"Бакча" газетасы |
|
|
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 273 карау
|
|
|
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 221 карау
|
|
|
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 196 карау
|
|
|
Гыйнвар-февраль айларын гадәттә, бакчачылар өчен тыныч вакыт дип саныйлар. Ләкин моның белән кайберәүләрнең бер дә килешәселәре килми. Хәтта кайберәүләр бу вакытта яшелчәләрне утыртуны бүлмәдә түгел, ә менә бакчаның нәкъ үзендә башламакчылар. Ә ничек итеп соң?
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 169 карау
|
|
|
*Мелба. Канадада Мекинтош сорты чәчкеннәреннән чыгарылган. Бу сортның агачлары барлык районнарда да кышны яхшы кичерә; алмасын иртә бирә башлый. Уңышы югары, алмалары бик тәмле.
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 109 карау
|
Чи кишерне шакмаклап яисә вак кына токмачлап турыйлар, эре тишекле угычтан уарга да мөмкин. Аннары сайрак савытка салып шикәр комы яисә бал, җиләк-җимеш: башта салкын су белән, аннан соң кайнар су белән яхшылап юылган йөзем, вак кына тураган күрәгә, янә төшсез кара җимеш, кабыгы әрчелгән алма кушалар. Боларның барысын яхшылап болгаталар да салат савытына салалар, өстенә каймак сибеп, яшел тәмләткечләр белән бизәп бирәләр. Салатка каймак урынына катык салырга мөмкин.
Биологик үзенчәлекләре. Бакча җиләге роза чәчәклеләр семьялыгына, җир җиләкләре ыругына керә. Бу ыругта чама белән 45 төр исәпләнә. Кыргый хәлдә каен җиләге һәм клубника аеруча таралган. Бакча җиләгенең килеп чыгышында аларның бернинди катнашы юк. Урман җир җиләге кыргый хәлдә пэркайда таралган. Чәчәкләре ике җенесле. Җиләкләре бик вак, кызыл, вак кына орлыклары җиләкләре өстендә урнашкан, хуш исле. Культурада бары тик вак җиләкле ремонттант (кабат җиләк бирүче) формалары гына очрый. Ремонтантлык — ул үсемлекләрнең бөтен җәй буе чәчәк бөреләре формалаштыруга сәләтле булулары.