(Мөселман кешесе яшәгән җир үрнәк булсын)
Рәсүлебез хәдисенә ияреп
Ислам дине, гает хөрмәтенә,
Җиң сызганып Җирне тазарттым.
Рәсүлебез киңәш биреп торды,
Гамәлемне Ходай яратты.
Беләгемдә көч-куәтем артты,
Дәрт-дәрманым артты йөрәктә.
— Рәхмәт яусын, Кеше, диеп шулчак
Башкайларын иде тирәкләр.
— Тирәк ничек телгә килсен? — диеп
— Сез, дусларым, гаҗәпләнмәгез.
Хак Тәгалә кодрәте илә,
Сөйли ташлар, хөрмәтләсәгез.
Безнең гамәл ихласи булсын,
Ихлас гамәл ташка җан өрә.
— Бер кем мине мактамады, димә
Хак Тәгалә бар эшне күрә.
Фәрештәләр язган савап эшкә,
Гыйззе вә Җәлл бирә әҗерен.
Җир-әнкәнең бүген йөзен юдым,
Ә иртәгә тарыйм чәчләрен.
Аллаһ боерса эшкә аша ният,
— Бисмиллаһ, дип тотып ниятләп.
Киләчәге җирнең, күрәсең ки,
Тапшырылган безнең милләткә.
Аллаһ колы, төрки-татар бит без,
Хөрмәтле җан — мөэмин-мөселман
Аллаһүммә йә Раббәнә, безне
Читләштермә мәңге Исламнан.
2010 ел.