"Иман" газетасы |
|
|
РИУның теология факультеты деканы Сәид Шаһавиев белән әңгәмә.
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 56 карау
|
|
|
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 89 карау
|
|
|
1-15 июльда Кукмара районының Өркеш авылында “Фәниябикә” мәдрәсәсендә әбиләр һәм оныклар өчен оештырылган махсус смена эшләде. Дин дәресләрен җәйге ялларда шәһәрдән кайткан балаларга, аларның әбиләренә, Өркеш һәм якын-тирә авыл балаларына укыту инде икенче тапкыр узган.
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 269 карау
|
|
|
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 165 карау
|
|
|
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 248 карау
|
|
|
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 125 карау
|
|
|
И мөселман кардәшләрем! Белегез һәм агяһ булыгыз! Галимнәр сүзләрән, китап сүзләрен ихлас күңел белән тыңлап, ул вәгазь-нәсыйхәтләрне йөрәкләрегезгә беркетегез һәм көчегез җиткәнчә ул сүзләр белән эш итәргә тырышыгыз! Аллаһы тәбарәкә вә тәгалә Көръәни Кәримдә «И Минем берлегемә ышанган бәндәләр! Белегез ки, сезгә ураза тоту фарызыланды – сездән алда булып киткән кавемнәргә фарыз кылынган кебек...»
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 106 карау
|
|
|
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 127 карау
|
|
|
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 107 карау
|
|
|
Тулысынча укырга
| 0 фикер
| 157 карау
|
2012 елның 28 августында Казанда чыгып килүче «Иман» газетасына 20 ел тула, чөнки 1992 елның 28 августында Җөмһүриятебезнең мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы тарафыннан ул рәсми рәвештә теркәлүне узды.
Бөтен галәмне юктан бар кылып тәрбия кылучы Аллаһу тарафыннан бәндәләргә ирештерелә торган хөкемнәрне гади генә булган һәрбер кеше саен ирештерү лаек та түгел һәм һәр кешенең бу хөкемнәрне кабул итәргә кабулияте дә мөмкинлеге дә юк, чөнки ул Бөек затның хөкемнәрен ирештерүче фәрештә белән очрашырга, аның сүзләрен аңларга лаек булган зат кына бу кебек вазыйфага лаеклы булачагы да һәр акыл иясенә мәгълүм булса кирәк.
Быел Корбан гаете 16 ноябрьдә булачак. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. И Ходайны бар вә бер диеп, Мөхәммәтне (с.) хак пәйгамбәр диеп иман китереп инанган мөэмин-мөселманнар! Белегез һәм аң булыгыз ки, бүген – бәйрәм көне, газиз һәм хөрмәтле, мөбарәк корбан гаете көнедер! Бу көнне гөнаһ кылу белән бозмагыз! Бүген кылынган гыйбадәтнең әҗер-савабы исә гаять зурдыр, шулай ук гөнаһ өчен дә газап зур булачак. Шуңа күрә тагать-гыйбадәтләр игелекле эшләр генә кылырга ашкыныйк. Бүген гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе исә – корбан чалудыр.
Кызык бу тормыш... Көнне-төнне белми киләчәккә ашкынган вакыт эчендә кешелек нинди генә хәлләргә тап булмый да, нинди генә үзгәрешләр кичерми. Буыннар бер-берсен алмаштыра, аларның һәркайсы бу дөньяны үз хыялындагыча төзергә, яшәп килгән тәртипләрне яңа идеяләр белән баетырга тели. Җәмгыять тә “янарыш” тәэсиренә бирелми калмый, үзгәрә, элеккеге тәртипләр юкка чыгарыла. Алары исә үзләре генә юкка чыкмыйлар, ә кешеләрне дә ияртеп алып китәләр.
Мәгълүм булганча, Исламдагы гыйбадәтләрнең рәвешләре җаһилияттәге гарәпләрдә дә кулланышта булган. Мәсәлән, хаҗ кылу йолаларының бөтенесе мәҗүси гарәпләрдә дә үтәлгәннәр. Алар Исламда куллана башланганда мәгънәләре үзгәртелгән, гәрчә процедура-шәкел ягыннан үзгәрмәсәләр дә. Шул ук нәрсә, мисал өчен, уразага, сәҗдәгә һәм башкаларга да кагыла.
Әбү Хәнифә Ногъман ибн Сабит ибн Зутый һиҗрәтнең 80 елда туган һәм 150 елда Багъдад шәһәрендә вафат иткән. Ул фикъһене Хәммәд ибн Әбү Сөләйманнан өйрәнгән. Аңа дүрт сәхабә белән күрешү бәхете насыйп булган: Әнәс ибн Мәлик, Габдулла ибн Әбү Гәүф, Сәһл ибн Сәгъд һәм Әбү Туфайя разый Аллаһу ганһумнәр. Әбү Хәнифә Куфәдә яшәгән һәм аны Әбү Мансур Багъдадка күчергән.