Кемдер туа, кемдер үлеп китә...

Кемдер туа, кемдер үлеп китә,



Раббы безне шулай яраткан.


Мөселманнарча яшәү турында



Аллаһыбыз Коръәндә аңлаткан.






Биш вакыт намазны укып барыйк,


Аллаһыбыз шулай кушкан бит.



Юлыңда авыру кеше очраса,


Хәерең булса, хәер биреп кит.






Рамазан аенда ураза тотыйк,



Бәйрәм итик Корбан бәйрәмен.


Һәрчак бергә-бергә аңлап укыйк



Иңгән Раббыбызның Коръәнен. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад