Догалы Көмеш йөзек (милли шигырьләр вә мөнәҗәтләр)(дәвамы)
Озын сүзнең кыскасы
Яшәдем мин озак еллар
Карабай бистәсендә.
Яшьлектәге хәтирәләр,
Әле дә минем исемдә.
Тора-бара ясадылар,
Ул бистәдән посылок,
Уллар, кызлар һәм оныклар,
Атала хәзер — сынок.
Ат күрсә татар баласы,
— Лошадка! — дип, кычкыра.
Әллә инде безнең татар.
Акылыннан ычкынган…
Телдән язгач, әлбәт, шулай,
Акыл керә тел аша.
Урыска ул — мерин булса,
Татарларга — алаша.
Телдән язган бәндәләрнең
Авызына су салалар.
Туры сүзне әйтер чакта,
Су капмагыз, агайлар!
Күтәреп китмәсен тилгән,
Җан-бәгырь балаларны.
Теле юкка күрә татар,
Җирдәге бәлаләрне.
Тел исән, баш сау булсынга
Кирәк кәләпүш кию.
Кәләпүш кигән татардан,
Куркадыр, хәтта, дию.
Озын сүзнең кыскасы шул,
Әйтмеш мин кирәклене.
Башы барлар аңлар әле,
Бу сүзнең хикмәтлеген.
Әйтү бездән, гамәл сездән,
Теләсәгез нишләгез.
Бала-чага телсез калса,
Сез, агайлар, нишләрсез?!
2006
***
Түз, бәгырь...
«Көфер» сүзне — Һиндстанны,
Куды илдән Индия.
(Хәсән Туфан)
Һиндстан сүзе куылды,
Чират җитте Тәһранга.
Татар теле дучар көн дә,
Давылларга — буранга,
Ничек сакларга бу телне,
Нишләтеп дәваларга?
Күрсәтәсе иде дә бит,
Зур, остаз табибларга.
Мөселман-татар табибын,
Эзләп табуы кыен.
Тели кем татар теленә,
— Чукын, дип, әйдә чукын…
Һәм чукыйлар тел — бәгырьне,
Ярасыннан кан тама.
Туган тел типкәләнгәндә,
Чит-ят телләр мактала!?
Сатыла кыргый базарда
Татарның шанлы теле.
Читен хәл исән калуы —
Юк дәүләте, юк иле.
Татар теле — дәүләт теле,
Дигән сүз бар канунда.
Күрәсең, сату-сатылу
Яши татар канында.
Басып алды чүп үләне
Гөл-чәчкә түтәлләрен.
Биш-алты дәлил җитәр, дип,
Китермим бүтәннәрен:
— Сувенир, бомж, поселок,
Тегеран һәм дә Ирак…
…Мөстәкыйльлеккә юл бикле,
Азатлыкка юл ерак…
Түз, бәгырь, сабыр ит, җиңү
Ачкычы — сабырлык бит
Бирмә билеңне, Татарҗан,
Изге көрәшне дәвам ит!
Сувенир — бүләк, Бомж — сукбай (суыкбай),
Поселок — бистә, Тегеран — Тәһран,
Ирак — Гыйрак, Форма — кыяфәт, рәвеш.
2006
***
Гаярь җилнең хәбәре
Тукай язган көзге җилләр,
Урамда йөри дулап.
Бәрелә ул диварларга,
Хөрлек, азатлык даулап.
Алып китә дә ияртеп,
Бунтарь йөрәклеләрне.
Юлдаш итә ул үзенә,
Саен-хан кебекләрне!
Тыңлыймын тын да алмыйча,
Гаярь җилнең хәбәрен.
Чакыра ул аударырга,
Империя мөнбәрен!
— Калма син татар бер читтә,
Хөрлек даулаган чакта!
Югыйсә, тагын йөз еллар,
Өстеңнән төшмәс чыпта.
Артта — сазлык, сулда — тотлык,
Өз коллыкның зынҗырын.
Атла алга һәм дә уңнан,
Упкынга төшмәс борын!
Җил-хәбәр, тыңлыйк без җилне,
Җил — илсезләр дусты ул.
Сөй хөрлекне, сөй халыкны,
Һәм шуларның дусты бул!
Тукай язган ачы җилләр,
Исә әле бүген дә.
Давыл иреклеген өстәп,
Хөр татар йөрәгенә,
…Бар татар җирләрендә!
***
Чираттагы төп мәсьәлә
Котылырга көч калмагач,
Ошбу хәлдән инде дә,
Төйнәп милли мәсьәләне,
Ыргыттылар Иделгә.
— Идел көчле, агызып китәр,
Дип, уйладылар микән?
— Нигә йөзләп милләт илдә,
Бер милләт бик тә җиткән.
Урман, кырлар, күк — «аныкы»
Җиле, кышы, диңгезе…
Куярбыз, диләр, тәреләр
Кояшка да менгезеп.
Сүзләре ашамы чынга;
Тәрәзәләр тәреле.
Төннәрдә шыңшый өрәкләр,
Тәреләргә бәрелеп.
Шактый иске мәсьәлә бу,
Бик төенле мәсьәлә,
Бармы чишәрлек аны бер,
Акыллы баш Рәсәйдә?
Кызганыч ки, бүсеп ята,
Ята Идел төбендә,
Чишеләсе төп мәсьәлә,
Чират көтеп бүген дә
Күтәралдык «Курский»ны,
Күтәрикче моны да,
Империя кануннары
Булмасынга законда!
***
Мөхәррир әфәнделәргә
(шигырьләрне яклап)
Танырлыгың да калмаган,
Нишләттеләр сине, балам,
Сөйлә барсын күзгә карап,
Тиешлесен бирми калмам.
Колагыңны кайсы кисте,
Кем җәмшәйтте борыныңны,
Иң беренче кем тукмады,
Үзең башлап орындыңмы?
Шигырьләрем — балакайлар,
Кыйналасыз бер туктаусыз,
Сабыйларны имгәтүдән,
Мөхәррирләр туктагыз Сез!
Төп канунда һәр гражданның.
Автор хакы — правасы бар.
Шагыйрь үзе ничек язган,
Шулай дөрес ба-са-сы бар!
Кузгалдык ич «Торгынлык»тан,
Хәбәрдарлык заманасы.
Ак төс калсын, ак төс булып,
Алсу төскә ник манасың?!
Рәнҗетмәгез шагыйрь күңелен,
Кыерсытмагыз укучыны.
Йөрәкләрдә урын ала,
Ялган түгел, сүзнең — чыны!
***
Нинди хәл бу, җәмәгать?
Әверелде бу, кай арада,
Чиркәүгә безнең почмак?
Кабызсам телевизорны,
Поб каршылый җәеп кочак.
Бакчага илтәм баламны,
Иртән җай чыгып тора.
Кай-ара килгән, шул ук поп,
Балалар чукындыра.
Уртанчы улны озаттым,
Мәктәбенә укырга.
Балам ишектән кергәнче,
Поп тора чукындырырга.
Хат алдым солдат улымнан,
Сержантка укыган.
Анысы ярый, тик аны да,
Шул ук поп чукындырган.
Бер-бер хәл булып, төрмәгә,
Ләкмәсен, дип, ялварам.
Ләккәнче үк инде шул поп,
Чукындырырга барган.
Әй җитез поп, өлгерә тиз,
Төртенергә чат саен.
Хастаханә, сыраханәдә
Булганын санамадым.
Бармы бу илдә нурлы бер
Чукындырылмаган почмак?!
Имансыз калу бик мөмкин,
Без авыз ачып торсак.
Аллаһ Бөек вә Кадирдыр,
Без бит — аның коллары.
Лаф орган мөстәкыйльлектән,
Сыңар казык та калмады.
Бу нихәл бу, күрде кемнәр
Татарны кем талады?
Кызганыч хәл, аяныч хәл,
Милләт кабат алданды.
***
Түрәләр зары
Рөхсәтсез-нисез күңелгә,
Атылып керәләр дә.
«Байлар да елый» — дигәндәй,
Зарлана түрәләр дә.
— Белсә икән гади халык,
Минем бу хәлләремне.
Үртәмәс иде: Түрә, — дип,
Кызганып жәлләр иде.
Сулап кабинет һавасын,
Кыскара ярты гомер.
Бирер идем машинамны,
Җәяү йөрер өчен бер.
Хәмер эчми исерелә
Кабинет һавасыннан.
Кызган кампитр кебек баш,
Ми эреп агар сыман.
Телефон чыелдавыннан
Колаклар томалана.
Кереп качасылар килә,
Зәңгәрсу томаннарга.
Чырайны сытып булса да,
Ашыйм ресторан ашын.
Йотсаң да булмый зарланып,
Иделнең чуер ташын
Акчаны — Ходай, дип, белгәч
Кемгә соң зарланырга?
Күрәсең, тәкъдир язгандыр,
Шәйтанга пар булырга.
Белсә икән гади халык
Шушы хәлемне минем,
Сайлар иде кабат-кабат,
Түрәсе итеп илнең.
Әле ярый урындыкны,
Алыштыра Баш Түрә.
Кешеләр кыяфәтендә
Йөрибез шуңа күрә.
***
Рәхмәт яусын, якташ
(«Идел таңнары» гәҗитенә бер сүз)
Күңелемдә Идел киңлекләре,
Чал Иделнең текә ярлары.
Кунаклады килеп Акчарлактай,
Сагындырган «Идел таңнары»
— Хәерле көн, саумы якташ абый,
Килдем әле хәлең белергә
Дигән сыман канатларын җәеп,
Кочагына алды иңемнән
Урап кайттык икәү «Тау ягы»ның,
Басу — кырлар, урман — тугаен.
Бу киңлекне иңли алмас иде,
«Лабач» бөркете дә, мөгаен.
«Карашам»га илтеп куйды тиз үк,
Таныштырды «Даныш» белән дә.
Бер аягы шул, Якташ! — дигәндә.
«Сөйки тау»ларына менеп төштек,
Һәм сугылдык «Бортас», «Балтач»ка,
Ни галәмәт, яшьлек эзләп таба,
Туган якны искә алгач та
Күңелемдә Идел болыннары
Чал Иделнең дулкын шаулавы.
Ераклашкан саен яшьлегемнән,
Моңлы җырга тиңлим шуларны.
Рәхмәт яусын, ак күңелле якташ,
Насыйп булсын кабат күрергә.
Яңа гасыр, яңа меңъеллыкка,
Җырлый-җырлый бергә керергә!
2000
***
Имин булсын
«Салкын сугыш» сүнеп өлгермәде,
Ялкынлысы җирдә кабынды.
Оештыргач бик тиз оеша икән,
Һәм кирәкле сылтау табылды.
Ниләр булды, нишләттеләр сине,
Күреп туймас дөнья каласын?!
Зәңгәр гөмбәзләрең кара янган,
Танымаслык хәлдә калгансың.
Тап булдыңмы кара язмышына.
Яндырылган Шәһри Болгарның?
Янки белән кәферләрнең эше,
Һәр заманда уртак, бер аның.
Кара күмер, көл итәргә сине,
Юк итәргә янки тырышты.
Тарих белә, җирдә булганлыгын,
Казан янган, утлы орышны.
Нефть түгел, йөрәк каның яна,
Бәгърең яна, Гыйрак, түз генә,
Яраң тирән, йөрәк әрнүләре
Басыла алмас, Багдад, тиз генә.
Җан тартмаса, кан тарта бит, диләр,
Хәл-хәятең аңлый йөрәгем.
Мәскәү риза булды бу сугышка,
— Мин риза! — дип, тавыш бирмәдем.
Нобель бүләгенең әгъзаләре
Яклап чыкты канлы суешны.
БМО үзе фатихасын биргәч,
Кемнәр хөкем итәр бу эшне?!
Гадел хөкем бер Аллаһтан гына
Җир йөзендә хаклык аз бит ул.
Бар гаделлек кешелек дөньясыннан
Мөхәммәд (с.г.в.) белән бергә киткән ул.
Чираттагы тәре паходы бу,
Һәр сугышка табыла бер сәбәб.
Утлы сугыш — канлы спектакль,
Генераллар өчен зур сәнгать.
Шәрекъ яна, яна Балтик буе,
Диңгез дулкыннары юса да.
Ике учак, нинди охшаш алар,
Бер-берсеннән ерак булса да
Максаты бер, залим-илбасарның:
Талап баю, әсир-кол итү.
Үзләреннән камил, саф җаннарның
Тарихларын ягып, көл итү.
Ләкин, белми алар, тарих яши,
Кыямәткә кадәр хәтердә.
Болгар белән Багдад — ике туган,
Элек-электән бу, хәзер дә!
Хәрәбәдән торгызырлар сине,
Хезмәт сөйгән гавам уллары.
Имин булсын ибн Фадлан сузган,
Болгар белән Багдад юллары.
***
Яшәрбезме...
(А. С. Пушкинга)
Ил түрәсен чөеп «мактый-мактый»
Кайтып килә эштән бер абзый:
— Кешеләрдәй димим, этләр кебек,
Яшәрбезме икән бераз? — ди.
Этләр иреклеләр. Алар өчен
Прописка, талун кирәкми.
Эт хәленнән түбән яшәүчеләр,
Илебездә бүген сирәкме?!
Хисапсыз күп, санап чыга алмас,
Заман машинасы ЭВМ
…Яннарында ярык тагарагы,
Орчык көенә шыңшый әбиең.
Алтын балык түгел, шыртлака да,
Эләктерми бабаң җәтмәсе.
Яшәр идек, һе-һе, коммун килми,
Уй миражга ничек җитәсе?
Каретаңа өч ат җиткергәнсең
Бөек Тукай очкан «Пар ат»та.
Бөтен авыл чират тора бүген,
Карт алаша, мескен бер атка.
Мескен, димен, чөнки алашаның,
Болыннарда күптән йөргән юк.
Солы түгел, ясмык саламын да,
Төшендә дә аның күргән юк.
Атсыз кристиян — ир-затмыни,
Шешәгә чумган — мәхлук җан бит ул.
Болыннарны, яшел аланнарны
Алды басып, тимер дә бетон…
Үсеп чыкты илдә, корыч кеше,
Күңеле, гүя, цемент-бетоннан.
Төшә күрмә, Пушкин, һәйкәлеңнән,
Ыргытыр ул тотып ботыңнан
Ул кызыга таш-һәйкәлдәй басып,
Халык җилкәсендә торырга.
…Йә, хуш, шагыйрь, вакыт тыгыз, киттем,
Чират алыр өчен … тарыга.
1991
***
Ике канат
Үрчеде ятим вә үксез,
Исәбенә кем чыккан?!
Корымый ул, киселсә дә,
Ятим тамыры — кычыткан…
Үз итәргә сезне ничек,
Ничек соң юатасы?
Күпмегезнең юк әнисе,
Күпмегезнең — атасы…
— Әти, әни, — дип, эндәшмәү.
Юк ла аннан да авыр.
Бирә күр, Аллаһ, сабырлык
Түзалмас, юкса, бәгырь.
Туган җир сезгә — Анадыр,
Айлы күк сезгә — Ата.
Ятим-үксез итми җанны,
Туган тел белән Ватан!
Тугрылык яшәсен Аңа,
Күңелнең иң түрендә.
Иман вә мәхәббәт телгә,
Алар — безнең бәгырьдә!
Ятимне ятим аңлыйдыр,
Үксезне — үксез яклар.
Ике канат ныгып җиткәч,
Илен — Ватанын саклар!
Тик, шулай гына ил яши,
Тик, шулай ил яшәрә,
Кемнәргә соң, юкса, илгә:
— Улым! — диеп, эндәшергә?!!
1991
***
Яшеннәрдән ут алып
(каләмдәшләргә)
Йөрәкләр шаһы — шагыйрьләр,
Сезгә эндәшәм бүген.
Гөл кебек туган тел корый,
Фаҗига бу, тик гөлләрдән —
Элегрәк сезнең үлем…
Китмәгән булсагыз мәрткә,
Тиз уянып торыгыз.
Мәдхияле язмагыздан,
Махра-челем төрегез!
Дөрләтегез йөрәкләрне,
Яшеннәрдән ут алып.
Акламыйча шагыйрь исемен,
Яшәү нигә буталып?!
— Корымасын гөл, үлмәсен тел! —
Дип, яшәр гали җаннар.
Мәйданнар буш, сез, кайларда,
Акмулла күк Вөҗданлылар?!
Мәскәүгә мәдхия җырлап,
Бастымы йон йөрәкләрне,
Көтәмсез сафка басарга,
Ак болыт күкрәүләрен?!
Алмашу изге каләмне,
Тәреле медальләргә,
Күз йому — хәрәм — шагыйрьгә,
Бу хәвефле хәлләрдә.
Иң изге юл — көрәш юлы,
Ул оҗмахка тоташкан.
Азатлык юлы милләткә,
Шагыйрь гәүдәсе аша
Фәүзия, Сәҗидәләрдән,
Оялыгыз, Миңнуллалар,
Каләмгә хыянәт, зур гөнаһ ул —
Милләтне алдалаулар.
Шагыйрьҗан урыны мәйданда,
Кан-кардәш арасында.
Коллык дәвере сузыла
Сез, дәшмәү аркасында.
Шагыйрьләр — йөрәкләр шаһы,
Арттырмыйм һич, чын мәгәр!
Яшеннәрдән ут алып без,
Данко күк яктыртыйк юлны,
— Яшәсен милләт!
— Туган тел!
— Яшибез! — дисәк, хөрлектә,
Яшьнәргә теләсәк, әгәр!
1991
***
Онытмыйк!
Әтиләр турында әйтәсе сүзем бар,
Әтиләр булмаса, киң дөнья була тар.
Аз сүзле әтиләр, түкмиләр моң-зарны,
Тиңдәшләр күк алар: Әтиләр һәм Таулар.
Сөйгәнгә Ватанын — үз илен, үз телен,
Көчләрен кызганмый хезмәттә әтиләр.
Үзенә түгел тик, соңарып ахырдан…
Аларга бик күпләр рәхмәтне әйтәләр.
Гел шулай тормышта, һәрвакыт, һәр заман
Беркайчан әтиләр юк-барга дуламый.
Гаделлек бозылса, бер мәлгә нишләсен,
Иң сабыр әти дә кызмача булгалый.
Алар шат: иманлы нәселе яшәсә,
Урманы, чишмәсе, болыны, игене,
Онытмыйк, шул тыйнак, аз сүзле әтиләр,
Бу якты Дөньяның өрлеге икәнне!
Таш-кыя шикелле, каһарман әтиләр,
Саклыйлар яу килсә сөекле Ватанны,
Хәтерне җуймыйча, зарыгып көтик без,
Әтиләр көрәшеп вә җиңеп кайтканны!
Әниләр турында күп җырлар җырлана,
Бу җырны мин яздым әтиләр турында.
Аларның урыны, дип, әниләр янында,
— Булсын! — дип, ак өйнең түрендә!
1991
***
Уйлан, капитан
(баллада)
Башта — каска, кулда — тәпәч,
Күкрәктә — калкан.
Кемне кыйнарга җыендың,
Иптәш, капитан?
Әнә теге әбинеме,
Әллә туташны?
Акыл байлыгы кирәкми,
Ярырга башны.
Мине тукма, мин — бабайны,
Сук бөкеремә.
Ургылып ут өермәсе
Җанда бөтерелә.
Син суккач та, ургылып ут,
Мәйданга кабар,
Шартларга корылган — мина —
Монда һәр татар.
Бөкеремдә ата-бабам,
Милләт аһ-зары.
Гөлбакчадай илне күмде,
Дуңгыз абзары.
Канга баткан кулларыңны,
Каннан тазарткач,
Сыйланырсың шпиг белән,
Кичен син кайткач.
Ул чучканы гөл багасы —
Сеңелең симерткән.
— Минем абый — әфисәр! — дип,
Якты уй йөрткән.
Күңел күзең белән кара,
Теге туташка
Үз сеңелең түгел микән,
Нинди охшашкан…
Сафка баскан сантыйларың,
Ни-нәрсә уйлый?
Империя беркайчан да,
Кан эчеп туймый.
Кош-корт белән хайван каны
Кан түгел аңа.
Бакы, Тифлис, Балтыйк буйлап,
Кеше каны ага.
Җиргә сеңгән татар каны,
Кирәктән артык.
Азатлык мәйданында кан,
Ул кичә акты.
Юылып бетми адәм каны,
Аңла, капитан,
Нәфрәттән коткара алмый,
Каска вә калкан.
Аз булса да уйлан, туган,
Син, адәм углы.
Татарстан ипиен ашап,
Үскән ил улы.
Империя казыгы булып,
Күп торалмассың.
Килер көн, ятып-тезләнеп,
Гафу сорарсың.
Әйе, әнә шул әбинең
Кабере ташыннан,
Татарстан! — дигән илнең,
Һәр туташыннан.
Асыл урынын алыр халкым
Илләр рәтеннән.
Соң түгел, саклан, капитан,
Ил нәфрәтеннән.
1991
***
Хак сүз
Хөрлек даулап көрәшкәнне,
Юк итүләр мөмкин.
Иреккә илткән көрәшне,
Җиңеп булмый, ләкин.
Бу — мәңгелек аксиома,
Моны белсен һәркем.
Иртәнге дога шикелле,
Кабатласын һәр көн.
Бездән элек көрәшкәннәр,
Моны әйбәт белгән
Көрәшче җан — мәңгелек ут,
Көрәшә, хәтта, үлән.
Ян син, җаным, — яшим! — дисәң,
Көрәшләрдән бизмә.
Хакны вә хөрлекне яклау —
Һәр икесе — изге.
* * *
Ян әле, йөрәк көчлерәк,
Нигә янмыйча яшәү?!
Югыйсә, үлемгә тиң ул —
Ялганны күреп, дәшмәү.
Беркайчан, телем, тотлыкма,
Акны — ак! — дип, әйткәндә.
Нәкъ синең кебекне илдә,
Таптап рәнҗеткәндә.
Битарафлык авыруы
Йога калса җаныңа,
Димәк, кулы белән үлем,
Тыгылган Вөҗданыңа…
1991
***
Котлый таулар
(Татарстан халыкларының «Әйе!», дип,
референдумда җиңүе илә)
— Нәүрүз башы гына,
Саба җиле,
Кая ашкынасың бик иртә?
— Җиңү! Җиңү! Җиңү!
Дигән шатлык
Илләр буйлап мине йөгертә.
— Нәүрүз башы гына,
Кая болай,
Ашкынасың, шаян гөрләвек?
— Сандугачлар кайтыр өйләренә,
Яшәрсен! — дим, тиз әрәмәлек
Шатлык яше кебек ләйсән ява,
Шифалы дым булып илемә.
Сәламлиләр таулар бүген,
Безне котлап таулар сөенә.
Рәхмәт, Нәүрүз, яңа дәвер ачтың,
Татарстан арына бозлардан.
Тарих төпкеленнән киләчәккә
Ак Барстай сикереп узарга!
1992 ел, 23 март
***
Исән-сау, сәламәт булыйк
Көрәштән ваз кичеп карадым,
Иске арба кебек таралдым.
Бастым кабат көрәш сафына,
Кайттым, гүя, егет чагыма!
— Исән булсын! — дисәң, җан вә тән.
Бизмә, күңел, изге көрәштән.
Яшәү, көрәш, хөрлек! — өчесе,
Бер тамырдан, бергә береккән.
— Исән булсын! — дисәң, Ил — Ватан,
Китмә, Хәмид, көрәш сафыннан.
Шагыйрь өчен, көрәш — изге эш,
Тәкъдир тарафыннан язылган!
Изге каләм рәнҗеп ятмасын,
Төзәтикче тарих хатасын.
Шигъриятне үз иткән җаннар,
Эзләп тапсын җиде бабасын!
Әссаләмүн галәйкүм,
Вә галәйкүм Әссаләм.
Габделхәмид Вәлиди,
Казан шәһәре.
Нет комментариев. Ваш будет первым!