Ислам — дөньяда иң хак дин,
Ислам — дөньяда иң пакь дин.
Раббыбыз Аллаһ — хак Раббы,
Һәр кимчелектән пакь Раббы.
Исламның биш баганасы бар
Беренчесе — иман китерү.
«Лә иләһе илләллаһ» сүзен
Тиешле һәркемгә әйтү.
Икенчесе — намаз уку.
Ул — көндәлек гыйбадәт.
Намазны бер дә калдырма,
Калдырсаң, бу кәффәрәт.
Рамазанда ураза тот
Бу — өченче багана.
Һәм үзеңнән зәкят чыгар
Бу — дүртенче багана.
Мөмкинлегең булса — хаҗ кыл
Аллаһ безгә шулай кушты.
Бу бишенче баганасы,
Һәм соңгы багана булды.
Кушкан әмерне үтәсәң
Җәннәткә юл ачыла.
Аллаһ шулай вәгъдә биргән! —
Ул вәгъдәсендә тора.