"Ялт-йолт" газетасы

RSS

 

Бер яһүд кибетенә салым инспекторы килә:

— Әфәнде, нигә сез салым түләмисез?

— Бездә бер дә файда да, отыш та юк!

— Ә ничек яшисез соң?

— Беләсезме, без шимбә эшләмибез, бу көнне югалтуларыбыз да юк, менә шуның исәбенә яшибез!

 

Күптән түгел, шушы арада,

Килгәннәр ди Иске Рәҗәпкә,

Бер төркем кунаклар,

Мисбах бабайның ишек алдына.

Трамвайда, чын-чын ирләр йокымсырап утыралар, чөнки аларга басып барган апайларны күрү бик авыр.

Елмаю — кеше белән сөйләшергә, аралашырга теләвеңне сиздерү, күрсәтү өчен иң яхшы, шәхси ысул.

— Төнгә таба ашарга ярамый! — дип лыгырдаучылар миңа аңлатсыннар иде, алай булгач нигә суыткыч ишеген ачу белән уты кабына торган итеп ясаганнар!
* * *
— Сезнең улыгыз географиядән бик йомшак бара.
— Исегез китмәсен, безнең керем белән ерак китеп булмый…

СӘРБИ ӘБИ ЯЗМЫШЫ

Бердәнбер кызы Сараны

Кияүгә бирде әби.

Кияү әйтте: «Ташламабыз...

Булырсың безнең, әни».  

КАЙТТЫЛАР

— Бәрәңге алыр чак җитте,

Кайтыгыз, — дип, — ярдәмгә, —

Хәсби әби хат җибәрде  

САЛАТ ФАҖИГАСЕ

Куйсаң турап, яргалап:

Яшел кыяр да — салат,

Торма-кишер дә — салат,  

Шалт та шолт чут төймәләре тартып утыра идем. Бухгалтериягә шыгырдап торган өр-яңа унлык кебек яшь кенә бер кыз килеп керде. Үзем дә сизмәстән мин кинәт чут салудан туктап калдым. Башымны калкыттым да, исем китеп карап торам моңа. Шундый чибәр! Пәри кызымыни!  

   Эшнең бисмилласы итеп, үзем белән таныштырыйм да, җәмәгать, аһ-зарымны сөйлим әле.
Мулла кушкан исемем Миңнегали минем, фамилиям — Сөбханкулов.  

Ә ҖАВАП ЮК...

Үзен-үзе югалтканга күрә,

Үксеп-үксеп елый бер нәни:

«Мин кемнән соң! Мин кемнеке булам —

Аңлат миңа, әйтеп бир, әни.  

  Бик борынгы заман була 
Мисырда бер шундый йола: 
Кемне булса берәресен 
Күмәргә теләсәләр бик олылап,  

← Назад