Габделхәмид Вәлиди. Иншаллаһ

(Башкалабызның тарихи «Апанай» мәчетен төзекләндерү уңае илә)
Гамәле зурдан,
Эшләре бик хуп.
Исән-сау булсын
Вәлиулла Ягъкуб.
Күр, булды нинди —
Апанай мәчете.
Балкый сибеп нур:
Тышы вә эче.
Ягъкуб ише тырыш
Имамнар булса,
Булган бар татар
Намазга басар.
Нурлы бер маяк —
«Иман» мәркәзе.
Бик тирән монда
Хәзрәтнең эзе.
Милләт яшьләрен
Изге эшкә тартты.
Ислам нурларын
Илгә таратты.
Котлый каләм дә,
Мондый имамны —
Хәзрәти Ягъкуб
Вәлиулланы.
Андый имамнар
Үрчесә илдә,
Теләп аларга
Иярәм мин дә.
— Галим бул илдә,
Йә ияр галимгә —
Рәсүлебездән
Хәдис кәлимә.
Хәдистән өстен
Тормаса имам,
Ул мәхәлләдә,
Мәрмәр күк иман.
Апанай мәчете
Моңа зур мисал.
Нурлы чаткысын
Күңелеңә сал.
Яшәсен милләт,
Иманлы татар,
Җуйган бәхетен
Исламнан табар.
Хәзрәти Ягъкуб
Вәлиуллалар
Татар илендә
Сөбханаллаһ, бар!
…Булган, булачак,
Иншаллаһ.
2011 ел.

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад