Бәхет, имеш

Төннең караңгы пәрдәсе


Керфекләрне томалый,



Алла бабай бәхетлене


Шушы төндә тамгалый.



Иртән күзең ачкан мәлдә


Фәрештәләр елмайса,



Бел син кеше, син — бәхетле,


Кояш иртән уянса.



Көннең башы хәерлеме,


Күзләрең ач, булмаса!



Таң әтәчен кичә суйдык,


Ялгыз йоклый кунача!..



Күзеңне ач, күктә кояш


Инде шактый биектә,



Тавык яңа вазифада,


Уянырсың ничек тә! 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад