Үкенечкә калмасын

Моңсу драма, 2 пәрдәдә


Катнашалар:



Әби — мөселман карчыгы, 60-65 яшьләрдә


Әни — әбинең кызы, өй халаты кигән, 40 яшьләрдә



Асия — мөселман кызы, 17 яшьләрдә


Альбина — 20 яшьләрдә тирәсендәге текә кыз, Асиянең апасы



1 нче пәрдә


1 нче күренеш:



Әби. (бәйләп утыра). Эх, хәзерге яшьләрне. Көне буе өйдә юк та, төн буе да кайдадыр йөриләр. Альбинаны әйтәм. Әнкәсе дә кая карыйдыр. Ул баланың дус-ишләре яхшыдан күренмиләр...






(Альбина керә. Колагында наушниклар).


Альбина. О, бабуль, привет, как делишки?



Әби. Рәхмәт кызым, Аллага шөкер, йөреп торам әле. Үзең ни хәлләрдә соң, кызым, төнлә кайтмадың. Кыз кешегә төнне өйдә кунмау килешмәс, Альбина, тыңла әле..


Альбина. Ой бабуль, не надо, а, начинать, у меня времени нет, на тачке ребята ждут. Мне акча кирәк, бабуль, у тебя ведь есть деньги, мне очень надо.



Әби. Пенсиямне бу айга китермәгәннәр иде шул әле, кызым, әле бер көнне генә бирдем ич, бетте дәмени инде?


Альбина. Да это же в понидельник было, а сегодня пятница,



Әби. Исән-сау бул инде, кызым, Аллаһ үзеңне хәвеф-хәтәрдән сакласын, начар дусларыңнан арындырсын, тәүфыйк, иман нуры күңелеңә салсын. Амин. Бисмилла... (зикер әйтеп утыра).






(Асия керә)


Асия. Әссәламү галәйкүм, әби, мин кайтып җиттем. (Әбисе белән ике куллап күрешә)



Әби. Вәгаләйкүм әссәлам, кызым. Имтиханыңны бирә алдыңмы соң?


Асия. Рәхмәт, әби, бирдем, әлһәмдүлилләһ, 5 легә бирдем. Тагын ике имтихан калды. Апа да, әни дә кайтмадылармени әле?



Әби. Әниең кайтмады, апаң кергән иде, кире чыгып китте. Бар, кызым, ачыккансыңдыр, аш аша, бәлеш тә пешергән идем, чәй эч, барысы да өстәлдә.


Асия. Рәхмәт, әби, хәзер, намазымны гына укып алыйм да... (намазлык җәя, намаз укый).



Әби. Чәйне яңадан куйыйм әле, суынып өлгергәндер инде (чыга). (Асия намаз укып бетерә, чыга)


2 нче күренеш:



Бүлмәдә әни, элгечтә, күп киемнәр эленеп тора. Әни кеше аларны карый.


Әни. Иртәгә эштә корпоративная вечеринка, нәрсә генә киим инде, бер җүнле киемем юк. Монысы ничек булыр микән? (бер күлмәкне алып үзенә куеп карый, көзге каршында). Юк, слишком ярко булыр. Ә монысы — ... м-м, тоже не то, зря что ли солярийда загарала, чтобы капланып йөрергә? Ә монысы муенымны каплый, Толик бүләк иткән муенсамны кызларга күрсәтергә кирәк. О, менә монысы шәп булыр, самое то! (ачык күлмәк сайлый).






(Альбина керә)



Альбина. О, мамуль, привет. Куда-то собираешься?


Әни. Привет, кызым. Иртәгә эштә корпоративная вечеринка. Шуңа җыена идем.



Альбина. А-а, понятно. Мам, я за деньгами.


Әни. Абау, кичә генә биргән идем ич әле.



Альбина. Ну мам, ты опять...


Әни. Ярар, ярар, я же просто удивилась. Яшь кешегә кирәктер инде. (сумкасыннан акча ала, Альбинага бирә). Мә, ал. Бу атнада сорама только, бүтән бирмим.



Альбина. Ладно, мамочка, ты всегда так говоришь, пока! (чыга)


Әни. (кычкырып кала) Бүген өйдә кун, кешедә кунып йөрмә. Ишеттеңме? Нинди гадәттер ул кешедә куну, бездомная что ли, кеше сүз чыгарыр тагы.






(Әби керә).



Әби. Кызым, тыңла әле сүземне. Альбинаны әйтәм, бераз тыярга иде үзен, гел акча сорый, кая китәдер ул. Яхшыга түгел бит бу, ай, яхшыга түгел. Әле соң түгелдер, туктат син аны, бик иркендә йөртмә әле. Дәрес хәзерләгәне юк, гел чыга да китә. Әнә, Асия...



Әни. Асия инде, Асия. Башын әйләндереп бетердең кызымның. Яшьлеген бетердең. Дискотекага нельзя, с мальчиками гулять нельзя, пятёркаларына кияүгә чыкса гына инде. Не вмешивайся, сама буду воспитывать. Яшь ич ул. Успеет. Күңел ачып калсын, гулять итеп. Яшь чакта дәрт бар ул. Это нормально. Нагуляется, потом дома будет сидеть. Син Альбинаның башын катырма. Оставь ты её.


Әби. Үкенечкә калмасын иде, соң булып китмәсен иде, кызым. Яхшыга илтмәс ул аның болай йөрүе... (чыгып китә).



Әни. Карт кеше яшьләрне аңлыймыни ул. (чыга)






2 нче пәрдә


Биш ел үткәч.



Әни кәстрүль тотып аксый-аксый бөкрәеп килә. Аягы чалынып абына.


Әни. Ах, аягым, урыныннан кузгалды ахрысы. Ах, ах...






(Альбина керә)



Альбина. Мам, бабки нужны. Давай, давай быстрей.


Әни. Тукта әле, кызым, күрмисең мени, абынып егылдым ич...



Альбина. Мам, меня ждут, у меня нет времени, скажи где, я сама возьму.


Әни. Юк бит, кызым, бер тиен акчам юк, бар булганнарын үзеңә бирдем бит.



Альбина. Я больше ждать не могу, или деньги или я...


Әни. Җәллә, бераз, кызым, булса бирер идем инде, синнән котылыр өчен генә булса да бирер идем, юк бит, юк, бер тиенем юк.



Альбина. Ну ладно, тогда я ухожу. Зачем ты мне нужна, если даже денег не можешь дать? Прощай, больше меня не жди (чыга).


Әни. Кызым. Кызы-ы-ым. (елый) Китмә, китмә, кызым. Менә бу көн дә килеп җитте. Үкенечле көн. Ничек күтәрим бу хурлыкны? Мәрхүм әнкәй әйтә килде, ник тыңламадым мин аны, нигә шунда тукталмадым... Кая син, әнкәй, син миңа хәзер бик кирәк. Нишләргә миңа хәзер? Шунда синең сүзләреңә колак салган булсам, мондый көнгә калмас идем. Үз кызым, күз нурым мине шушында, идәндә ташлап китте бит. Шуның өчен үстердем, төн йокыларымны йокламадыммени соң мин? Шушы хәлдә калыр өчен көн-төн эшләп йөрдемме мин? Кичер мине, Я Раббым! Хәлемне җиңеләйт, картайган көнемдә бер ялгызымны калдырма мине. Ялгызлыктан коткар. Я, Аллам!






(Асия йөгереп керә)



Асия. Абау, әнием, җаным, нәрсә булды, нигә ятасың син монда? Әйдә, торабыз, чәй ясап бирермен, ятып тор бераз, хәзер рәтләнерсең, бар да әйбәт булыр (дия-дия, әнисен җитәкли. Шулай чыгып китәләр). 

мәдинә # 21 февраля 2012 в 22:46 0
яшьләргә ролик итеп күрсәтсәң яхшы булыр иде. укып утыручылар бик аз.

← Назад