МИЛЛИ МӘКТӘП ВӘ МИЛЛИ ТЕЛ

Казанда Фатыйха ханым Аитова тарафындан тәэсис ителгән (тәэсис ителү — төзелү, оештырылу) мөселман кызларына махсус гимназиянең ачылу мәрасиме булды.
Бу эшне Казан матбугаты бер зур милли вакыйга итеп тәләкъкый (тәләкъкый итте — кабул итте) итте. «Йолдыз»ның бу тугърыда Г. Баттал имзасы белән язылган баш мәкаләсе: «Татар халкы дөньяда яши башлагандай бирле булмаган бөек бер вакыйга», диеп башлана.
Берничә еллардан бирле дәвам иткән бер мәктәпнең министр тарафындан тасдыйк ителүе олуг татар кавеменең тарихындагы иң бөек бер вакыйгамы, юкмы, буны, әлбәттә, һәркемдәй элек «Татар тарихы» язучы Г. Баттал әфәнде белергә тиеш. Ләкин шулкадәресе бар ки, Г. Баттал әфәнде бу сүзе белән татарның мескин күңеленә вә беркатлы вөҗданына мәгъсум (мәгъсум — гөнаһсыз, керсез, кимчелексез) тәрҗемандыр.
Русияне тәшкил иткән милләтләр арасында безнең татар вә мөселман халкы шулкадәр мескин вә шулкадәр канәгатькяр ки, ул бер милли мәктәпнең хөкүмәт тарафындан тасдыйк ителүенә булган шатлыгындан үзенең тарихында булган олуг вакыйгаларны онытадыр.
Буның өчен, әлбәттә, Баттал әфәндене һәм аның язганы кебек уйлаучы башка бик күп мөселман кардәшләрне гаепләп булмый. Буның өчен тарих гаепле, фәләк (фәләк — язмыш, тәкъдир) гаепле. Йорты вә малы янып, тәләф булган бер бичара, күмер вә көлләр арасында эзләнгәндә, эшкә ярарлык кечкенә генә бер әйберен тапса да, башлары күккә тиячәк түгелме?
Фатыйха ханымның мәктәбе әллә кайчандан бирле бар иде һәм аның дәрәҗәсендә эш күрүче башка мәктәпләр дә юк түгел. Министрның тасдыйкы аңа һичбер права (право — хокук) бирми. Андан укып чыгучының хөкүмәт нәзарында һәнүз шул гади татар мәктәбендә укучы нелегальный шәкерттән гамәлдә бер аермасы юк.
Шулай буддыгы хәлдә, буның өчен татарның күңеле бер мәмләкәт алган кадәр күтәрелә.
Бу мәкаләне язучы үзе дә бундан мөстәсна (мөстәсна —аерым, башкалардан аерып алынган) түгел. Беренче тәэсир миңа да шулай булды. Ләкин инде аңга килеп, мәсьәләгә аек караш салырга вә буның сәбәпләрен, нәтиҗәләрен тикшерергә кирәк.
Буннан 15–20 еллар элек хөкүмәтнең безнең тәгълим мәсьәләмезгә мөнәсәбәте безне бер милләт итеп танымау әсасына (әсас — нигез, төп) бина кылынган иде. Һәм аның буңа, бер яктан караганда, хакы да бар иде. Чөнки безнең үзебездә дә бер милли әмәл вә милли хәрәкәт юк иде. Без миллиятнең иң беренче рөкене (рөкен — багана, терәк) булган телемезгә әһәмият бирми, мәктәпләремездә төркичә китаплар илә бергә гарәби вә фарсыйны дә укыта һәм мәдрәсәләремездә бөтенләй гарәпчә белән кайнаша идек.
Хөкүмәткә якын торган бәгъзе бер даирәләр безнең шушы иске нигеземез өстенә руслаштыру орлыгын чәчеп карарга теләделәр, халыкның аңсызлыгыңдай файдаланырга мөмкин булыр дип уйладылар. Ләкин халыкның бу аңсызлыгы шулкадәр нык, бер тәгассыб уты берлән кыздырылмыш иде ки, анда руслаштыру орлыгына җимеш бирү түгел, тишелеп җир йөзенә чыгарга да имкян юк иде. Бу сәясәт сизелер-сизелмәс халыкны ифрат дәрәҗәдә сискәндерде. Хәтта бу, хөкүмәтнең дин вә миллияткә тәгаллекы (тәгаллекъ —бәйләнешле, бәйле) булмаган эшләренә дә куркып, шөбһә белән карауга сәбәп булды.
Шуның өчен Ильминский вә иптәшләренә бары бер генә чара калды. Ул да бу халыкны үз көенчә куеп, аның бетүен, инкыйразын көтү. Иштә бундан чирек гасыр элек башлаган ысулы җәдидә хәрәкәте шуңа протест булып туды. Бу: «Юк, сез аны көтмәңез, без инде яшәмәкче буламыз, татар вә мөселман булып дөньяда торырга телимез!»—дигән сүз иде.
Теге тәгассыб уты белән кыздырылган аңсызлык чүле, әлбәттә, бу орлыкны да бер юлы кабул итеп бетерәсе килмәде. Чөнки инде ул артык куркытылган, үзенең мулласына, хәлфәсенә ышанмаслык дәрәҗәдә өркетелгән иде.
Шулай булса да, бу тишелде, үсте. Хәзер без аның чәчәк атканын, җимеш бирүен көтәмез, иштә Казанда булган соңгы вакыйга бундан күп еллар элек утыртылган шундый бер орлыктан тишелеп чыккан агачның чәчәк атуы булмаса да, чәчәккә мөрөләнүедер (мөрөләнү — бөреләнү).
Казанда бундан кырык еллар элек ачылган беренче тәртипле кызлар мәктәбе хакында без 1909 нчы елда чыккан «Живая старина» журналының II–III нче нумерларында(Штернберг Л. Из жизни и деятельности Василия Васильевича Радлова (Берлинский. Алтайский и Казанский периоды) // Живая старина, 1909.-Вып: II-Ш.-С. I-ХХVII. С.-20-21 (ред.)) Радлов хакында язылган бер мәкаләдә ошбу сүзләрне укыймыз:
«Радлов хезмәткә башлагандан бирле, татар хатынының караңгы бүлмәсенә бер тишек тишүне, аңа бераз якты кертүне максат итеп тота иде. Ләкин озак вакытлар кызлар мәктәбе ачу фикере мәйданга килүдән ерак торды. Чөнки мөгаллимә булырлык бер татар хатыны табу мөмкин түгел, мөгаллим янына татар ничек кызын җибәрсен. Ләкин озак эзләгәндәй, соң бер татар кызы табылды һәм мөгаллимәлеккә генә түгел, хәтта мәктәпне үз йортына урнаштырырга өстенә алды. Мәктәп ачылды. Укырга җиде фәкыйрь кыз табылды. Ләкин министерство җиде кыз өчен нигә акча әрәм итәргә дип эшне туктатты. Шулай итеп, Радлов татар хатынын яктырту юлында атлаган беренче адымында ук егылды».
Радловның тәшәббесе (тәшөббес — бер эшкә тотыну, керешү) белән ачылган бу мәктәпкә мин яңа тасдыйк ителгән Аитова гимназиясе вә Казандагы башка кызлар мәктәбенең анасы диеп карамыйм. Радловның кызлар мәктәбе безгә читтән китерелеп ябыштырылган бер нәрсә иде. Шуның өчен ул бик тиз кубып төште. Әмма Аитова мәктәбе вә иптәшләре татарның үз куәтендән туган вә үзе илә берлектә органический үскән вә үсмәктә булган мөәссәсәләрдер (мөәссәсә — оешма). Радлов мәктәбен бунда зикер итүдән максат — бундан 30-40 еллар элек бездә хатыннарны укыту эшенә мөнәсәбәтнең ничек булуыны, булган бер вакыйга белән күрсәтү һәм ул чагында безнең эшләрне кемләр эшләгенлекне искә төшерүдер. 17 нче октябрь манифесты безне никадәр шатландырса, өметләндерсә, андан соңгы 8—9 еллык реакция (кысынкылык) безне шулкадәр ябыктырган, боектырган иде. Түгел ана телендә урта мәктәпләр ачу, хәтта ибтидаи укуның үз телемездә булуына өметләр какшаган иде. Бу елларда Русиянең мәгариф эше Кассо кеби бөтен сәясәте кысудан гыйбарәт булган бер түрәнең кулында булуы өстемездә олуг бер таш белән бастырып куйган кеби хис ителә, затән, бу ташның агырлыгы Русиядәге бөтен милләтләрне баса вә хәтта русларның үзләренең дә җанын сыкрата иде.
Безнең Русиядә унбер елдан бирле парламент бар. Анда безнең мөселманлар да үз вәкилләре аркылы иштиракь (иштиракь — уртак булу, катнашу) итәләр, ләкин бездә парламентның әһәмияте шулкадәр аз, аның эше шулкадәр акрын вә сәмәрәсездер (сәмәрә — нәтиҗә) ки, мәсәлән: аның унбер еллык гомерендә безнең татар халкының уку эшенә даир китергән файдасы мәгариф министры граф Игнатьевның ошбу бер-ике ел эчендә китергән файдасына тормыйдыр. Шуның өчен күңел ихтыярсыз бундый сөкүт (сөкүт — дәшми тору, сөйләшми тору) туган «парламент»ка караганда, зыялы моталәкыйтны (просвещенный абсолютизм) әллә никадәр артык күрә, өметне әүвәлгесендән соңгысына күчерәдер.
Бездә хәзер куәт думада түгел, министерствода. Бу факт. Безнең мөселман депутатларының Петроградта торуларына иң зур бер файда да аларның үзләренең депутатлык дәрәҗәләре белән файдаланып төрле министрлар хозурына керә алулары вә аларга мөселманларның төрле ихтыяҗларын вә теләкләрен аңлата алуларыдыр.
Министрларның мәрхәмәт вә сәдакаләре белән яшәүгә караганда, үз вәкилләремез аркылы канун юлы белән алынган хокук белән яшәү, әлбәттә, шәп булыр иде, ләкин ни эшләмәк кирәк, фәкыйрь булсаң, көчсез булсаң, сәдака сорамый нишлисең. Бу көндә Русиядәге поляк милләте Германия тарафындан бирелгән зур бер сәдаканы кабул итмәслек дәрәҗәдә бер галиҗәнаплык күрсәтә, әмма шул ук вакытта без үземезгә кечкенә генә бер сәдака бирелүгә — тарихымызда булмаган бөек вакыйга дип карыймыз.
Дөрест, бу зур вакыйга. Ләкин бундан соң бундый зур вакыйгаларның һәрвакыт булып торуын вә бунларның бара-тора бөтенләй кечкенә вә гади вакыйгага әйләнүен көтәмез. Бервакыт бунлар хакында баш мәкаләләр вә бундый озын фельетонлар да язылмасын, тик бунлар дахили (дахили — эчке) хәбәрләрдә генә күренеп узсын иде.
Шул көнләрне көтәмез.
Аитова кызлар гимназиясе 1914 ел беренче июльдә хосусый мәктәпләр хакында падишаһ тарафындан тасдыйк ителгән закон буенча ачыла. Бу закон буенча хосусый кешеләргә яки җәмгыять вә мөәссәсәләргә хосусый мәктәпләр, класслар, курслар ачарга рөхсәт бирелә. Бунлар гомуми тәгълим бирүче (общеобразовательный) булган шикелле ихтисасый (ихтисасый — берәр әйбергә хас булган, махсус, хосусый) (специальный) һәм сәнагый (сәнагый — һөнәргә бәйләнешле) (профессиональный) да булырга һәм ибтидаи, урта вә гали дәрәҗәдә булырга мөмкин.
Бу законның 7 нче матдәсендә бәян ителүенә күрә, бундый мәктәпләрдә тәдриснең (тәдрис — укыту, белем бирү) нинди телдә йөртелүе аны таэсис вә тәрбия итүче кешенең ихтыярына тапшырыла. Тик рус теле, рус тарих вә җәгърафиясе генә рус теле белән укытылачак.
Бундый хосусый мәктәпләрнең мөәссәсе вә мөдирләре һәм башка хадимләре, шул дәрәҗәдә булган хөкүмәт мәктәпләрендә хезмәт итүче кешеләрнең хокук вә имтиязлары (имтияз — өстенлек) белән файдалана алмыйлар. Шулай ук мәктәп үзенең шәкертләренә дә бундый бер хокук бирә алмый.
Буңа башлыча сәбәп бунларда тәдриснең ана телендә йөртелүе булса кирәк. Димәк ки, без буның белән мөкатдәс телемез өчен праводан ваз кичкән буламыз. Шулай булгач, хәзер безнең каршымызда ике нәрсә тора:
— Ана теле һәм право (право — хокук).
Әгәр право теләсәк, яшьтән үк хөкүмәт мәктәбенә кереп укыймыз да милли тел вә әдәбияттан мәхрүм каламыз. Әгәр милли тел вә әдәбиятка малик (малик — ия, хуҗа) булырга теләсәк, үз гимназиямезгә керәмез дә праводан мәхрүм буламыз.
Бездә хөкүмәт мәктәпләренә кереп уку, ирләр дә булсын, кызлар да булсын, әлбәттә, тукталачак түгел, ул һәнүздә артачак. Милли гимназияләр буңа манигъ булачак түгел. Монда шөбһә юк, ләкин мәсьәлә шунда: бездә Аитова гимназиясе рәвешендәге милли урта мәктәпләргә ихтыяҗ котыймы? Һәм әгәр ихтыяҗ булса, бунларның санын күбәйтеп, тиешенчә дәвам иттерергә имкян бармы?
Бу сөальләрнең әүвәлгесенә, әлбәттә, иҗаби (иҗаби — уңай, уңайлы) рәвештә җавап бирәмез. Бер милләт булып яшәү өчен, шөбһәсез, милли булган урта мәктәпкә ихтыяҗ зур. Бу көндә Яуропаның мәхкүм (мөхкүм — хөкем ителгән) булган мәдәни милләтләре хәтта үзләренә милли дарелфөнүн дәгъва кылалар. Австриядә чехларның үзләренә махсус милли университетлары 1882 нче елдан бирле дәвам итә. Хәлбуки, шул ук Прага шәһәрендә чехларның илә янәшә нимес дарелфөнүне дә бар.
Һәрбер мәктәпнең — ул теләсә генә нинди дәрәҗәдә булсын — рухы милли тел вә әдәбият һәм милли тарихтыр. Шуның өчен кайсы халыкның мәктәбендә укысаң, шуның рухы белән сугарыласың. Ул синең милли мәгьнәвияңне югалта, сине үзенең мәгънәви баласы итеп чыгара.
Милли гимназияләр право бирмәсә бирмәс, дөньяда бит һәркем право өчен генә укымый. Безнең кебек күбрәк тәшәббесе шәхси (тәшәббесе шәхси — шәхси гамәл, шәхси инициатива) белән яши торган халыкка праводан бигрәк гыйлем кирәк. Бездә мещан сыйныфы баласын хөкүмәт гимназиясенә бирә алмый. Буңа беренче манигъ аңда мохитнең вә телнең чит булып, рус балалары белән рәкабәт (рәкабәт — ярыш, көндәшлек) итү агыр булуы вә баланың милли тәрбиядән чит калуыдыр. Иштә милли урта мәктәпләр безнең правога ул кадәр ихтыяҗы булмаган сәүдәгәр вә бай балалары өчен бик уңайлы бер гыйлем учагы булачак.
Милли урта мәктәпләренең кызлар өчен әһәмияте тагын да зуррактыр. Әүвәлән бездә халыкның иң күп бер өлеше кызларыны рус мәктәбенә илтеп кертүне күңелләренә сыйдыра алмыйлар. Икенчедән, кызлар өчен правоның әһәмияте ирләргә булган дәрәҗәдә түгелдер. Ана булачак бер кыз өчен праводан бигрәк милли рух вә милли гыйлем вә тәрбия зарурдыр. Өченчедән, кызлар ирләр кеби төрле һөнәр вә сәнәгать мәктәпләренә (профессиональный школаларга) китмәгәнлектән, хөкүмәт гимназияләренә керү өчен яшь вә мәгълүмат җәһәтендән йортлар агыррак булганлыктан, анлар өчен милли урта мәктәпләр иң уңайлы бер уку йорты хезмәтен итәчәктер.
Бунда шуны әйтеп китәргә кирәктер ки, бу милли урта мәктәпләрдә рус теле бик киң бер урын алырга тиеш.
Болай булган вакытта право мәсьәләсен дә рәтләргә мөмкин. Шөйлә ки, урта мәктәп дәрәҗәсендә фәнләрне яхшы укып, рус телен дә яхшы белгән шәкерткә хосусый рәвештә имтихан тотып право алырга бик мөмкиндер.
10 нчы июль канунында бу махсус искә төшерелә (матдә 29). Бунда әйтелүенә күрә хосусый мәктәп шәкертләре әгәр право алырга теләсәләр, хөкүмәт мәктәпләре хозурында яки махсус комитетларда имтихан бирә алырлар. Хәтта мәгариф назиренең рөхсәте белән бу имтихан шул хосусый мәктәпнең үзендә, үз мөгаллимәләре хозурында, ләкин мәгариф округының вәкиле карамагында да булырга мөмкин.
Инде бундый хосусый урта мәктәпләрнең безнең мөселманлар арасында мәйдан алуына имкян бармы мәсьәләсенә килик.
Бу мәсьәләдә, әлбәттә, иң мөһим җәһәт — акча ягыдыр. Бундый уку йортларының мәсарифын (мәсариф — тотылган акчалар, чыгымнар) кемләр күтәрәчәк. Бундый бер эштә хосусый кешеләрнең һиммәт вә сәдакаләренә таяну, әлбәттә, мөмкин түгел. Шундый зур милли планны хәйер вә ихсан (ихсан — ярдәм, булышлык) кеби иттифакый нәрсәләргә генә ышанып корырга ярамый. Хәлбуки, бу көнгә кадәр зуррак милли уку йортларымызның һәммәсе дип әйтерлек шул хосусый вә иттифакый (иттифакый — очраклы) булган хәйер вә ихсанлар белән яшиләр. Хөкүмәт тарафындан тасдыйк ителгән өч урта мәктәбемезнең өчесе дә (икесе Троицкидә) Яушев балаларының кесәсеннән тәрбия ителәдер. (Фатыйха ханым Аитова да Троицкилы Яушев кызыдыр).
Киләчәктә байларымызның һиммәте киселмәвенә, хосусый булган иганә вә ихсанәләренең истикъбальдә (истикъбаль — киләчәк, булачак) дә милләтемезнең мәгариф эшендә зур урын тотачакларына ышандыгымыз хәлдә, санлары көндән-көн артуы мәтлуб (мәтлуб — соралган, таләп ителгән) булган дөньяви, милли мәктәпләремезнең матди якларын тәэмин итү өчен тагын да ышанычлырак мәнбәгъләр (мәнбәгъ — чыганак) эзләү тиешлегендә шөбһә итмимез. Бу тугрыда безнең иң элек мөрәҗәгать итә торган урынымыз, әлбәттә, земство вә шәһәр идарәләре булырга тиеш. Мөселман күп булган җирләрдә хәзинәнең матди ярдәмендән мәхрүм булган бундый уку йортларыны күтәрешү земство вә шәһәр идарәләренең вазыйфасыдыр.
Без бундый уку йортларына күп урында җирле җәмәгать һәм хәйрат (хәйрат — изге эшләр, яхшылыклар) ияләрендән кирәкле булган фонд (баш сәрмәясе)нең хәзерләнүенә ышанамыз. Шәһәр вә земство идарәләренең иң беренче вазыйфалары, әлбәттә, шундый халык теләге вә халык көче белән аякка баскан гыйлем йортларын аяктан екмыйча саклау, анларны бара торган юлларында җитәкләүдер.
10 нчы июль законының 30 нчы матдәсенә бинаән (бинаән — нигезләнеп, таянып), бундый хосусый мәктәпләргә земство вә шәһәр мөәссәсәләре ярдәм бирә алырлар. Ләкин шул ук законның 7 нче матдәсендә әйтеләдер: земство вә шәһәр тарафындан тәэсис вә тәрбия ителгән яки бунларның ярдәме белән файдаланган хосусый мәктәпләрдә, дин вә ана телендән башка бөтен фәнләр рус телендә тәгълим ителергә тиеш.
Болай булганда, земство вә шәһәрдән файдаланган хосусый мәктәпләрнең миллилеге ноль дәрәҗәсенә якын калачак. Милли мәктәпләрне бу кысынкы шарттан коткару өчен ничек тә бер чара күрелергә тиеш.
Хәзергә мәсьәләнең мәгънәви җәһәте дә бик мөһим. Акча мәсьәләсе илә бергә үк дәрес китаплары вә мөгаллимләр мәсьәләсе тора. Бундый рәсми уку йортлары гәрчә шәкертләренә права бирмәсә дә, анда укытучы мөгаллимләр шул дәрәҗәдә булган хөкүмәт мәктәпләрендәге мөгаллимләрнең мәгълүмате кадәр мәгълүматкә (ягъни шәһадәтнамәгә) малик булу шарт ителә (матдә IV).
Әгәрдә бунларда мөгаллимлек итү өчен гали тәхсил (гали тәхсил — югары тәрбия, югары белем) шарт ителә торган булса, бу кысынкы шарт бундый мәктәпләрнең арамызда таралуына мотлак бер киртә булачактыр. Бездә хәзергә гали тәхсил күрүчеләрнең саны бик аз булу белән бәрабәр бунлар арасында да мөгаллимлек мәсләгендә булганлары иң аз бер процент тәшкил итәдер. Мөселманларга урта дәрәҗә рус мәктәпләрендә мөгаллимлек итүгә канун мөсагадә (мөсагадә — мөмкинлек бирү, булышу) итмәгәнлектән, гали тәхсил юлына керүче яшьләремез дарелфөнүннең мөгаллимләр хәзерли торган филология шөгъбәсен һәм учительский институтларны ихтыяр итмиләр.
Ләкин бу мәсьәләнең бунда да мөһим бер җәһәте бар. Шөйлә ки, бу милли мәктәпләрдә тәдрис ана телендә булганлыктан, анда мөгаллимлек итү өчен татар әдәби теленә малик булу иң беренче шарттыр. Хәлбуки, гали тәхсил күрүче яшьләремезнең бик күбесе хәзергә мондан мәхрүм тору мәҗбүриятендәдерләр.
Хәзергә урта мәктәптән шәһадатнамә булуда шарт ителмәсә, безнең өчен яхшырак булыр иде. Чөнки безнең арамызда Русиянең урта мәктәпләрендән мәэзүн (мәэзүн — рөхсәт ителү) бушасалар да, аерым-аерым фәнләрдә урта мәктәп дәрәҗәсендә яки андан да артыграк мәгълүматка малик булган кешеләр байтактыр. Тәдрис ана телендә булгач, мөгаллим өчен рус телен бик яхшы белүнең дә ул кадәр лөзүме булмаса кирәк.
10 нчы июль законында бәян ителүенә күрә, бу тугрыда бәгъзе бер истисналар (истисна — чыгарма, чыгарып алу) ясарга мөмкин. Ләкин һәр аерым хәлдә попечительның махсус рөхсәте белән (матдә 18).
Аитова гимназиясенең ачылу мәҗлесендә дә бу мәсьәләне искә төшергәнләр. Фатыйха ханым Аитова мәктәбенә мөгаллимәләр җитештерү өчен татарчалары яхшы булган алты кыз баланы үз хисабына Шумкова гимназиясенә укырга биргән икән. Мәҗлестә хазир булган Габдулла хәзрәт Апанай үз тарафындан киресенчә эшләүне гарыз кылган. Ягъни хәзерге көндә гимназияне тәмам итмәктә булган кызларны хәлфәләрдән мөселманча укытып алу мәгькүлрәк булыр иде, дигән.
Минемчә, бу бик мөһим вә әсаси бер мәсьәлә.
Мин буны мөгаллимлек мәсьәләсенә генә хасламыйча, гомуми бер милли мәсьәлә итеп карыйм. Милли тел вә милли әдәбиятта җәяү булган хәлдә хөкүмәт мәктәбенә барып керергә мәҗбүр булган вә булачак егет вә кызларга — гәрчә анлар тәгълим эшенә хәзерләнмәсәләр дә — ана теле вә әдәбияты укытуга зур бер милли ихтыяҗ итеп карарга вә буның мөмкин булган чараларына тизрәк керешергә тиеш.
Безнең бөтен бер милләт булып яшәвемез өчен милли тел вә милли әдәбият мөгаллимләргә никадәр зарур булса, безнең арамыздан җитешкән доктор, адвокат вә мөһәндисләргә (мөһәндис — инженер) дә шулкадәр зарурдыр. Бунлар шундан башка үзенең халкы кашында тиешле булган урынны тотачаклар түгел.
Буның өчен, минемчә, иң табигый вә гади булган бер чара — татар теле вә әдәбияте курслары ачудыр. Кышкы кичләрдә яки җәйге көнләрдә булачак курсларга һәртөрле урта вә гали мәктәпләрдә укучы татар шәкертләре йөргән кеби, башка сыйныфтан булган һәртөрле яшь һәм яшьли кешеләр дә керә алырлар.
Хәзергә буның бер тәҗрибәсен мөселман мәркәзе һәм гали мәктәпле булган Казан шәһәрендә эшләп карарга мөмкин булса кирәк.
Гасырлар буенча тыныч тәрәкъкый иткән һәм шулкадәр нык вә олуг бер мәдәният төзегән Яуропада хәзер коточкыч бер сугыш вә кырылыш бара. Бу сугыш үлем өчен түгел, яшәү өчендер. Бу сугышны хәят сусыны тудырды. Шуның өчен бу сугыштан соң халыклар яңа бер куәт белән яшәргә, мәдәнияткә яңа нигезләр коруга башлаячаклар.
Бу сугыш инглиз, француз, рус вә нимес кеби берничә олуг милләтләр исемендән эшләнсә дә, сугышка катышучы вә аның агырлыгын күтәрүче бунлар гына түгел, бунларның кул астында булган башка кечерәк милләтләр дә сугышка алар кеби үк катышалар вә сугышның агырлыгын алар дәрәҗәсендүк чигәләр. Шуның өчен сугыштан алынган ганимәттән (хокук вә гайрәттән) бундый мәхкүм милләтләргә дә өлеш чыгарылырга тиеш.
Без, ошбу сугышта руслар кадәр үк мал вә кан түгүче татарлар, олуг Русиянең җиңүен өмет итәмез. Безнең бу өметемез никадәр куәтле булса, сугыштан соң Русиянең гражданы булган хокуклы бер милләт булып яшәү юлында хөкүмәтнең кысынкылык итмәвенә дә өметемез шулкадәр куәтледер.
Тик безгә шул мөсагадәдән (мөсагадә — мөмкинлек бирү) файдалану өчен хәзерләнергә милли тәрәкъкый вә тәмәдден (тәмәдден-мәдәниятле булу, культуралашу) юлында сугыштан соң атланачак беренче адымга хәзердән үк аякларны күтәреп торырга кирәк!


Җамал Вәлиди

«Вакыт». — 1916. — 9, 11 ноябръ(№ 2125, 2126).
«Казан утлары» (№6, 2010) журналыннан алынды. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад