Яшен яшьни

Күкнең җиде катын


Тоташ итеп салкын ут баса,



Яшел камчы тирә-якны кочып


Ярсуыннан чып-чын ут ача.






Яшен яшьни...



Күкләр, җир һәм галәм,


Әйтерсең лә, инде онытылган,



Күңел төпкелендә күптән туган бер уй


Үз вакытын көтеп утырган.






Яшен яшьни...



Инде гаҗәп түгел,


Йөрәк белән акыл көрәшә...



Йөрәк җиңә, акыл яшен колы,


Йөрәк исә күккә тиңләшә. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад