Догалы Көмеш йөзек (милли шигырьләр вә мөнәҗәтләр)(дәвамы)
Адрессыз хат
(Мәрсия)
— Озатып калырсыз да, онытырсыз, дип,
Әйткән идең бер мәл, шаярып.
Атты таңнар, ай калыкты ничә,
Синнән башка инде — ел ярым.
Тәгаенли алмам, санап та мин,
Йокысыз төннәремнең исәбен.
Барыр идем канат өсләрендә,
Синең якка искән җилләрнең.
Ничә утырып хатлар яздым сиңа,
Адресыңны тапмый кайталар.
— Җитсен язлар, барып кайтырбыз, дип,
Син утырткан гөлләр юаталар.
Җырлый идең: — зәңгәр чәчәк юлда,
Мин булырмын, диеп, таптама.
Яңа нигезеңдә шытып чыккан,
Шул гөлләргә күз яшем тама.
Сәгате — ай, тәүлеге — ел икән
Ялгыз башка, ялгыз җаннарга.
Мәңгелектә бергә булыйкчы, дип,
Бер Ходайга көн-төн ялварам.
Кайтыр, диеп, көтә гөлләрең дә,
Сузылып карый-карый тәрәздән.
Ярсыз калган, ялгыз башкайларга,
Хак тәгалә, бирче бер ярдәм.
2005
***
Апалар...
(укытучыларыма)
Исәнмесез, күңел түрендәге,
Гомер онытылмас, апалар.
Сезне уйласам, якты хәтирәләр,
Мәктәбемә алып кайталар.
Сезгә әйтер рәхмәтләрем бик күп,
(Вакытында әйтелмәгәннәр…)
Күзләрдән яшь, тамактан аш үтмәс,
Бүген шуны әйтмәсәм әгәр.
Хәлсез кулга каләм тоттырдыгыз,
Акбур белән ак нур сыздыгыз.
Шул нур безне алга өнди һаман,
Текә үрләр аша юлыбыз.
— Акладык! — дип, әйтеп булыр кебек,
Безгә булган сезнең өметне.
Ил сынады иңгә йөкләр төяп,
Сез укыткан кыз һәм егетне!
Аналарсыз калган ятимнәргә,
Әни булалдыгыз, апалар…
«Әйтелмәгән рәхмәтләрем» булып,
Барып җитсен шигырем кап-кайнар.
***
Бүген кемнәр иңендә?
Кошлар китсә, кайтабыз, дип китә.
Ә сез, дуслар, нигә бөтенләйгә…
Озатып калу әллә җиңелме?!
Сирәгәйгән саен сафларыбыз,
Тешләп елыйм күлмәк җиңемне.
Хушлашмыйча китеп барасыз, дип,
Үпкәм дә юк сезгә, юк үчем.
Җомгаларда сыктап урын сорыйм,
Җәннәтеннән сез дуслар өчен.
Тусагыз да үзегез өчен җиргә,
Милләт йөген җигелеп тарттыгыз.
— Һәр милләткә: хокук, хөрмәт, бурыч,
Булсын, диеп, илдә бер тигез.
Әбрар, Фәтхи, Синугыл һәм Әйди*
Керегез сез ешрак төшләргә.
Империянең төрмә диварларын,
Бер сафларда торып, ишәргә!
Безгә тигән изге вазыйфа бу,
Күп затларга тәтеми мондый хәл.
Хөрлек даулап, зынҗырларны өзү —
Аллаһы колларына бу — хәләл.
Милләтпәрвәр газиз сафташларым,
Урыныгыз булсын оҗмахта.
Сез түздегез, күпме түзәр татар,
Бу илдәге ялган нахакка?!
Кошлар китсә, кайтабыз, дип, китә,
Ә сез, дуслар, нигә соң болай,
— Сагынсын да, саргайсын дип мәллә,
Дәрвишләнсен, дипме, бу агай?!
* Әбрар Кәримуллин, Альберт Фәтхи, Әдхәт Синугыл, Тәүфикъ Әйди.
***
Торсын гел күңелләрдә
(Татар теле укытучыларына)
Күз табибы булган сыман,
Тел табиблары да бар.
Әмма аларның кадерен,
Белеп бетерми татар.
Бар күңел сызлануларын,
Һәм җаны җәрәхәтен.
Татый милләт теле аша,
Бу тормышның михнәтен.
Аңлашадыр үз телендә,
Бар мәхлук, һәрбер бөҗәк.
Ни сәбәп соң, татарларга
Үз теле түгел хаҗәт?!
Күрәсең, иле юккадыр,
Иле юкның — теле юк…
Илсез вә телсез җаннарның
Бәгырьләре — ялкын ут.
Хөрмәтле тел табиблары,
Сүндерикче бу утны.
Бихисап милләт баласын,
Шул ялкын ялмап йотты.
Җаннар исән, телебез сау,
Вә сәламәт булсынга,
Рәсүл Әкрәм хәдисләре
Күңелебездә торсын ла.
— Саклагыз телегезне! — дип,
Ул бит күпме кисәтә…
Мәшһүр татар — Тукай теле
Булсын санда — исәптә!
Булган дәвер, ошбу телдә,
Ярты дөнья сөйләшкән.
Иң газиз тел, бер туган тел,
Безгә бәхет өләшкән!
Булган сыман күз табибы,
Бар тел табиблары да.
Савыгыр җан, булыр милләт,
Торыр ил сез барында!
***
Ил йөге — ирләр иңендә
(Равил әфәнде Гайфуллинга)
«Урыс баеса — чиркәү сала,
Татар баеса — хатын ала».
(Г. Тукай).
Бу хәл, шагыйрь, күптән булып узган,
Син яшәгән ерак бер чорда.
Алышынды бик күп нәрсә хәзер,
Без яшибез яңа гасырда.
Татар кешесе татарчарак яши
Исламияткә күңеле тартыла.
Уянып ук бетмәсә дә милләт,
Тарихына бага, артына.
Торып басты Кол Шәриф тә әнә,
Чумды нурга синең мәчет тә.
Хәер сорап йөрми Татарстан,
Биреп тора үзе әҗәткә…
Ишеттем мин бүген бер шат хәбәр:
Кайбыч төбәге — егете — Равил
«Тау ягы»нда төзеткән шәп мәдрәсә
— Сафлансын! — дип, тизрәк туган ил.
Беләсең, шагыйрь, милләт егетләре
Аттан артык эшли һәркайсы.
Шундый ир-зат үстергәне өчен,
Алкышлыйк без бүген Бортасны!
Равил җаннар артсын өчен илдә,
Кирәк әле бик күп мәдрәсә.
Берәү ачкан Көнбатышка төннек,
Без — татарлар — сафлансын дип, милләт
Көнчыгышка ачыйк тәрәзә.
***
Еллар аша
Эшләпәсен тотып уң кулына
Казан түрләренә атлады.
Яклаганда кара ялалардан,
Татар күңелендә сакланды.
Булсын нимес, булсын ул лютеран
Цилиндрын салды Казанда.
Тукай каласында, декабрьдә*
Бүген гүя җылы яз монда!
Урам бирде юмарт татар аңа,
Зур галимгә хөрмәт йөзеннән.
Әйтте бит ул: — Татар кебек җирдә,
Бүтән милләт юктыр изелгән.
Һәм бүген дә шуны кабатлый ул,
Мөстәкыйльлек даулый татарча,
Кирәк әле Фукс кебекләрне,
Татар арасыннан табарга!
Бөек галим еллар аша кайтты,
Безнеке ул — Казан нимесе.
Татар җанын тәрҗемәсез аңлый,
Фукс ишеләрнең күбесе.
Кабул итәр идемени күңел,
Якламаса галим татарны…
Гросфатер**, рәхмәт, акынайттың
Алман иле белән араны.
* Декабрьдә Казанда К. Фукска һәйкәл ачылды.
** Гросфатер — бабакай.
***
Татар күңелендә
(Мөхәммәд ага Мәһдиевкә)
Кемнәрдер «Сөн»дә туганнар,
Ул — «Торналар төшкән җирдә»
Бар аңарда барча сыйфат,
Ни кирәк булса иргә.
Үзе — Мөхәммәд, үзе — Мәһди,
Пәйгамбәр итик аны.
Мәшһүр татар йөрәгендә,
Кайный мөселман каны!
Рәсүлүллаһ каршы килмәс,
Көнләшмәс адашыннан.
Барча пәйгамбәрләр чыккан,
Кешеләр арасыннан.
Күпме диңгез, илләр кичкән,
Саклаган туган телне.
Ходайдан соң, Мөхәммәдкә
Баш иеп, бөгәм билне.
Тәмле теле, җылы сүзе,
Бәгырьләргә — сары май.
Сөенеп туймыйм, милләтем дим,
Мәһдиләргә безнең бай!
Аның күк асыл ир-затлар,
Татар күңелендә, түрдә.
Күрәсең, Мәһдиләр туа
«Торналар төшкән җирдә»
«Кеше китә — җыры кала»,
Шул җыр яши күңелдә.
Моңлы бу җыр сөендереп,
Юата безне бүген дә.
***
Хәтерне барлау
(Марат ага Мөлеков истәлегенә)
Коеп-коеп яуды яңгыр.
Сине җирләгән көнне.
Еллар узды, без аңладык,
Җуйганыбызны кемне.
Яңгыр түгел, күгебезнең
Күз-яшьләре булган ул.
Милләт күңеле кебек күк тә,
Аһ-зар белән тулган шул.
Үксезләнеп калган бала.
Халәтендә без бүген
Татар илендә туган тел,
Элеккечә ятим-үги.
Казан астында ялкын аз,
Учак сүрелеп бара.
Арабызда булсаң бүген,
Сүрелтмәс идең, Марат.
Нишләргә соң бүген безгә,
Котылыйк ничек упкыннан?
Меңнәр чукынырга тора,
Ярты Казан чукынган.
Мөстәкыйльлеккә кабаттан
Башланды кара һөҗүм.
Рәсәйдә, Марат, беләсең:
«Сила есть, не нужен ум»
Шул ук кара кош тәхеттә,
Татар бәгырен чукый.
Әтисен билмис балалар,
Уйдырма тарих укый.
Тукайчарак килеп чыкты:
«Сынды кылыч, бетте көч»
Шартлап ярылды Шартнамә,
Һәм чыкты … гарип чебеш
Татар мәктәбеннән янә,
Ата-әнкә углын ала.
Империя дөмексә дә,
Агулы теше кала.
Яңарту кирәк хәтерне
Бигрәк тә мондый чакта.
Бул тыныч, милләтпәрвәр җан,
Без — син барлаган сафта
Сатмыйбыз телне, саклыйбыз,
Казанны иртәгә дә.
Җигәрбез сатлык җаннарны
Карама тәртәләргә.
Куркыту түгел, янау да,
Бу — табигый бер хөкем.
Ачты пәрдәсен замана.
Һәм күрсәтте: кем ул, кем?!
Яңарту кирәк хәтерне,
Бик кирәк исәннәргә.
Ходай кушсын безнең сафларны
Миллионлап исәпләргә!
***
Хат язышу — ярты күрешү!
(«Апас»лылар — якташлык җәмгыятенә)
Түзәр чама бүтән калмады,
Мөмкин түгел инде кайтмаска.
Сагындырды Зөя буйлары,
Кайтып киләм әле Апаска.
Якташлар да килеп чакыргач,
Шәригатькә сыймас баш тарту.
Картаймыйча безне яшәтә,
Туган якны өзелеп ярату.
Апас бит ул — горур «Тау ягы» —
Кама Тамагына ызандаш.
Апас бөркетләре биектән,
Сәламлиләр: «Саумы, дип, якташ!»
Үсмер чагым чыгып каршылар,
Коңгырт күзле шаян бер бала.
Туган ягын кеше онытса,
Бәхет чаткысыннан ни кала?!
Кулын изәп чакыра «Үтәмеш»
Кәләпүшен болгый «Дәүләки»
«Бакырчы һәм Янгелде» дәшә:
— Кайта калсаң, әүвәл безгә кил!
Үпкәләмәс «Болын-Балыкчы»
Вакыт тими сугыла алмасам.
Мосафир һәм юлчы хәлләрен.
Сүзсез-нисез аңлый «Карамасар».
Сагынуларга чара калмады,
Мөмкин түгел инде кайтмаска,
Хат язышу — ярты күрешү
Бара торсын хатым «Апас»ка.
***
Гөлбостан
Туган төбәк — гөлбостаным.
Ямьле Кама Тамагында.
Йөрим гөлләр арасында
Шул кадәрле җанга якын
Бу гөлләрнең барысы да.
Каршылыйлар, озаталар
Кунакларны урам буйлап.
Һәм сибәләр өсләренә.
Энҗе-мәрҗән учлап-учлап.
Туктап тора мосафирлар
Мондый хәлгә хәйран калып:
— Әкияти бу төбәктә, дип,
Яши икән нинди халык?!
Арта сөенеч, очына күңел,
Якташларның хезмәтеннән
Бу гөл-чәчкә сабыйлардай
Үрелә кулга, коча тездән.
Төклетура, бал кортлары
Бал эчерә кыстый-кыстый.
Кала уелып гомерлеккә
Мондый мәҗлес онытылмый.
Шикләнсәгез сүзләремнән
Килегез Кама Тамагына
Һәм күрерсез әкият әле
Гөлләрен сез монда гына.
Минем туган төбәгемдә!
***
Туган якта һәрни үзеңнеке
Кайтыйк әле «Кама Тамагы»на,
«Айгыр Таулары»нда йөрергә.
Туры килде озак еллар буе,
Төштә генә аны күрергә.
Кайтыйк әле Кама Тамагына,
Якташларның хәлен белербез,
Шатлык-сөенечләрен уртаклашып,
Кайгы-хәсрәтләрен бүлербез.
Кайтыйк әле Кама Тамагына,
Дулкыннарга серне сөйләргә.
Уен-көлке катыш сүз кушарга,
Туган якта үскән чибәргә.
Табылырлар безне танучылар,
Үги күрмәс яшел үзәннәр.
Туган якта һәрни үзеңнеке,
Чит җирдә ул, бар да үзгәләр.
Кайтыйк әле Кама Тамагына,
Узышырга «Чулман» җиле белән.
Без киткәнгә ярты гасыр инде,
Ул һаман да шулай шаян микән…
Кайтыйк әле Кама Тамагына,
Сагындырды Идел ярлары.
Бүтән дәва табып булмас җанга,
Моң-сагышлы күңел яралы.
Кайтыйк, якташ, Кама Тамагына,
Былбыл сайрауларын тыңларга.
Чатыр корып «Айгыр Тау» өстендә,
Сокланырга алсу таңнарга.
2006
***
Мәгърифәт чишмәсе
(«Мөслимә» гәҗитенең 100 нче саны чыгу уңае илә)
Күрәм, 100 нче саныңда
«Мөслимә» йөз аклыгың.
Илтәсең килер буынга,
Милләтемнең сафлыгын.
Тудың көрәш мәйданында,
Азатлык даулаганда.
Иман нурлары чагыла
Синең ак яулыгыңда.
Күп тырышты зобанилар:
— Салдырам! — дип, яулыгың.
Саклый бүген дә «Мөслимә»
Татарның уяулыгын!
Алдалап та, юмалап та,
Куркытып та бактылар.
Калды яулыклылар өстә,
Кортмән җаннар баттылар.
Йөзгә җиттең, меңгә дә җит,
Син — бик кирәкле гәҗит.
Төптән уйласак әгәр дә,
Син үзең бит — бер мәчет!
Күрәм, йөзенче саныңда,
«Мөслимә», йөз аклыгың.
Алындың син дәваларга,
Милләтнең чатаклыгын.
Хак Тәгалә ярдәм итсен
Ошбу изге эшеңә.
…Гөселләнсен мөселманнар.
Мәгърифәт чишмәсеннән.
2006
***
Безнең вазифа
— Әссаләмен, диген, тирәккә дә,
Сәламләшми узма яныннан.
Яшәү өчен безгә җир йөзендә,
Язмышыбыз уртак язылган.
Тирәкләргә кыен булса бүген,
Читенләшер хәлебез иртәгә.
Җир шарына Адәм — Хәлиф икән,
Вазифаны кирәк үтәргә.
Һәрбер бөҗәк, үлән-чәчкә өчен
Без җаваплы, дустым-туганым.
Тоеп яшик, сизеп яшик шуны,
Гаризалар язып килмәдек без,
Бу дөньяга тиккә тумадык.
Бик күп төрле вазифалык җирдә,
Кеше булу — иң төп вазифам.
Җиргә басып ничек атлап йөрим,
Кешелекне әгәр, мин җуйсам…
Аллаһуммә, йә Раббанә, димен,
Кешелектән безне аерма.
Җирдә булган шушы вазифаны,
Ярдәм итче үтәп барырга.
2006
***
Бүгеннән...
Күз алдына китерүе кыен,
Уйлавы да авыр бу хакта.
Нинди мескен булган без, бичара
Җомга барын белмәгән чакта.
Боз болыты явып узып китте…
Һәм балкыды күктә ярым ай.
Бу шатлыктан җан җылады оеп,
Туды җирдә яшәү өчен җай.
Килеп тора атна саен җомга,
Элек тә ул шулай килгәндер.
Без болай ук бетешмәс тә идек,
Җелегебезне шайтан имгәндер.
Гади түгел, кортмәнләшкән мәлгунь,
Хинзирләнгән шайтан нәселе.
Афәтләрдән афәт шөгыле дә,
Хәмер белән алдау — кәсебе.
Һәрбер чатка ул автомат куйды,
Чулак куллы явыз бандитын.
Элеп йөри мәчетләргә йозак,
Дәвам итеп эшне астыртын.
Таптап-изеп газиз туган телне
Мөнбәрләргә менеп басты ул.
Ватандашлар, хәтерлисез булыр.
Сайламадык бит без мондый юл.
Тарайтмыйк без мөстәкыйльлек юлын,
Киңәйсен ул һәрбер күңелдә.
Иртәгә дә хәл итәсе эшкә,
Әзерләнеп торыйк бүгеннән.
Яздырмасын кабат безне мәлгунь,
Юл куймыйкчы сары шайтанга.
Нәфесенә үзенең тончыксын да,
Кул сузмасын Татарстанга.
***
Каләм сүзе
Тимерчеләр суга сала,
Ныгытырга корычны.
Безнең өчен бар ураза,
Тазартырга рухны.
— Сүрелмәсен, дип, рухым,
Минем ихтыяр көчем,
— Иртәгә уразага, дип,
Ният кылып ятам кичен.
Үз эшен башкара ният,
Сәхәр ашы белән сыйлый.
Иңнәргә канат үскәндәй,
Шатлык эчемә сыймый.
Шулчак туган сөенечтән
Сайрый күңел кошым.
Хак тәгалә мөнбәренә,
Тоташа, гүя, рухым!
Нинди зур бүләк — ураза,
Кадерен белгәннәргә.
Ихластан рәхмәт әйтәмен,
— Руза тот! — дигәннәргә.
Һәм үзем дә дус-ишләрне,
Уразага дәгъвәтлим.
Милләттәшемнең рухы,
Сау-сәламәт булсын! — дим.
Рухы сәламәт булганның,
Тән-бәдәне сау-таза.
Каләм алдашуны белми,
Изге каләм шулай яза.
2006
***
Саумы, дустым — йөгерек су
Саумы, дустым — йөгерек су,
Гәпләшик бер ихластан.
Кабул итче сәламем,
Рәхмәтемне иң башлап.
Тумышымнан дус бит син,
Сөеп-назлап юасың.
Сусаганда сыйлыйсың да,
Йөземә нур коясың.
— Күңеле хөр, тәне пакь,
Булсын дип, коендырасың.
Безнең шушы дуслыкка,
Килә һәйкәл коясым.
Бер тамчың: энҗе-мәрҗән,
Тылсым-нурга төренгән.
Күктән яуган йолдызлар,
Балкый чишмә төбендә.
Шундый һәйкәл күзаллыйм,
Һәр авылда, төбәктә!
Саклансын, дип, кадерең,
Һәр күңелдә, йөрәктә.
Килеп сәламләшкәндә,
Аңлыйм хәлең-хәятең…
Сафлык теләп, йөгерәк су,
Укыйм Коръән аятен.
— Бисмилләһир-рахманир-рахим,
Бәхет өләшеп туймасын.
Ару-талу белмәсен
Китеп бармасын бездән,
Безне ятим итмәсен.
…Дуслык мәңге яшәсен.
2006
***
Авылдашка ачык хат
«Ун елга бер мулла керттем,
Барып алдым «Торна»дан.
(авылдашлар сүзе)
Ни булды сиңа, Карамал,
Нидән болай корыйсың,
Балта тотар хәлең юкмы,
Мәчетеңне кормыйсың
Күпме еллар тирә-юньгә?!
Нур-ямь сирпеп яшәдең!
Нинди кырау тиде сиңа,
Нидән болай өшәндең?
Калмадымени, хет берәү,
Мөселманча яшәүче?
Яңгырамый бит Азаның,
Исламияткә дәшүче.
Тирә-күрше авыллардан,
Нур алып яшисеңме,
Оныттыңмы әллә, тәмам,
Фарызны үтисене?!
Мәрәтхуҗа, Бәрлегуҗа,
Кече Карамал әнә,
Исламны төреп хөрмәткә,
Нур сибә тирә-юньгә
Чал тарихлы, Карамалым,
Торгыз йәнә шөһрәтең.
Балкымаса Иман нуры,
Яшәү булмый рәтле.
Улларыңа, кызларыңа
Ярдәм сорап өрән сал,
Исемең олы, мәртәбәле,
Мәңге олуг булып кал.
2006
***
Бер сәяхәттән соң
(Әхмәт Гаделгә)
Алып кердең Урманнарга,
Тауларга алып мендең.
Ишарәләп йолдызларга,
— Күр, әнә, саклан! — дидең.
Диңгезләрдә йөзеп йөрдек,
Бирешми давылларга.
Буйлап кайттык болыннарны,
Баш куйдык камылларга.
Күрдем шагыйрь сөйләгәндә,
Милләтемнең тарихын.
Юмартлыгы — урманнардан,
Таулардан — горурлыгы!
Тойдым шулчак диңгезләрдәй,
Киңлеген күңеленең.
Юлга чыккач беленә тиз
Юлдашның ниндилеге.
Калдырма ертык ярларда,
Чыкканда диңгезләргә.
Әзер мин бүгеннән бергә,
Дөнья буйлап гизәргә.
2006
***
Туганлык күпере
(«Заман» гәҗитенә мәдхия)
Түгел дуслык күпере генә,
Туганлык күпере дә син
Сездән безгә, бездән сезгә,
Кайнар сәламнәр йөрсен.
Телдәшем син, диндәшем син,
Вә ихлас фикердәшем.
Озын гомерле була күр.
Аркадаш-көрәштәшем!
Дөнья белән, Галәм белән
Бәйлисең уй-хисемне.
Түгел исемеңне генә,
Үз иттем җисемеңне.
Казан буйлап эзләп йөрим,
Табалмасам моңланам.
Бүген сиңа язылып чыктым,
Кош тоткандай куанам.
«Ай күреп, кояш алмасын»
Мең яшә, дустым, «Заман»
Ярты дөньяны биләргә,
Җитәрлек синең чамаң.
Сүзең хак, кыйблаң туп-туры.
Былбыл күк тәмле телең.
Көннәрең кояшлы булсын.
Айлы-йолдызлы төнең.
Үз иткән күк гөлләремнең.
Күңелемә һәркайсын.
Туганлык күпере булып,
«Заман» гомергә калсын!
***
Изге дога юлдашы
Шигырь — мәхәббәт җимеше,
Ул — яратудан туа.
Изге дога кебек шигырь,
Күңелнең керен юа.
Милли көй, милли шигырьләр —
Затлы ак көмеш чыңы.
Шагыйрьнең хикмәтле сүзе —
Көчле яшен кыйпылчыгы.
Килде-китте сүзләр төяп,
Изге каләм йөгермәс.
Туган телне сөйгән җаннар,
Шигырьдән йөз чөермәс!
Яз, каләм, ни бар күңлеңдә.
Белмә арып-талуны.
Гамле ләззәт, татлы ләззәт,
Мәхәббәттә януың.
Шигырь — Мәхәббәт сагышы,
Гаҗәеп, татлы газап.
Шигырь — сихәт, шигырь — дәва,
Кәсептән булса, азат…
2006
***
Бер былбылның ике канаты
(җырчы артистларыбыз Гөлсем һәм Зифа апалар истәлегенә)
Сайравыннан кошлар тукталдылар.
Чишмәләр дә акмый тыңлады.
Ә кешеләр керфек какмаенча,
Алар җырын тыңлап туймады.
Авыл киче, эңгер-меңгер төшкән,
Моң агыла клуб эченнән.
Шул моң яши һаман күңелләрдә,
Еллар узган, гомер кичелгән.
Гөлсем апа, Зифа Басыйрилар —
Бер былбылның ике канаты.
Дәвам итә кич башланган концерт,
Көтү куар вакыт, таң атты.
Таралырга уйламый да беркем,
— Концерт тәмамны да ишетми.
Күпме җырчы бүген, күңел-гаҗәп,
Гөлсем апаларга иш итми.
«Фирдәүскәй», «Рамай», «Рәйхан»нарны
Без алардан отып җырладык.
— Алар кебек җырчы булам! — диеп,
Төн утырып җырлар чыгардык.
Йөзәр тапкыр әйләндергәнбездер,
Шул патефон тәлинкәләрен.
Юлдаш булды моңлы җырлар безгә —
Җуйганнарга үз әнкәләрен…
«Күк күгәрчен», «Кыр казлары» бездән,
Очты бүген шактый еракка.
Гөлсемнәрен һәм дә Зифаларын,
Югалтулар авыр ир-атка.
Килер бер көн, милләт җаен табар,
Үсеп җитәр янә Гөлсемнәр,
Яман күздән Ходай сакласын да,
Ул Гөлсемнәр тизрәк үссеннәр!
***
Кабул итче...
(Рамазан-шәриф аена мәдхия)
Адәм баласына гакыл,
Тәүфикъ өләшә бу ай.
Тәүфикълы җанга иманны,
Бүләк итеп бирә Ходай.
Акыллы да, тәүфикълы да,
Һәм иманлы бәндәгә,
Килеп куна Бәхет кошы,
— Китмимен! — дип, мәңге дә,
Җисем исемгә тартылыр,
Бу ай — изге Рамазан!
Игътибар итик бу сүзгә,
Нурга чакыра Азан…
Якты Кояш нурына түгел,
Хак тәгалә нурына.
— Сафлансын җан, пакьлансын — дип,
Барганда хозурына.
А, Рамазан — айлар ае,
Унбер айның солтаны.
Рәхмәт алып килгән өчен,
«Кадер Киче»нең таңын.
Хак тәгалә Һидаятен.
Өләшәсең бу таңда.
Читләшмәбез тугры юлдан,
Коръән юлдаш булганда.
Үтәрбез ихлас күңелдән,
Рәсүлебез (с.г.в.) сөннәтен
Ел да, ел да, син килеп тор,
Безне, син, итмә ятим.
Сиңа без мохтаҗ, Рамазан,
Әйтимче бер теләгем,
Гафу итче бу колыңны
Һәм милләтем гөнаһларын,
Ярлыкасын Гафур Рәхим.
2006
***
Энҗе сибәм юлларга
(җыр)
Карлар көрим, юл тазартам,
Юллар салам таңнарда.
Юлларына энҗе сибәм,
Яңа кавышканнарга.
Үтеп йөрсен гел парлылар,
Мин тазарткан юллардан,
Юлларына гөлләр сибәм,
Яратышкан ярларга.
Алсу таң соклангыч, әмма,
Бераз ямь өстим әле.
Сибәмен буйдакларга, дип
Сөйдергеч бөтиләрен.
Үтеп йөрсен әби-бабай,
Хәтерләп яшь чакларын,
Туры булсын, нурлы булсын,
Таңнан салган юлларым.
Юл тазартам таңнан торып,
Юлларда — күгәрченнәр.
Кемнәр узса да бу юлдан,
Авырлык күрмәсеннәр.
***
Элек һәм хәзер
(газиз туган телебезне яклап)
Бүләк сүзен илдән куды татар,
Сувенирны кайтты ияртеп.
Асыл ярын түгел, чит ярларны,
Татар коча бүген яратып.
Баласына куша исемнәр дә,
Теш кителер, колак яргычны.
Нидән килә безгә бу гамьсезлек,
Төште телгә кемнең каргышы?!
Баеды Сукбай, Бомж булды хәзер,
Бүләк алмый, сорый сувенир.
Атсыз калган татар эт симертә,
Чучка асрый бүген мескен ир.
Үз тарихын, шөһрәтен җуйган
Кортмәннәрнең корый телләре.
Бер татарга унбиш ят кавемне
Алыштырганнар бит элгәре.
Шул кардәшне эзлим көпә-көндез
Казан урамында шәм ягып.
Туган телне изеп таптаучылар,
Яши булыр нидән тәм табып?!
Куа кемнәр затлы телне илдән,
Азатлыкны күмеп кабергә…
Яз, син каләм, бу сүзләрне уеп,
Саклансынга мәңге хәтердә.
…Балакаем-оныгым, җан-торыным,
Туган телне барлыйк кадерләп.
Җуйган дәрәҗәсен милләт табар,
Туган телгә күрсәтсә хөрмәт.
2006
***
Гыйбрәт өчен
Якты таң беленеп килә,
Акбайлар өрә.
Адәми зат белмәгәнне,
Маэмайлар белә.
Без күрмибез фәрештәне,
Ә этләр күрә.
Башлап җибәргәч Акбайлар,
Барча эт өрә.
Этләрнең дә үзләренең
Бар имамнары.
Булса да эт, саклый этләр,
Үз иманнарын…
Иманын җуйган адәм зат —
Этләрдән түбән.
Әйтәсе фикер әйтелде,
Бу шигырь тәмам.
Шигырь сөюче дусларым,
Тояр мәгънәсен.
Иман гына кеше итә,
Аллаһ бәндәсен.
2006
***
Дәлилнамә
Хак тәгалә барлыгына
Галәмдә дәлилләр күп.
Коръәнне кулыңа тоткач,
— Бисмилләһ, диген дә, үп.
Бу дәлилнең әүвәлгесе —
Ул — иксез-чиксез Галәм.
Булдыручы, бар итүче,
Аны, әлбәт, әл Галим!
Ходайның бар икәненә
Коръән дәлил түгелме?
Нурландырып яктырта да
Пакьли барча күңелне.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.)
Шул дәлилләрнең берсе.
Йөртеп уй-фикер, и кеше,
Инде үзеңне күрче.
Адәми зат, син бер — Инсан,
Кем идең, кайда идең,
Кем сине иҗат итте дә,
Кайсы тарафтан килдең?!
Кем сине тәрбияли дә,
Тугландырып, сугара?
Бер Коръән Кәрим җаваплый
Мондый би-ик кү-үп сорауга.
— Белмәү гөнаһ түгел, диләр.
Белергә теләмәү — гөнаһ.
Бар ул мәңге Гыйззе вә Җәлл,
Иң Гали зат — бер Аллаһ!
2006
***
Алтын хәзинә
Татар теле — ул Даһилар теле.
Даһи сүзе бөек, шөһрәтле.
Рәхмәт яусын, газиз туган телем,
Яшәргә син мине өйрәттең.
Татар теле — Каһарманнар теле,
Син өндисең батыр булырга.
— Җуйма, мине, мин кылычтан үткен.
Кылыч кирәк! — дисең батырга.
— Татар теле — ул Мәхәббәт теле,
Мәхәббәтсез булма! — балам, дип,
Сөеп-назлап кочагыңа алган,
Тәүге тапкыр мине ул — син бит!
А, газиз тел, әткәм-әнкәм теле,
Әбекәм-бабамнарның мирасы!
Дәүләтемнең алтын хәзинәсе,
Йөрәк-бәгеркәем ярасы…
Кочып сине, уттан-судан саклап,
Кичкән чакта гомер елгасын.
Димим, үз-үземне, Хак тәгалә,
Иң әүвәле сине сакласын!
Гыйззе вә Җәлл татар телен белә,
Гарәп телен белгән шикелле.
Сугыш өчен түгел, сөю өчен
Кулланылган телләр сөйкемле!
Татар теле — ул Даһилар теле,
Бу бәхеттән мәхрүм бик күпләр.
Җирне яшәтергә, җирне яшәртергә,
Татар теле төшкән ул Күктән!
Гарәп һәм дә төрки-татар теле,
Җир йөзенә иңгән иң элек!
Бу ике тел — изге Даһи телләр,
Даһиларның гомере — мәңгелек.
Алтын хәзинәсен затсызларга
Кортмәннәрнең җирдә юк хакы.
Татар теле — Дәүләтебез теле
Түр башында яшәргә хаклы!
Өнәмәүчеләргә татар телен,
Килде шуны өзеп әйтәсем.
Туган телен үги иткән җаннар,
Даһи була алмый, күрәсең…
***
Сәкинә исемен йөртүче аналарга
Төреп күңелең нурларына,
Безне үстергән, әни.
Хәлләремнән килсә икән,
Бирер идем әллә ни.
Куеныма коча-коча,
Әйтәмен, рәхмәт сүзен.
Безне канатлы иткәндә,
Син нихәл итеп түздең?!
Тикмәгә бирелмәгәндер
— Сәкинә! — исеме сиңа.
Әниләрнең күңеленә
Ярты дөнья сыя:
Сабырлык, тыныч, түземлек —
Бу исемнең мәгънәсе.
Исемеңә җисемең дә,
Туры килгән, күрәсең.
Алсам телгә исемеңне,
Шатлыгым арта минем,
Синең күк Сәкинәләре
Күп булсын иде Илнең.
2004
***
Сагышлы уй
Әни көтә «кайнар нокта»лардан,
Исән-имин улы кайтуын.
Көтәм мин дә «Тенеш» урманында,
Абагалар чәчәк атуын.
Килсен өчен бергә ике шатлык,
Һәр кич укыйм «Аятел Көрси»
Әйтче рас, зинһар, мулла бабай,
Чынга ашармы икесеннән берсе?
Тоя күңел, абый кайтыр көнне
Чәчәк атар сыман абага.
Теләсә ничек табып шул чәчәкне
Бүләк итәсе иде абыйга.
Көтә алмады сөйгән яры аны,
Кияүгә чыкты, кунак шахтерга.
Күпме көтеп ике атна калгач,
Нибарысы абый кайтырга.
Әни бик жәл, ябыгып бетте әни,
Нигә бер эш кушмый, бер йомыш?
Абый кайтмый калган бу сугыштан,
Бер үземә бүген … өч тормыш.
Хәбәре дә килми, хаты да юк,
Телевизордан да күренми.
Ут каптымы «Кайнар нокта»ларга,
Еллар буе нигә сүрелми?!
Инде мин дә үсеп җитеп киләм,
— Нәни солдат, — диеп үртиләр.
Кысып бусаң билне, үселә икән,
Янда булмаса да әтиләр.
Эзлим микән «Даныш» урманыннан,
«Тенеш» урманында тапмасам.
Әни нишләр, ничек түзәр әни,
Быелларда абый кайтмаса?
— Абый кайтсын, мине алыгыз! — дип,
Хат языйммы әллә Казанга?
…Абагалар өзмим, үссен димен,
Мин тумаган җиргә зыянга.
***
АКШ салды битлеген
Том Сойер һәм Гекльберри Финни,
Поль Робсоннар иле — Америка,
Нишләдең син, нишләттеләр сине,
Әйдәде кем мондый кыргыйлыкка?!
Мәйданыннан китеп барыр кебек,
Оялудан хөррият һәйкәлең дә.
Теодор Рузвельт, Кеннедиләр илен
Дучар итте кемнәр вәхши хәлгә?
Сайладың син ни дип хәкимлеккә,
Белә торып… буп-буш икәнен, әй.
Сизмәдеңме сине ул илткәнен?
Ачты йөзен, салды үз битлеген,
Атып бәрде котсыз капиталың.
Йолдызларың сүнде әләмеңдә,
Байрагыңнан тама сабыйларның каны.
Кешелеккә син кадаган кылыч
Кайтыр үзеңә булып бумеранг.
Тончыгырсың Гыйрак нефтеннән һәм
Буш башларга тулыр ком бураны.
Том Сойер һәм Гекльберри Финни,
Америка — Бичер Стоу иле.
Гафу үтен дә син, Багдадтан,
Кешелеккә кайт син тиз арада,
Тәүбә итеп кайт, син, Кешелеккә!
***
Тавыклар да хурлана
Бармы берәү, кайгырта кем,
Көя туган тел өчен?
Таптады, изде Поселок,
Ягымлы Бистә сүзен.
Тиз баеп алды Сукбай да,
Әверелде ул Бомжга.
Кортмәннәр туймый сөенеп,
Гаҗәеп бу уңышка.
Әби-бабай бик күптәннән,
Бабуля да, дедуля
Алар онык сөеп түгел,
Внугын сөеп үлә.
Кадерле әти-әни дә,
Инде бит папа-мама.
Телгә-илгә хыянәт бу,
Ни бар моннан да яман?!
Асыл кошкай — Тутый кошны,
Көн-төн чукый Попугай.
Туган телне чукытып без
Чукынып бетәбез бугай.
Ике агайне туган телдә,
Гәпләшәләр үзара.
Тыңлап торган тавыклар да,
Бу хурлыктан кызара.
— Гыйбрәт алып татарлардан
Үрдәкчә бакылдамыйк.
Диде тавык кардәшенә,
Акылдан язарбыз тиз.
…Телне саклау — үз-үзеңне
Һәм нәселеңне яклау.
Милләтнең алтын-җәүһәрен,
Угры-явыздан саклау!
***
Абунәче сәламе
Кагылмасын җил-давылы,
Сиңа Кара Базарның.
Озын гомерле була күр,
Газиз «Шәһри Казан»ым.
Өркетмәсен, каушатмасын
Көзнең шомлы төннәре,
Дуслыгыбыз чәчәк атты
Кичә түгел, элгәре…
Меңләгән саф күңелләрнең
Яулап, син, мәхәббәтен
Хөрлек көрәшенә өндәп,
Чакыр әйдә көн вә төн.
Дуслыкка хыянәт итеп,
Булмас өчен гөнаһлы,
Төшермәмен сине кулдан,
Гомер ахырына чаклы.
Татып караса тәмеңне
Һәрбер татар кешесе,
Таңнан торып язылыр иде,
Олысы вә кечесе.
Калдырмам, «Шәһри Казан»ым,
Сине мин ят-ярларга.
Очтым-очтым язылырга,
Җилдереп пар атларда.
Исләрем китми Дәлләргә,
Үссә дә буе көн-төн.
Син барында, җан дускаем,
Сөенеп яшәргә мөмкин.
Җәл түгелдер синең өчен
Ярты айлык пенсиям.
Син яраткандай татарны,
Мин дә бит янып сөям.
Аның һәр матбагасына,
Туя алмыйм сокланып,
Бергәләп ил гаме белән,
Яшик әле шатланып.
***
Әкрен генә, ипләп кенә...
(туган телебезне яклап)
Куды кичәсе Сукбайны,
Бүгенге Бомж илдән.
Әкрен генә, ипләп кенә,
Яздыралар туган телдән.
«Йомшак» кергән күк базарга,
Ят сүзләр керә … йомшап.
Чит сүзләр: төсле, бизәкле,
Туган тел — ятим, «кыпшак»
Хакимият үз итмәгәч,
Һәр тел дә җуя көчен.
Үги илдә, Сукбай хәлдә,
Чүплектә ауный мескен…
Ю.У.М.*нары һәм мәгарифе,
Радиосы юк аның,
Кандаладай кортмән җаннар,
Суыра телнең канын.
Бар телне саклаучы канун!
Өнәми тик түрәләр:
Ятсынып «Әңгәмә» сүзен,
«Интервью» бирәләр.
Дугадай бөгелеп татар,
Ялый ятлар табанын,
Аягурә йоклап сизми;
Телсез-илсез калганын.
* Ю.У.М. — Югары уку мәктәбе.
Нет комментариев. Ваш будет первым!