Әй Раббым, безгә гомерне
Биргәнсең син яшәргә.
Син кушканча яшәүне дә
Өйрәтергә яшьләргә.
Әй Раббым, безгә бәхетне
Җәлләмичә биргәнсең.
Әти-әни аша безгә
Тормыш бүләк иткәнсең.
Әй Раббым, татлы ризыкны
Ирештергәнсең безгә.
Сәламәтлектән аерма,
Көч-куәт бир син безгә.
Табигатьнең матурлыгы,
Мәгънәле сүрәләрең,
Өйрәтә динле яшәргә
Син иңдергән Коръәнең.
Бу дөнья белән дә, Раббым,
Син идарә итәсең.
Кайчан беткәнен тормышның
Үзең генә беләсең.
Мәчеткә намаз укырга
Барабыз эшне ташлап.
Уразаларны тотабыз
Бары Сиңа багышлап.
Мәчет манарасы балкый
Әллә кайдан, ерактан.
«Аллаһ йорты» икәнлеген
Белсен кеше яшь чактан.
Әй Раббым, биргән байлыктан
Аерма Син беркайчан.
Теләкләрне кабул ит син
Дога аша һәркайчан.