Күбәләктәй бөтерелеп,
Тәрәзәмнән җил керә.
Вакыт кылы туктап кала,
Бүгенге көн искерә.
Җил агыла — күңел тына,
Шәм сүнәрме? Талпына...
Җан өметен өзмәс өчен
Җыр башлый ул сак кына.
Ак болытларга оча ул,
Зәңгәр күккә омтыла.
Шулчак җил катырак исә,
Көмеш көзге ватыла.
Кыйпылчыклар оча җиргә,
Күбәләк бәргәләнә.
Онытылды дигәч кенә,
Тагын шул җыр көйләнә.
Көй агыла, тына вакыт,
Юк күбәләк, юк һичкем...
Галәмдә ялгыз әйләнә
Югалып калган бер көн.