Кемдер туа, кемдер — мәңгелеккә... —
Раббыбыз шулай яраткан.
Игелектә яшәү ничек була?
Коръән укы — барысын аңлаткан!
Намаз укы биш вакытын белеп,
Аллаһыбыз шулай кушкан бит.
Авырулар яши, зәгыйфьләр дә очрый —
Һич иренмә, хәер биреп кит.
Эшлим дисәң, бер дә авыр түгел,
Булсын теләк, күңел пакьлеге.
Рухың булсын, Аллаһыга сыен,
Бу ышану — йөзең аклыгы.
Рамазан килә, уразага керик,
Изге гает — Корбан бәйрәме.
Бергәләшеп, әйдә, Коръән укыйк,
Аңлап кылыйк Ходай гамәлен.
Без кешеләр — Аллаһ мәхлуклары,
Исегездән берүк чыкмасын.
Күңелләргә иман күлмәк булсын,
Нәни тап та аңа кунмасын.
Бар дөньяны шундый камил итеп
Аллаһ кына бары яраткан.
Тәүфыйк белән, иман белән яшик,
Игелектә берүк сынатма!
Һәрбер гамәл, һәрбер эшләр өчен
Җавап бирер вакыт бер җитәр.
Фәрештәләр һәммәсен дә терки,
Сират күперләрен кем кичәр?..
Биссмилласыз эшне башлама син,
Курык бары Хактан — Алладан.
Сынау өчен килә кеше бу дөньяга,
Килеп булмый кат-кат яңадан!