыгабыз,
Йә Сабур, йә Кутдус, йә Кәрим! Йә Басыйр!
Халкымны туры юлга бастыр дип дога сорыйм!