Габделхәмид Вәлиди. Шәригати дин — кардәшлек

(Апанай мәчетенә Ай куелу уңаеннан)
Сөбеханаллаһ, тимәсен күз,
Басты торып Апанай
Сафландырып манарасын,
Киеп куйгач Алтан Ай,
Салды күз Кабан күленә,
Баккандай зур көзгегә.
Бар булган кыяфәтенә,
Сокланды ул үзе дә.
Эндәште: — йә, таныйсыңмы,
Җитешмәгән кай төшем?
Син дустымны бик сагынгач,
Җиде кат күктән төштем.
Кабул итте «Сөембикә»
Кул бирде «Кол Шәриф»тә.
«Болгар», «Борнай», «Әл-Ихлас» без —
Кардәшләр шәригатьтә!
«Мәрҗани» алды кочаклап,
— Күрше хакы! — дигәндер.
Күрде бик күпне башкае
Ялгыз калгач, бердәнбер…
Яшәгәндә теге дәвер —
Дәһриләр чорында…
Калса да ялгыз, батмады
Денсезләр пычрагына.
Ядлап «әл-Гаср» сүрәсен,
Асрадык җан барчабыз,
Инде кабат адашмабыз
Коръән юлыннан барсак без!
…Пакьлыйсың күңел түрләрен,
Рәхмәт яусын, «Апанай»
Искәртеп безнең җаннарны,
Яңгырый моңлы азаның:
— И, татар, алдан сагай, син,
Дин юлыннан атла, Агай!
2007.

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад