Әгәр кайгы килсә, бәхетсезлек булса
Таян син ярдәмче Аллага.
Барсын да эшләргә көче җитә Аның,
Ялгыз калдырмас беркайчан да.
Дога кылып син Аннан ярдәм сора,
Ишетми калмас ул Аллаһ.
Сабыр гына ярдәмне көтеп тор
Ярдәмсез калдырмас ул Аллаһ.
«Сабыр белән бергә булырмын» дигән,
«Доганы буш калдырмамын» дигән.
Аллаһ сүзе һәрвакыт дөрес була:
Мөэминнәргә җәннәт вәгъдә иткән.
Шатлыкта да, кайгыда да искә төшер
Хәмде-мактау әйт син Аллага.
Аның әмерләрен син һәрвакыт үтә
Шунда җәннәткә юл ачыла.