Мизгел

Бу җәйләрнең чиксез матурлыгын
Бер күрүдә тоеп буламы?..
Күктә кояш, һава шундый иркен —
Бу рәхәттән туеп буламы?!.
Яшел дулкын — иген басулары,
Башакларда орлык тулыша.
Җиләк качкан үлән арасына,
Тургайлары җырда узыша.
Авылларда печән өсте гөрли,
Бала-чага елга буенда.
Өлкәннәрдә дөнья гаме инде —
Килер кышлар алар уенда.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад