Догалы Көмеш йөзек (милли шигырьләр вә мөнәҗәтләр)
Әссәламәгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.
Моң тулы күңел сазы
Хәмид Вәлиди чын-чынлап халык бәгыреннән чыккан шагыйрь. Халык моңнарыннан шытып чыгып үскән, XIX–XX гасыр шагыйрьләребез кебек үк тере-исән-йөгерек халык телендә сөйләшә дә белә.
Хак Тәгалә бар ул, бар,
Иртән-кич Аңа ялвар —
ди икән, шагыйрь моңа ихластан, бөтен җаны-рухы белән ышанып яза. Хәмид Вәлиди, кайбер «артык белемле» һәм шул сәбәп чын халык-милләтебез традицияләреннән киткән, мин исә тайган, тайпылган, дияр идем, шагыйрьләрдән аермалы буларак, чын халык позициясендә тора. Шуның белән бергә шагыйрь борынгы төрки шигъри традициягә дә тугрылыклы.
Табыныр Зат Аннан гайре —
Һичкем юк һәм дә тиңе.
Ләә иләәһә иллә-ллаһ,
Аллаһү әкбәр! — диген.
Хәмид укыдымы-юкмы икән Юныс Әмрә шигырьләрен, белмим. Әмма җиде йөз ел әүвәл яшәгән һәм иҗат иткән Юныс Әмрә авазлары аның иҗатында нык ишетелә. Милләтебезнең «Шәрекъ клубы» яшьләре аның иҗатын ихлас яратып һәм бу шәхесне хөрмәт һәм ихтирам итеп:
— Ул бит бу заманның лаеклы ялдагы Габдерәхим Утыз Имәни әл Болгарие, дип, сәламлиләр.
«Бөек шагыйрь булу өчен дәрәҗәле хезмәт урыны мотлак түгел» — дип язып калдырган олуг француз тарихчысы һәм язучысы Ш. Монтескье.
Габделхәмид ага, беркайчан да физик хезмәттән шүрләмәде. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән авыл баласы Казанга эләгә. Уку хәсрәте алып килми яшүсмерне башкалага. Ул биредә берәр истисалда эшләп, гаиләсенә ярдәм итәргә карый. Әмма, завод эшчесе Хәмид Вәлидинең күңел сазы моңланудан һич кенә дә тукталмый. Ә инде демократик үзгәрешләр ил өстенә үзенең хөррият яңгырын мул итеп койганнан соң, шагыйрьнең китаплары дөнья күрә башлый. Әмма, бу китаплар нинди генә нәшрият тарафыннан чыгарылмасын, үз мөәллифен тулы бер сәярә — бөтен бер дөнья итеп күрсәтә алган алар. Моны танырга кирәк! Ни иҗтимагый тормыштан, ни дин-исламнан, ни гаилә тормышыннан, ни эш һәм дус-ишләрдән аерым яшәми ул.
Әгәр шагыйрь:
Монда минем туган телем,
Монда безнең Рухият,
Монда сусаган Хәят! — ди икән, ул моны аңлап, шулай икәнлегенә ышанып яза.
Дөнья демократ шагыйрьләре — милләттәшебез Г. Тукай, маҗар Ш. Пөтәфи, чуаш К. Иванов, рус М. Кольцов, кырымлы Б. Чабанзадә һ.б. кебек Хәмид Вәлиди халкының бөеклеген дә, мескенлеген дә бертигез йөк итеп үз җилкәләренә алып күтәрә белә һәм безне дә милләттәшләрне халыкчан булырга өйрәтә.
Әхмәт Гадел, шагыйрь.
Көмеш ачкыч
Көзгә керү сагышыннан,
Саргаймагыз, гөлләрем.
Беләсез ич, кардәшләрем,
Кыш артыннан яз барын!
Суык кышлар үтә китә,
Кыш вакыты — бер фасыл.
Сынап карар өчен сезне,
Кулланыла бу басым…
Без — адәмнәр юлыгабыз,
Ул басымга һәрдаим.
— Сабыр итик җиңү өчен,
Бергә булыйк, бердәм! — дим.
Җиңү ачкычы — сабырлык,
Чыдамлык вә түземлек.
Җирдә вәхши басымнарга,
Без ничә гасыр түздек…
Хак Тәгаләгә сыгынып,
Хөр Рух белән яшик.
Гыйззә вә Җәлл барлыгына,
Булмасын бернинди шик!
Көзгә керү сагышыннан,
Гөлләрем, саргаймагыз,
Сүрелмәсен кан-кардәшлек,
Суынмасын арабыз.
2006
***
Нәүмизләтмик гөлләрне
Ялгышып батып калмаска
«Гаилә тузанында»
Оялу кирәк гөлләрдән
Азынып-тузынганда.
Алар бит — кауышкан көннең
Беренче шаһитләре.
Күзәтәләр сабыйлар күк,
Нәүмизләтмик гөлләрне.
Тарсынмый ничек багарбыз
Гөлләргә иртәгесен?
Көнчелләр коткы салса да,
Күңелләр үртәлмәсен.
«Тузан купса» гаиләдә,
Оялыйкчы гөлләрдән,
Оят-чама җуйганнарга,
Шайтан-иблис иярә.
Бозып ир-хатын арасын,
Үзенә ул шатлык таба.
Чәчәк атсын «Гаилә гөле»
Куелсын чик гаугага!
Гаугалы өй — күрексез йорт,
Каралта күңелләрне.
Сабыйлар күк, садә җаннар,
Тора күреп, рәнҗетмиче,
Нәүмизләтмик гөлләрне!
***
Дуслык агачы
(«Әл-Ихлас» мәчете ачылуы уңаеннан)
— Әссаләмүн, «Әл-Ихлас»,
Саумы, бәйтуллаһ.
Бер күрим, дип, кердем ихластан.
Кергән-кергән, Җомга намазымны,
Торгызыймчы синдә бер очтан.
Күңел кушкач эзләп таптым Сине,
Ярдәм итте моңа Раббым.
— Сөбханаллаһ! — диеп, атлап кердем.
Бер күрүдә сине яраттым.
Бик багасым килә корытмыйча,
Шытып чыккан дуслык агачын.
Рәсүлебез (с.г.в.) — ихлас яшә! — дигән,
Җәннәт ишекләрен ачарсың.
Бүген менә нурлы бусагаңнан,
Тәүге тапкыр атлап кердем мин.
Яшәргә син ихлас өйрәтәсең;
— Динем-телем, илем-җирем! — дип.
Җыр-шигырь дә ихласи туа,
Сыркып чыга күңел түреннән.
Нурын сипсен Алтын Айлар мәңге,
Идел буе — Урал үрендә!
…Әссаләмен, «Әл-Ихлас», имин бул.
2006
***
Ихлас күңелләргә
— Шәригатьне шәп белмим, дип,
Кардәшем, читенсенмә.
Кемнәр ихлас, килегез сез,
«Әл-Ихлас» мәчетенә.
Ишеген ачып керүчене,
Елмаеп каршылый ул.
Әлифне белмәүчене дә,
— Надан, дип, орышмый ул.
Сөннәтне дә, фарызны да,
Өйрәтә вәҗебне дә.
Гөлнәфисә, Мәрьямбану,
Мирхәйдәр, Мәҗиткә дә.
Аермый ул, картка-яшькә,
Сакаллы-сакалсызга.
Милләтнең хәлен аңлаудан,
Әрнеп йөрәге сыза.
Гаҗәеп бер нурлы мәчет,
Монда кышын да, назлы яз!
Бүтәнчә була да алмый,
Чөнки, ул бит — «Әл Ихлас».
«…Кытайга барып булса да,
Гыйлем алулар — фарыз».
Ихлас күңеллеләр өчен,
«Әл Ихлас» — алтын табыш.
2006
***
Милләттәшемә
— Күзләреңдә синең моң бар,
Шагыйрь мәллә, син абый?
Катлы-катлы бу сорауга,
Җавап бирми ярамый.
— Әйе, дисәң килешеп бетмәс,
Түгел дияргә тел бармый.
Улларны ана тудыра,
Шагыйрен халкы барлый.
Сизелгәндер ятимлегем,
Ятим җан — моңлы бит ул,
Ятимлек түгел бер көнлек,
Ятимлек — гомерлек ул.
Җавап бирәм сорауыңа,
Күңелең китек калмасын,
Әткәң үги булса, булсын,
Илең — үги булмасын!
Чит-ят илдә гомер сөрү —
Шагыйрь җанын тилмертә.
Туып-үскән ил моңнарын,
Йөртә ул йөрәгендә.
Тойгансыңдыр, милләттәшем,
Туган ягым моңнарын.
Инде менә син тыңладың
Күңелемнең кылларын.
Кем, диеп, кабул итәрсең,
Үз ихтыярың анысы.
…Моң бездә тумыштан, кардәш,
Җанымда — ил сагышы.
2004
***
Буталышмыйк, туганнар
«Катнаш никах» дигән сүзне әйтеп,
Адаштыра шайтан яшьләрне.
Катнаш түгел, ул — «Буталма никах»
Буташмыйк без кияү-кәләшне.
Саташмыйк та: — куда кудаги, — дип,
Зять, невеста, тещалар белән.
Кортмәнлек бу, газиз татар башын,
Шулай тарта җилсез тегермән.
Һәр сүзнең бар асыл мәгънәсе
Буталмаска өндәү — шигарем!
Истә тотсак иде гомер буе,
Шәригатьтә безгә чик барын.
…Ала Карга белән кара карга,
Икәү кормый бергә ояны.
Ямьсезләргә түгел, без туганбыз,
Матурларга шушы дөньяны!
2006
***
Догалы көмеш йөзек
Тән-гәүдәне су пакьласа,
Җанны дога һәм намаз.
Догалы күңелнең күге,
Гомер буена аяз.
Хет бер тапкыр, бер генә көн,
Аерылсаң намаздан,
Билдән түгел, муеннан ук,
Батыра шайтан сазга.
Бу хәлне сынадым үзем,
Язмыйм ишетеп кенә.
Догасыз җан Айга түгел,
Базга, түбәнгә күнә.
Белдем татып, дога — намаз,
Ул — бәхетнең челләсе.
Килә шуңа да шайтанның,
Аны бездән чәлдерәсе.
Аллаһуммә, йә Раббанә,
Булсын күңелем догада.
Кабул итче тәүбәмне вә,
Торгызыйм намаз яңадан.
Һәм булсын дәвамлы намаз,
Булмасын китек-өзек.
Төшмәсен гомергә кулдан,
Догалы көмеш йөзек.
2004
***
Ветераннар сүзе
(9 май, Җиңү көне уңаеннан)
Шинельсез солдатлар идек,
Үскәч кидек шинелең.
Без бүген бабайлар инде,
Каты кыйнама, Илем.
Исеңдәдер афәт килгәч,
Таяндың безнең иңгә.
Инде бүген сакалга да,
Ясак саласың нигә?
Ни дип, сөенмисең хәзер,
Безнең исән калганга,
Сабыйлар идек, таяндың,
Гөлләр утта янганда…
Бәйрәм ашы кара-каршы,
Аңлашыйк күзгә карап,
Без сине яраткан кебек,
Бүген, син, безне ярат.
Бәйрәмеңдә купшыланып,
Күрсәтсәң дә ихтирам.
Бәйрәм көне үтү белән
Онытыла ветеран.
Өч яшьтә солдатлар булдык,
Үскәч кидек шинелең.
Үпкә тотмыйбыз, шулай да,
Бик рәнҗетмә син, Илем!
— Ватаным! — дип, без янганга
Зур булды һәрчак даның.
Сиңа булган мәхәббәттән,
Биздермә татар җанын.
Бәгырьләрне сызлатма, син,
Калдырма безне телсез.
Телсез калу бәрабәр ул,
Яшәүгә газиз илсез.
Якты алсын күңелебезгә,
Изге җиңү нурыннан,
Колак сал безнең сүзгә дә,
Әйтә моны Ветеран.
2004
***
«Алма үләне» исе
Кайтты да алып яшьлеккә,
Тылсымлы июнь киче.
Чуалтты уйны-зиһенне,
«Алма үләне» исе.
Учыма куеп учыңны,
Атладык бакчагыздан.
Сайрады өздереп былбыл,
Талда, баш очыбызда.
Күрергә теләп, үрелеп,
Син былбылны эзләдең.
Сокланудан тын да алмый,
Ә мин сине күзләдем.
Аңкый иде тирә-юньгә,
«Алма үләне» исе.
Сүнде ут тәрәзәгездә,
Ахры, әниең сизде.
— Керим, дидең, көтә булыр,
Чыгармын ул йоклагач,
Алма үләне исеннән
Икебез дә айныгач.
…Узды илле ел, бакча шул,
Алма үләне и-исе.
Калдырганмы онытып яшьлек,
Икалмагач арасында,
Яна мәхәббәт уты.
2004
***
Канатлы тулпар
(хезмәткә мәдхия)
Хезмәтең — канатлы атың,
Таңнан торып иярлә.
Һәм онытма иртән-кичен,
Ходайга баш ияргә.
Син мөфтиме, депутатмы,
Булсаң да Президент…
Ил-көн гамен истә тотып,
Кешеләргә хезмәт ит.
Кол һәм ялчы булып түгел,
Булып эшнең хуҗасы.
Тик шул чакта һәм тик шулай
Җиңел дөнья нужасы.
Сиңа, Галиҗәнаб хезмәт,
Яусын Аллаһ рәхмәте.
Булмас иде синсез дөнья,
Матур болай, бу хәтле.
2004
***
Исән бул, имин яшә
(Олы Карамал мәктәбенә 125 ел тулу уңаеннан)
Саумы, гыйлем мәгарәсе —
Нурлы, ямьле мәктәбем!
(күпертеп әйтүем түгел)
«Тау ягы» институты,
Меңнәрнең Дәрелфәнүне,
Саумы, Академия!
Очып-очынып кайттым сиңа,
Баш ияргә нигезеңә.
Син һаман да якты маяк,
Гыйльми-хәят диңгезендә.
Нух пәйгамбәр көймәседәй
Йөзәсең син армый-талмый,
Чор-дәверләр өермәсен,
Кичә-кичә исән-имин,
Бирешмичә циклоннарга,
Бер гасырны кичкән Кораб!
Кабатлап гел бер шигарьне
— Исән булсын илем-җирем,
Милләтем вә телем, динем,
Исән булсын илем-җирем!
…Идел суы ага торсын,
Йөзә бирсен ошбу Кораб,
Саба җиле булсын юлдаш,
Итче ярдәм аңа, Раббым,
Төзек булсын һәр нәрсәсе:
Камилүн-инсани мөдәррисләре,
«Җиде фут киль астында»
Мең елны да ятсынма,
Исән бул, имин яшә!
Олы Карамал,
Кама Тамагы,
Казан, 2004
***
Гомерлек дус
— Ташбалбал торып киталмый,
Балбал түгел, син — адәм.
Торгыз намаз, кыл сәҗдәңне,
Уздырма көнне әрәм.
Ихтыяр көчеңне туплап,
Коръән Кәрим юлына бас,
Үз итеп шайтан коткысын,
Үз-үзеңә казыма баз.
Дин терәге — намаз, мәгълүм ки,
Тиз ябыш шул терәккә, адәм.
Булса ни кирәк яшәргә,
Табарсың намаздан ярдәм.
Намаз торгызмый ташбалбал,
Аның бит каткан сырты.
Хәер-догага күңелебез
Булмасын безнең ертык.
Берәүсе ауса терәкнең,
Икенчесе дә янәшә…
Һәрдаим егылган җаннар,
Егылмаганнарны дәшә.
Бер теше сынса таракның,
Юл ачык калганнарга.
Кайтару авыр бурычны
Намаз калдырганнарга.
Җир йөзе — җәмигы мәчет,
Безгә мәшһүр Аллаһ йорты
— Кайда, дип, торгызыйм намаз?
Борчылмасын яше-карты.
Мондый шарт, мондый уңайлык
Барча мөэмин бәндәгә.
Намаз булсын гомерлек дус,
Уздырмыйк көнне әрәмгә.
2004
***
Тылсымлы учак
(Мәйсәрәгә)
Нишләп ул уйлый гел сине,
Әйтче нидә сәбәбе?
Йөрәк еш кына сулкылдап,
Сорый сөю шәрабен.
Кыл уртасына йөрәкнең
Тылсымлы учак яктың.
Янымда чакта ерак син,
Еракта чакта якын.
Бу учак дөрләп янганда,
Шул кадәр рәхәт җанга.
Диңгездәй дулкынлана да
Сафланып йөрәк кала.
Орынганчы куллар-кулга,
Торсын сузылган килеш.
Ике чишмә кушылгачтын
Барлыкка килә — Инеш.
Кала күрче чишмә булып,
Мин ризамын инешкә.
Кушылганчы дәрьяларга,
Аерылышмаска һич тә.
Сүнмәсен тылсымлы учак,
Караңгыланмасын көн.
Синнән бүтән бу учакны
Тергезә алмас беркем.
2004
***
Котлау сәламе
(Кариле авылы мәктәбенә)
Шатлыктан сулыш киңәя,
Сиксән яшь сиңа бүген.
Ал әле бүләк итәмен
Болынның барча гөлен.
Икегезнең язмышы бер,
Авылым һәм мәктәбем.
Иңгә-иң куеп яшисез
Барлап тормышның ямен.
Сирпеп нур күрше-күләнгә.
Якты мәгърифәт нурын.
Шуңа да безнең күңелнең
Нәкъ уртасында урының.
— Картаям инде, нишлим? — дип,
Төшермә күңелеңне.
Синнән өлкәннәрне, хәтта,
Яшәртә ул «Кариле».
«Кирәмәт таулары»н кочкан,
Имәннәр иле бит ул.
Синдәй батырлар янына,
Карт аю килми бит ул…
Рәхмәт, и мәктәп! — диюдән
Таба алмыйм бүтән сүз.
Ераклашма яшьлегеңнән
Булсын туксан, тулсын йөз!
…Исән имин була күр.
2004
***
Сабый күңеле — саф бәллүр...
Ни белән сөендерим дә,
Ничек күңелен юатыйм?
Оныгымның аһ-зарларын
Кайсы базарда сатыйм?!
Алучы табылыр микән,
Йә, берәр алмашучы?
Киңәшле эшләр таркалмый,
Бирче киңәш, укучым.
II
Сабыйларның аһ-зары бу:
— Әкиятче абый кайда,
— Курчаклар әнкәсе — Рәзилә апа,
Кайчан сәхнәгә кайта?
— Үсеп җиттеммени мин,
Нәниләр беттеме илдә,
«Тыныч йокы, нәниләр»не
Ник күрсәтмиләр, нигә?
— Кайда йөри «Ак тәпи»,
«Актырнак»ка ни булган?
Тиен, төлкегә урын юк,
Чучка малае тулган…
Татарчаны белми ул,
Теләми белергә дә,
Хат яз әле, дәү әти,
Ялвар Хак тәгаләгә,
Телевизорның безгә,
Бер каналын бирергә,
«Тылсымлы әкият»ләрне,
«Тыныч йокы, нәниләр»не
Шатланышып, куанышып,
Бергә-бергә сөенешеп,
Кул чаба-чаба көлешеп,
Янә дә гел күрергә.
III
Шул чагында, аһ, ни бу
Очрашты күзләр-күзгә,
Сабыйлар сагышы белән,
Өлкәннәр сагышы … үзгә.
Сез күрсәгез ул күзне,
Мөлдерәмә сагыш-моң
— Язмыйм, дия алмадым,
Бу хат туды шуннан соң.
Сабыйлар зары.
И, туган тел, и матур тел,
Әбекәм-бабамның теле.
Аңлый алмаганга елыйм,
Әткәм-әнкәмнең телен.
Сөйләшәләр күп вакытта,
Мин белмәгән телләрдә.
Өйрәтмиләр туган телне,
— Кирәксез тел, диләр дә.
Иң элек әнкәм бу телне,
Үги күрә башлаган.
Бу заманда артык тел, дип,
Аннары әткәм ташлаган.
— Йом-йом күзең, йолдызым, дип,
Юк мине көйләүчеләр,
Айлы кичтә әкиятләр дә,
Юк инде сөйләүчеләр.
И, туган тел, и матур тел,
Әбекәм-бабамның теле,
Имчәктән аерган сыман,
Аералар синнән мине.
Үземнән элек телемне
Ярлыкагыл, и Ходаем,
Ялварам бердәнбер Сиңа,
Бер Сиңа дога кылам.
P.S. Балалары өчен ялварып кылган доганы Аллаһе Тәгалә кабул итми калмый, ди, сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.). Барча төрки-татар-мөселман балалары да үз туган телебездә ошбу тапшыруларны тыңлый, күрә алсыннар икән, Аллаһуммә йә Раббанә..
Сабый күңеле — саф бәллүр,
И Ватаным, саклый күр,
Тапчы, зинһар, бер җаен,
Әкиятләр илгә кайтсын.
2004
***
Алтыннан да кыйммәтле
Бик кирәкле кеше — әти,
Иң кирәкле кеше — әни.
Шушы ике кешене дим,
И сакларга гомер буе,
Икесен дә алыр идем,
(Эзләп табып булса икән)
Биреп, хәтта, әллә ни.
Нәни чакта,
Үсмер чакта
Икәүнең берсе булмаса,
Әйтә йөрәк үрсәләнеп:
— Булыр иде шәп, чын мәгәр,
Дөньясына мин тумасам…
Иң кирәкле кеше — әни,
Бик кирәкле кеше — әти,
Аларны кем җуйган — белә,
Бу турыда ниләр әйтим…
Гел булсаң иде, син әни,
Булсаң иде, әти син, гел
Гомер елгасын кичүләр
Шактый булыр иде җиңел.
Икегезнең хет берегез
Булсын икән янда гел дә,
Охшап сулмас идек без дә
Кырау тиеп шиңгән гөлгә.
Иң кирәкле ике кеше —
Баласына алтын канат.
Табып булмый бер җуелса,
Ата-әнкәнең хакы кыйбат.
Һәр икесенең бәһасе —
Алтынның үзеннән кыйммәт.
2004
***
Хәерле юллар...
Кердек быелгы көзгә дә,
Хәерле көзләр булсын.
Күңелнең өмет савыты,
Шатлык-сөенечтән тулсын.
Көз артында салкын кыш бар,
Тән-бәдән, җан туңмасын.
Кыш — шуның өчен дә кыш ул,
Кар-бураннар дуласын.
Сүрелмәсен күңел түре,
Җырлап каршылыйк кышны.
Рәхмәт әйтеп ала белик,
Көз китергән уңышны.
Килмәгән ич кыш гомергә,
Күргәч тә язны китәр.
Яз — яз инде ул, яшь кәләш күк,
Кышны ул гашыйк итәр.
Гашыйк без гомер-гомергә,
Һәр фасылына елның,
Илгә-милләткә хезмәттә,
Дәвамлы булсын юлың.
2004
***
Югалту
Дус-ишне югалткан саен,
Күз тоныклана бара.
Күрсә туганым танымас,
Түгел инде дөм-кара.
Уйный күңел диңгезендә,
Сагышлы уй дулкыны.
Уйный көне-төне тоташ,
Юк, диңгезнең ял көне.
Шул дулкыннарда чагыла,
Дусларның күз карашы.
Диңгез чоңгылыдай тирән,
Йөрәгемнең ярасы.
Кайтмаска киткән дусларның
Бу истәлек тактасын
Суга салып карыйм мәллә,
Ярсу дулкын алмасмы?!
Озатып калгач дусларны
Карашлар тоныклана.
Сагышлы күңел диңгезе,
Давыллый, дулкынлана.
Ярсулы җаны диңгезнең
Ярларга бәргәләнә.
Якын дусларны югалту —
Авыр хәл һәркемгә дә.
Китәм эзләп яңа дус-иш,
Диңгез атауларына,
Кемнәр дәва бирә ала,
Күңел яраларына?!
2004
***
Яшь гаиләләргә бер сүз
(киңәш йөзеннән)
Хатының шул — үз кабыргаң,
Сөяркәнекенә карый,
Кәкерерәк булган…
Турайтып мәтәшмә,
Пырдымласа — дәшмә,
Эшең көтә. Эшлә!..
II
Ирең — үзеңнеке,
Теләсәң ни эшләт.
Бакырганчы иргә,
Телеңне тешлә.
Пычак йөзе чар күргәчтен ачыла,
Хатын йөзе — ир күргәчтен ачыла.
Табын корганчы иреңнең,
Күңел-рухын сыйла.
Сәламләп тә, елмай,
Уйлап куяр: — өйгә,
Кергән, дип, тулган ай!
2004
***
Әти-әни, абыйлар...
Әниләр булганда гына
Без яшибез гөр килеп
— Әни, әти, — дигән сүздән
Тора гел нур бөркелеп.
Тамырларга тамып ул нур,
Балкый күңел түрендә,
Кая барсаң озата бара,
Безне гомер-гомергә.
Шуңадыр, яши бәгырьдә,
Аларга рәхмәт хисе.
Әниләрнең карашында,
Чагыла гөл-бакча төсе.
Әниләр булганда гына
Без яшибез гөр килеп,
Җирдә бик күп сабый яши,
Әниләрсез тилмереп.
Калмаска әти-әнисез,
Туктатыгыз сугышны.
Әй, абыйлар, төзәтик тиз,
Килеп чыккан ялгышны.
Кабатланмасын беркайчан
Бесландагы вакыйга.
Ташлыйк сугыш коралларын,
Җыеп төпсез коега.
2004
***
Авзалия
— Мәхәббәт иле йолдызы —
Ул — син, дисәм, ни дисең?
Күңел түренә уелып,
Язылды синең исем.
— Авзал, Авзал, Авзалия,
Гөлләргә шулай дәшәм.
Шул чагында торасың күк,
Яннарымда янәшә.
Сокланудан тын кысыла,
Алалмыйм күз карашын,
Итче ярдәм, якынайтыйк,
Ике йөрәк арасын.
Алсам телгә, кабатласам,
Тылсымлы исемеңне,
Ефәк, нәфис толымнарың,
Учымда тоям синең.
Төшме-өнме бу халәтем,
Белмим ни дип юрарга?
Җавабыңны көтим күпме,
Күпме тагын чыдарга.
Мәхәббәт иле йолдызы,
Булып күңелгә кердең,
Шәрекъ кызы, Авзалия
Бу утларга ни дип салдың,
Нигә мин сине күрдем?!
2004
***
Гомерлек мөгаллим
Әткәм дә син, әнкәм дә син,
Дәүләтем дә син минем.
Син яшәсенгә яшимен,
И, газиз туган телем.
Синең белән мин, гүя ки,
Күктәге гаярь бөркет.
Синең белән мин тулпарлы,
Ияргә атланган егет!
Татыймын синең белән мин,
Бу яшәүнең ләззәтен.
Күпме эзләп табалмамын,
Ишләрен синең затның.
Ике анам булмаган күк
Булдыра алмам ике тел.
Булса да, ул тел булыр тик,
Йомышчы гына сиңа гел.
Өстен чыгармам берсен дә,
Сиңа янәшә куймам,
Исән-сау, сәламәт булыйк,
Сине мин сөеп туймыйм.
Булса да кайсы, ул — чит тел,
Нәкъ үги әнкә кебек.
Үтте бәгырь һәм җелеккә
Бу илдәге үгилек.
И, туган тел, бердәнберем,
Назлаучым, юатучым,
Иң кадерле мөгаллимем,
Сөекле укытучым.
Гомерлек булсын, мәңгелек
Минем бу мәхәббәтем.
Яусын сиңа, Татар теле,
Хак тәгалә рәхмәте.
2004
***
Уйлан әле, әни
Әти тартмый, абый тартмый,
Ни дип, әни тартасың?
Балаңнан да артыграк
Тәмәке яратасың.
Безгә ризыклар алмыйча,
Син папирос аласың.
Кыргый җанварлар да болай,
Рәнҗетмиләр баласын.
Саф һавада йөри алар
Ияртеп балаларын.
— Тончыксыннар! — дип, өрәмсең,
Бу төтен алкаларын?
Оныттың син, ахры, әни,
Оят, хөрмәт, — дигәнне,
Сизәр идең, белер идең
Безгә авыру тигәнне.
Тәмле-татлы ризыкларны
Алыштырдың төтенгә.
Бала-бәгыйрь, шул бәгырьдән
Ваз кичтең син бөтенләй.
Килер көндә күзләремә,
Ничек багарсың, әни?
Нинди язмыш сине көтә,
Шул хакта уйлан әле.
2004
***
Алмагач, Былбыл һәм Кеше
Йорт сала кеше, каралты,
Кискәләп агачларны.
Кисмәсә алмагачларны,
Әллә соң урын тармы?
Алмагач — җәннәт агачы,
Кадерле, изге агач.
Кисмәгез, дип, ялваралмый,
Сөйләр теле булмагач.
— Яклыйм! — диеп алмагачны,
Бер былбыл бәргәләнә.
Агайның нәфрәте купкан;
Мылтыгы ядрәләнә.
— Яшерим, дип, сандугачны
Алды кочып алмагач.
Йөзен борды кешегә ул,
Бүтән чара калмагач.
— Атсаң башлап, син, миңа ат,
Йә, минем гомерне кис.
Тимә, зинһар, син, былбылга,
Дөнья моңсыз кала ич…
Кис тизрәк, ташла утка
Янсак яныйк икәүләп.
Былбыллар һәм алмагачлар
Яши алмый мүкәләп.
Бу гафләттән, сез кешеләр,
Айнырсыз икән кайчан?
Әй, шагыйрьҗан, яклап безне,
Как, ныграк бәр, яңгырат чаң?
Җыр һәм моңны басты илдә:
Шартлау, мылтык тавышы…
Адәм затның булдымы шул,
Казанышы-табышы?!
Төзи юллар, сала йортлар,
Һәм очыра … бомбавоз..
Хак тәгалә хозурына
Без ни алып барабыз?!
2004
***
Юлчы-юлдашка
Үкенмә үткәнгә,
Сөен, син, бүгенгә,
Аның бит узачак,
Бездән бу көне дә.
Төшмибез түбәнгә,
Юллар юк үткәнгә,
Уй тотыйк иртәгә,
Максатка җитәргә!
Ходайга сыгынып,
Сөендереп күңелне,
Каршылыйк һәр таңны,
Озатыйк һәр көнне.
Татырбыз җимешен,
Без куйган хезмәтнең.
Бер кайчан, бер кайда
Өметне өзмәдек,
Баш иеп, тик — Аңа,
Бер Аңа тезләндек!
Үкенмик үткәнгә,
Ул гомер — безнеке,
Бирмибез беркемгә.
Дәвам ит сукмакны;
Юл салып булмый ул,
Кушылсаң төркемгә.
Сөекле колларын
Сөрдермәс юлыннан,
Ул — Гафур вә Рәхим,
Ул — Кадир вә Рахмән.
2004
***
Әтәч фәрманы
(Яңа, «әтәч елы»н каршы алганда, каләм шаяруы)
— Кик-рик-күк-кү-ү!
Әтәчләрсез җирдә күңелсез,
Бер чебеш тә тумый әтәчсез.
Үсә гарип булып күбесе,
Калса әгәр, үксез-әтисез.
Без — әтәчләр — җирдә изге кош,
Без кычкырсак кына таң ата.
Без — батырҗан, кыю, тәвәккәл,
Шуңа безне күпләр ярата.
Тулы бер ел безнең исемгә,
Тикмәгәме әллә бирелгән!
Барча халык әкиятләренә,
Әтәчләрдәй тагын кем кергән?!
Алтын-көмеш читлек ясатып,
Хан-солтаннар безне асраган.
Төрепкә тарткан сәвит патшасы
Япуннардан безне сораткан.
Язган мактап безне Пушкин да,
Бөек Тукай керткән шигыренә.
Безнең колак һәрчак уяу, сак,
Безнең күзләр энеңне күрә.
— Тавыкмы, дип, әллә әтәчме,
Уйнап туймый үсмер балалар.
Дер калтырап безнең гайрәттән
Тилгәннәр дә шүрләп калалар
Ишегалды буп-буш әтәчсез
Тавык-чеби кайда-кайсысы.
Кыска гына итеп әйткәндә,
Әтәчләрдә ил — көн кайгысы.
Тулы бер ел буе быел да,
Без — әтәчләр җаваплы җирдә
Фәрман боерам Сезгә, кешеләр,
— Тынычлыкны саклыйк без бердәм!
Хәвеф-хәтәр җирдә тумасын,
Чыршыларны кисмәгез бүтән,
Бу — хата эш — яши бик күптән,
Ил байлыгын итәсез әрәм:
Хәмер, токсин, наркотик — хәрәм,
Вәхшилектән айнырга вакыт,
Өр-яңа ел туды, кешеләр
Иске елда калмагыз ятып
Фәрманымны ишетегез, берүк,
Кик-рик-күк-күк-кү-ү!
2004
Нет комментариев. Ваш будет первым!